Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Менә кем икән ул Сәгыйть абый!
15.07.2021

Менә кем икән ул Сәгыйть абый!

Авылга бер кайтуымда күршедә яшәүче абыстай Сәмига апа Гыйззәтуллина керде. “Кызым, син газетада эшлисең бит әле, әйеме? Сиңа бер йомышым бар иде. Безнең авылда туып-үскән Сәгыйть Хәбибуллин дигән кешене беләсең микән, юк микән? Аны “Татарстан-Яңа Гасыр” каналыннан еш күрсәтәләр. Барлык конкурсларда жюрида да була ул. “Татарлар” тапшыруында да күргәнем бар. Әле бер тапшыруда: “Әй, сагынам да соң туган авылымның яшел чирәмле капка төпләрен! Бер мизгелгә генә булса да кайтып килергә иде шул чак­ларга”, – дигән иде. Якташыбыз бит ул. Тик авылымның күренекле кешеләре стендына кертелмәгән ул. Яшьләр аны белмиләр. Мин бит аның бертуган абыйсы Зәет белән беренче сыйныфта бер парта артында утырдым. Менә шуны эзләп табасы иде. Июль аенда аның 80 яшьлек юбилее. Шул уңайдан котлыйсым да килә. Чакырасы иде авылга кунакка”, — дип, теләген җиткерде.
Әле дә ярый Интернет бар. Башта мин аның турында мәгълүмат табып, танышып чыктым. Аннан Казанда яшәүче сеңелемә шалтыратып, аңа да эш куштым: консерваториягә барып, телефонын табарга. “Сәгыйть Мулланурович түгелме? Мин аның белән аралашып торам. Тик кайсы яклардан икәнлеген белми идем. «Яңавыл» дигәч, Башкортстаннан дип уйладым”, — дип, телефон номерын бирде. Сәмига апаның теләген үтәргә алынганмын икән, тырышырга кирәк. Чыннан да, улмы-түгелме икән?! Беркөнне телефоннан сеңелем биргән номерны җыйдым. Трубканың теге очында көр тавышлы ир-ат тавышы ишетелде. Сәгыйть Мулланур улы аралашучан, ачык күңелле ир-ат булып чыкты. Үзем белән таныштыргач, якташлар икәнебезне әйткәч, ачылып китеп, гомер буе белгән кешеләрдәй аралаша да башладык.

Белешмә: 1941 елның 8 июлендә Әгерҗе районы Яңа Авылда туа. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. 1963 елда Ижау музыка көллиятен, 1968 елда Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясен, аннан аспирантура тәмамлый. 1967 елдан бүгенге көнгәчә Казан консерваториясендә педагог вазифасын башкара. Балалайка, домра буенча махсус дәресләр алып бара, дирижерлык буенча укыта. 2010 елдан татар музыка сәнгате факультеты деканы. 

