Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Медицина сәнәгате — үсеш юлында
23.05.2018

Медицина сәнәгате — үсеш юлында

24-26 майда Петербургта узачак икътисад форумында Удмуртия җитештерүчеләре уникаль медицина технологияләре тәкъдим итәчәк. Иң элек, республиканың сәнәгать комплексы кысаларында формалашкан медицина җайланмалары һәм препаратлары күз уңында булачак.

Форумда Удмуртия тарафыннан тәкъдим ите­ләчәк һәр медицина оеш­масының киләчәктә тагы да киңәеп, җитештерүне арттыру мөмкинлекләре бар. Шуңа да Петербург шәһәрендә узачак икътисади форум җитештерелгән продукцияне башка төбәкләргә дә чыгару мөмкинлеген ачачак. Респуб­лика мөмкинлекләрен тәкъдим итүче оешмаларның берсе – медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итүче «Урал медицина компаниясе». Әлеге оешма 2017 елдан стоматология өчен карпулалы шприцлар җитештерү белән шөгыльләнә. Теш табиблары, гадәттә, пациентларга анестезия кую өчен күп тапкыр кулланып була торган тимер тышчалы шприцлар куллана. «Урал медицина компаниясе» оешмасы тәкъдим итә торган шприцның уңай яклары бихисап. Иң зур инновацион яңалык буларак, укол ясаганнан соң, энә булган өлешнең махсус саклагыч тышча белән каплануы. Әлеге ысул белән ясалган шприцлар пациент һәм табибның энәгә ялгыш кадалу куркынычыннан тулысынча саклый. Тагын бер уңайлыгы буларак, шприцка беркетелгән анестезия препаратының ышанычлы, тикшерелгән булуы.
“Статистика буенча, теш табибы кәнәфиендә елына 16 млн. кеше С гепатитын йоктыра. Бу афәтнең төп сәбәбе булып медицина җиһазларын дөрес кулланмау яки саксызлык тора. Шулай ук тикшерелмәгән, ялган анестезиядән пациентка анафилактик шок булу очраклары да күп. Безнең шприц­лар бер тапкыр гына кулланыла торган, бар яктан да куркынычсыз, уңайлы итеп эшләнә”, — ди әлеге оешманың генераль директоры Александр Девятых. «Урал медицина компаниясе»ндә җитештерелгән шприцларны Россиянең йөзләгән шәхси клиникалары, шул исәптән, Магадан, Петропавловск-Камчатка һәм Чечняда кулланалар. Хәзерге вакытта дәүләт клиникалары белән сөйләшүләр алып барыла. Соңгы елларда Завьялово районы хастаханәсе һәм Республиканың стоматология поликлиникасы бу оешмада җитештерелгән инструментларны сатып ала башлаган. Ижауның шприц җитештерү заводы бүгенге көндә мөмкинлекләренең уннан бер өлешен генә эшкә җигә. Хәзерге вакытта биредә елына 100 мең шприц җитештерелә. Шприц­ларга ихтыяҗ күбрәк булган очракта, эш урыннары җитәрлек, эшчеләр туплау мәсьәләсен генә хәл итәсе кала.

Удмуртиядә җитештерелүче уңайлы һәм куркынычсыз шприц­лар күп тапкыр кулланыла торган тимер шприцларга караганда күпкә өстен. Бер яктан, тимер шприц күп тапкыр кулланыла торган булганлыктан, эшкәртү, дезинфекция ясау, сүтеп-җыю, махсус урында саклау кыенлыклары булса, икенче яктан, Россиядә бөтенләй дә җитештерелми, шуңа да аны кыйммәтле бәягә чит илдән сатып алырга туры килә.
“Петербургта икътисад форумында төрле төбәкләрдән килгән җитәкчеләр белән аралашып, чит илдән тимер шприцлар сатып алуга Россиядә елына 2 миллиард сумга якын акча сарыф итлүе, Ижауда импортны алыштырырдай шприцлар да җитештерелүе турында сөйлисем килә”, — ди Александр Девятых. Әгәр төбәкләр бары тик Ижауда җитештерелүче шприцларны гына сатып ала башласа, Удмуртия елына якынча 1 млн. сум күләмендә акча янга калдыра алачак. Шуңа күрә әлеге оешма җитәкчесе форумда губернаторлар һәм Россиянең сәламәтлек сак­лау министры белән очрашырга ниятли.
“Купол” заводы ярдәмендә булдырылган Ижауның RESTER оешмасы шулай ук үзенең инвестицион тәкъдиме белән икътисад форумында катнаша. RESTER – бүгенге көндә Россиядә перитонеаль диализ өчен сыекчалар җитештерә торган бердәнбер оешма. Ул 2008 елдан Fresenius Medical Care дип аталучы немец компаниясе белән хезмәттәшлек итә. RESTER оешмасы 2017 елдан үз мөмкинлекләрен 100 процент эшкә җигә. Шуңа да бүгенге көндә оешма алдында мәйданны тагы да киңәйтеп, яңа технологияләр белән, сыекчаны куллану өчен тагы да уңайлы итеп җитештерү, хезмәт урыннарын арттыру бурычы тора.
“Хәзерге вакытта без тулы көчкә эшлибез һәм җитештерү ресурсын тулаем кулланабыз. Җитештерүне арттыру өчен безгә яңа бина һәм яңа җиһазлар таләп ителә. Проектның бәясе 20 миллион евро, шуңа да әлеге проектны тормышка ашырырга мөмкинлекләр тудырырдай инвес­торлар эзлибез”, — ди оешманың генераль директоры Сергей Калинин. Шул рәвешле, форумда RESTER үз тәҗрибәсен тәкъдим итеп кенә калмыйча, проектны тормышка ашыру өчен инвес­торлар да эзли.

Республикабызда бүгенге көндә сәнәгать потенциалы зур, шуның бер өлеше булып күргәнебезчә, медицина сәнәгате тора. Россиядә медицина җиһазларын җитештерүче бердәнбер оешмаларның Уд­мур­тиядә булуы – зур горурлык.

Ләйсән Әхмәтова.