Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Менә, ичмасам, бәйрәм!
10.09.2020

Менә, ичмасам, бәйрәм!

Зур рәхмәт, Сарапул!

Бәйрәм чаралары ул көнне төр­ле мәйданчыкларда үтте. Пушкин исемендәге бакча, Кама буе, Сарапул музей-тыюлыгы, китапханә ишегалды — бар да гөрләп торды. Сарапул-Екатеринбург авиалиниясе ачылуга 100 ел тулу уңаеннан кызыклы акция оештырылды. Катнашучылар кәгазьдән самолет ясап, агач куакларына элделәр. Совет фильмнарын яратучылар өчен ачык һавада “Волга-Волга” фильмы күрсәтелде. Чөнки әлеге фильм — нәкъ менә Сарапул шәһәрендә тө­шерелгән бит. Бәйрәмгә Сарапул музей-тыюлыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “Сарапул” исемле документлардан, мате­ри­аллардан торган җыентык чыгарган. Бәйрәм көнендә Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Сарапул шәһәре хезмәтчәннәренә Хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Удмуртия Башлыгы тиздән “Элеконд” районында физкультура-сәламәтлек комплексы төзелеп бетәчәге, чаңгы базасы, боз сарае төзеләчәге турында хәбәр итте. Кичке якта Кама буенда аяк басарлык та урын юк иде. Аттракционнар, интерактив мәйданчыклар, декоратив кулланмалар күргәзмәләре эшләде. Сәхнәдә “Арсенал-бенд” оркестры, “Дельта”, “Джем” вокаль группалары, “Ижевск поющий” проекты җыр­чылары чыгыш ясады. Рязань шәһәренең югары һа­ва-десант ко­манда училищесының “Крылатая пехота” төркеме үзенең җырлары белән беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмнең хедлайнерлары, әлбәттә, Мәскәү шәһәреннән килгән “MBAN” төркеме егетләре-кызлары булды. Халык аларның җырларына биеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәм бию программасы һәм быел Ижау шә­һә­рендә дә булмаган көчле, матур салют белән тәмамланды. Әйе, бәй­рәм эмоцияләргә бай иде. Зур рәхмәт, Сарапул!

Ретротехника күргәзмәсе

Раскольников урамында беренче тапкыр хәрби ретротехника күргәзмәсе оештырылды. Олысы-кечесе шул машиналар янында кайнаш­ты. Бала-чагага гына түгел, үземә дә кызык­лы булды әлеге машиналар. Мин кечкенә чакта бу машиналарның кайберләре авылда бар иде әле. Мо­то­циклга атлану малайларга бигрәк тә кызыклы тоелды. Ике малай шактый вакыт мотоциклның кайбер детальләрен сүтеп карарга маташтылар. Нишлисең, малай чак! Әлеге техникаларның хуҗасы — Илһам Фәррәхов. Ретро машиналар — ел саен Җиңү Парады, Сабантуй бәйрәмендәге күргәзмәләрнең бизәге. Шунысы да игътибарга лаек: бу машиналар һәрвакыт сафта.

Ә бу күргәзмәне ул Электр генераторлар заводында баш инженер булып эшләүче Александр Пивоваров белән берлектә оештырган. Техника җене Илһам әфәндегә балачакта ук кагылган. “Урамда я музейда нинди генә иске техника күрсәм дә, тыныч кына узып китә алмыйм”, — дип әйтә ул. Әлбәттә, мондый машиналар тоту җиңел эш түгел. Моннан 70-80 ел элек эшләнгән автомобильләргә запас частьлар, детальләр табу, аларны ремонтлау да шактый катлаулы. Без аңа барлык уй-ниятләрен тормышка ашыруын һәм автопаркы яңа, тиңе булмаган машиналар белән тулылануын телибез.

Рәфилә РӘСҮЛЕВА.