Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Менә дигән бүләк
2.07.2020

Менә дигән бүләк

“Алтын йомгак” журналының чираттагы саны дөнья күрде. Бу юлы да үзенең матур бизәлеше белән елмаеп тора. Монда яшь иҗатчыларның хикәяләре, ши­гырь­ләре, башваткычлары, рә­семнәре тупланган. Әлеге язмалар арасында 12нче мәктәптә үзем җитәкләгән татар теле түгәрәгенә йөрүче балаларның да язмалары урын алган. “Алтын йомгак” журналының үткән санын балаларга тараткач, алар үз язмаларын эзләп табып, аны сыйныфташларына горурланып күрсәткәннәр иде. Журналның бу санын да алгач, (быел укучылар коронавирус аркасында бу журналны күрмәделәр әле), шул ук хисләрне кичерәчәкләрен алдан ук беләм.
Улымның иҗаты беренче тапкыр журналга керде. Аның өчен гаиләбез белән сөендек. Улым белән бергәләп, аның фотосурәтен, язмаларын таптык, тагын бер кат бергәләп укып чыктык. Аннары балалар бакчасына бергә йөргән иптәшләренең дә фотоларын һәм язмаларын карадык. Улымның йөзендә кызыксыну да, шатлык та, шул ук вакытта аптырап калу да күренде. Алга таба да улымның язмалары “Алтын йомгак” журналында басылыр дип өметләнәм.
Яңа уку елында дәресләрдә укучылар белән балаларның журналда урын алган иҗат җимешләрен укыячакбыз. Бу язмалар балалар теле белән язылгач, укучыларга аңлаешлы, укуы җиңел. Яшьтәшләренең иҗаты белән танышу баланың үзендә дә иҗатка кызыксыну уята. Әлеге юлларны дәлилләү өчен Ижау шәһәренең элеккеге 38нче мәктәбендә эшләгән елларымны искә төшерәм.
Ул мәктәптә мин татар телен фән буларак укыттым. Уку­чыларның дәресләрдә төрле темаларга язган иншаларын сайлап, “Яңарыш” газетасына юллый идем. Шул вакытта ике укучым: Резеда Ситдыйкова, Ленара Шакирова иҗат белән кызыксынып киттеләр. “Яңарыш” редакциясендә язучы Ринат Батталов һәм Ибраһим Биектаулылар катнашында оештырылган әдәби түгәрәккә дә йөрдек. Бер ел эчендә ике укучымның бик күп язмалары газетада урын алды. Уку елы ахырында укучыларга истәлек булып калсын өчен кечкенә китапчык ясадым. Китапчыкның яртысында Резеда белән Ленараның иҗатларын, ә калган өлешендә сыйныфтагы калган укучыларның язмаларын урнаштырдым. Шундый матур килеп чыкты ул китап. Укучылар да бик сөенделәр. Хәзер безгә укучыларны сөендереп китап ясап утырырга кирәкми. “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре Удмуртия татарларының милли-мә­дәни автономиясе ярдәмендә ел саен укучыларның иң-иң матур иҗатларын туплап, журнал бүләк итәләр. Шундый мөмкинлектән файдаланып, балалар күңелендә татар теленә һәм иҗатка мәхәббәт тәрбиялик. Һәрвакыт “Яңарыш” газетасы белән элемтәдә булыйк.

Рәзинә Җәлилева, Ижау шәһәре.