Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Машина «җене» кагылсамы?!
17.01.2013

Машина «җене» кагылсамы?!

Автомодельләштерү спорты хакында мин узган елны урамда барган ярышларга тап булып, очраклы гына белдем. Кечкенә генә автомобильләр белән радиоалгыч ярдәмендә идарә итеп ярышучы ир-егетләрне күрү беренче карашка сәер, балачагалык тоелса да, ярышучыларны читтән карап тору үтә дә кызыклы иде. Әлеге спорт төренә дә игътибарым бермә-бер артты.

23 декабрьдә Ижауда пульт белән идарә ителә торган автомодельләштерү спорты буенча Удмуртия республикасының ачык чемпионатының 2нче этабы булды. Ул 73нче мәктәптә үткәрелде. Биредә Ижау, Глазов шәһәрләреннән, Алнаш, Дебес авылларыннан килгән командалар катнашты.

Әлеге чемпионатны оештыру, уздыру белән УР Яшьләр эше буенча министрлык, “Автомобилист” балалар, яшьләр техник иҗады иҗтимагый оешмасы шөгыльләнә. Чарада катнашучылар автомобиль модельләренең нинди класска каравы буенча номинацияләргә бүлеп бәяләнде. РЦE-10, РЦЕ-12, ТС-10, ТС-10 Stock модельләренең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен аңлап бетермәсәм дә, көч сынашу барышын күзәтү бик тә мавыктыргыч иде. Моннан тыш чемпионатның бу этабында “Багги-18” дип аталган тагын бер номинация булдырылды. Әлегә ул номинация буенча катнашучылар аз булса да, бу күренешне карау кызыклы иде. Яшүсмерләр педагоглары белән бергә автомобильләрне сикертү өчен махсус трамплиннар ясадылар. Әлеге бәйгедә татар егетләренең сынатмаулары өчен мин аеруча шатландым. РЦЕ-10 классы буенча беренче урынны Марат Вахитов, ТС-10 классы буенча өченче урынны Ринат Фәйзуллин яулады.

Минемчә, кечкенәдән “машина җене” кагылган малайларга үзләренең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бик әһәмиятле мондый чара. Аның катнашучылары үзләре нинди фикердә? Бу хакта белү өчен автомодельләштерү ярышларында беренче урынны алган Марат Вахитовның үзе белән сөйләшеп, фикерләре белән кызыксындым.

— Марат, автомобильләрне модель-ләштерү белән син күптән шөгыль-ләнәсеңме? Кайчан, ничек кызыксына башладың?

— Нибары ике ел элек кенә шөгыльләнә башладым. Мәктәптән кала буш вакытымны нәрсә беләндер шөгыльләнеп уздыру, нинди дә булса түгәрәккә язылып файдалы һөнәр үзләштерү мәсьәләсен хәл иткәндә, аның электроника белән бәйле булуын күздә тоткан идем. Эзли торгач, Ижау шәһәренең Ворошилов урамында урнашкан “Автомобилист” клубына тукталдым. Кечкенә автомобиль детальләре белән эш итү, ярышларда катнашу бик ошап китте. Автомобиль – ул нәкъ миңа ошаган кызыксыну, хәер ир-ат кешенең кайсына ошамасын ди ул?!

— Әлеге “Автомобилист” клубында нәрсәләр белән шөгыльләнүең турында җентекләбрәк сөйлә әле…

— Иң беренче килгән көнне безнең барыбызга да агач кисәгеннән юнып автомобиль ясарга куштылар. Нинди агачтан юнып әйберләр ясау түгәрәгенә килеп эләктем, дип, башта бик аптыраган идем. Тренерларыбызның машинаны ничек күзаллавыбыз, кулыбыз ничек эшләвен шул рәвештә тикшерүләре булган икән. Аннары безгә төрле маркада булган автомобильләр таратып чыктылар, без акрынлап аларның төзелеше, алар белән ничек идарә итәргә кирәклегенә өйрәндек. Үзебез дә детальләр сатып алып, тренерыбыз ярдәмендә автомобиль төзедек. Шуларны пульт ярдәмендә йөртеп ярышу серләренә өйрәнүне дәвам итәбез. Россиянең төрле шәһәрләрендә узган ярышларда катнашабыз. Пенза, Заречный шәһәрләрендә узган ярышларда 2нче урын яуладым. Башкалабызда да әледән-әле республика ярышлары узып тора.

— Иң яхшы узышчы булуның сере нидә?

— Минемчә, сизгер, уяу булуда, тиз хәрәкәт итүчәнлектә һәм бармакларның “тыңлаучан” булуында.

— Чын автомобильгә утырып, аны йөртеп караганың бармы?Радио белән идарә итә торган машиналарны чын автомобильләр белән чагыштырып буламы?

— Әлегә автомобиль йөртеп караганым юк. Ул бу мин шөгыльләнгән спорт төре белән бөтенләй охшашмаган. Зур стажлы автомобиль йөртүче дә радио ярдәмендә идарә ителә торган машинаны йөртә алмаска мөмкин. Чөнки ул руль ярдәмендә түгел, пульт белән йөртелә.

— Мондый автомобильне җыю өчен күпме вакыт китә?

— Минем әлегә үзем генә җыеп караганым юк. Тренер белән 2 ай җыйдык. Җыючының тәҗрибәсе күпме булуыннан, машинаның нинди катлаулылыкта булуыннан тора торгандыр…

— Бу шөгылең мәктәптә белем алуга комачауламыймы? Әти-әниең, дусларың моңа ничек карый?

— Мәктәп программасын үзләштерүгә һич зыян салмый. Чөнки биредә шөгыльләнгәндә нәкъ мәктәптә алган белемнәрнең кирәге чыга. Әти-әнием минем бу шөгылемне хуплый гына, ярдәм итәргә тырыша, дусларым белән бүлешергә, фикер алышырга тема бар. Алар минем уңышларым белән үзләре дә кызыксынып кына торалар.

— Киләчәккә планнарың?

— Әлбәттә, тәҗрибәле автомодельчы булу, киләчәктә төрле модельдәге автомобильләр уйлап чыгару, иң оста автомобиль йөртүче булу.

— Уңышлар сиңа, Марат!

— Рәхмәт!

Элмира Нигъмәтҗан