Ул: “Әйе, мин Яңа Авылда туганмын. Әти сугышка киткәндә, мин туып кына калганмын. Шул китүдән әти әйләнеп кайтмады. Миңа 3 яшьләр чамасы булганда, әни, абый, мин әниемнең туган авылы Кырындыга күчендек. Авыр тормышта яшәдек. Балачак елларым авыр вакытларга туры килде: ат кузгалагы, өшегән бәрәңге ашап үстек. 1948 елда Ижау­га әбинең сеңлесенә килеп төштек. Аның 2 катлы йорт иде, шуның 1 нче катына урнаштык. Фатирдан-фатирга да йөрергә туры килде. Абыем ФЗОга урнашты. Мине Азин урамында урнашкан 20 нче мәктәпкә укырга бирделәр. Ул елларда мәктәптә уен коралларына уйнау мәҗбүри иде. Директорыбыз Әдип абый да мандолинада матур уйный торган иде. Минем дә күңелем гел музыкага тартылды. Ул вакытларда әле җырлый да идем, тик җырчы була алмадым, чөнки тавышым алышынган чакны сизми калганбыз, һаман да җырлап йөреп, тембр тавыш баска алышынды да куйды. Музыка мәктәбендә укыганда, хорга да, татар клубына да, драмтүгәрәккә дә йөрдем. Фәния Гаделшина белән бергә концертлар куйдык. 1959 елда Ижауның музыка училищесында халык уен кораллары бүлегендә укыдым”, — ди. “Җырга, музыкага тартылу кемнән килә?” — дигән соравыма: “Минем әнием дә бик матур җырлый, үзе шигырьләр, җырлар яза иде. Әтием дә җыр-моң сөйгән. Үзем мәктәпне тәмамлагач, Ленинград консерваториясенә дирижерлык бүлегенә (оркестр җитәкчесе) укырга кердем. Анда да татар көйләрен уйный идем. Татар яшьләре ансамбленең сәнгать җитәкчесе дә булып эшләдем. 4 нче курсны тәмамлагач, минем хакта Нәҗип Җиһанов ишетеп алган һәм мине Казанга консерваториягә чакырды. Ул мине үзе кабул итте, эшкә чакырды. Минем укуым бетмәү сәбәпле, икеләнеп торуымны күргәч: “Килешербез, сөйләшербез, укырга да җибәрермен”, — диде. 5 нче курсны укып та, эшләп тә, тәмамлап, диплом алып чыктым. 1967 елдан бирле биредә эшлим. 200гә якын укучыларым чит илләрдә танылган музыкантлар, сәнгать эшлеклеләре. Укыткан студентларым инде күптән үзләре дә зурлар булсалар да, һаман да минем өчен балаларым кебек.
Хатыным — Мөнирә Мазунова. Ул — Мөнир Мазуновның кызы – атаклы пианистка. Улым Марат “Ватаным Татарстан” газетасында эшли. Кечесе Ренат консерваторияне тәмамлады, музыка училищесында җырчылар әзерләү бүлеге җитәкчесе. 2 оныгым бар”.
“Туган яклар сагындырамы, Сәгыйть абый?” – дип сорауга, “Әлбәттә, кайтып, туган нигезне күрәсе килә. 80-90 нчы елларда ике тапкыр кайтып килдем. Концертлар да куеп киттек. Һаман да йөрәк туган якка тарта”, — диде. Ә хәзер, туган авылыма кайтып, Сәмига апаны да шатландырыйм әле. «Без сезнең белән белән горурланабыз, Сәгыйть абый!”
Сәгыйть Хәбибуллинның мәктәп еллары Ижауда узган. Аның яшьтәшләренең дә әйтер сүзләре бар:

Галия Быкова (“Дуслык” ансамбле җитәкчесе): “Сәгыйть белән 10 ел бергә укыдык. Ул минем арттагы партада утырды. Мәктәпкә барганда, кайтканда да, күпчелек бергә йөрдек. Өйгә кайткан юлда тау төшәсе була иде. Без сумкага утырып, тауны шуып кына төшә идек. Бик тәртипле иде, бик яхшы укыды. Бергәләп концертлар куя идек. 4 нче сыйныфта укыганда, сыйныф җитәкчебез Хәбия апа безгә ата-аналар җыелышыннан соң чыгыш ясарга кушты. Икебез спектакльдән җыр башкардык. Безнең сыйныфтагылар бик тату, дус идек. Әдип абый Кәримов Сәгыйтьне мандолинада уйнарга өйрәтте. Аннан татар клубында икенче уен коралы гитара булды. Хәзер дә телефоннан шалтыратышып, хәл белешеп торабыз. Казанга баргач, очрашабыз. Сыйныфташлар белән берничә тапкыр очрашулар оеш­тырдык. Юбилее уңаеннан, аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар телим. Озын-озак гомерләр насыйп итеп, алдагы көннәрдә дә очрашып, күрешеп торырга насыйп итсен”.

Фәния Гаделшина (“Шатлык” ансамбле җитәкчесе): “Сәгыйтьне мин 5 нче сыйныфтан бирле беләм. Ул миннән 3 яшькә зуррак иде. Аның белән бергә стена газеталары да чыгардык. Мәктәптә директорыбыз Әдип Сафа улы Кәримов оештырган кыллы музыка уен кораллары ансамбле бар иде. Анда да йөри идек. Ул вакытта Сәгыйть бик матур җырлый иде. Тембр тавышлы. Чаңгы ярышлары, йөгерешләр дисеңме, концерт, мәдәни чараларда катнашу – барысына да бергә йөрдек. Казанда филармониядә эшләгән чакта, ул консерваториягә эшкә кайтты. Ул чагында аның белән бер тулай торакта яшәдек. Хәзер дә бик дус, очрашып торабыз, кайчан барып керсәм дә, ишеге ачык. Бер үк юнәлештә эшләгәч, очрашсак, сөйләшеп, сүзләребез бетми, уртак темалар шактый. Үзе дә гади, уен-көлкене, аралашырга ярата, йомшак күңелле, беркайчан борын чөймәде. Хәзер дә шундый эчкерсез, самими шәхес”.

Гөлнара Вәлиева.