Матур яшәү үрнәге
Бүген дин юлына килгән һәм башкаларны хак юлга өндәү өчен тырышып йөрүчеләребез шактый. Моңа мисал итеп, Кырынды мәчетен китерергә була.
Кырынды мәхәлләсе мәчете безне ерактан ук балкып каршы алды. Быел гына зур янкорма төзелгән, матур итеп тышланган, мәчетнең сигез, манараның алты тәрәзәсенә искиткеч зәвык белән тәрәзә йөзлекләре ясалган. Үзгә ямь, иман нуры белән өртелгән изге урын. Ишегалдында зәңгәр чыршылар үсеп утыра. Оҗмах бакчасы диярсең. Күңелне соклану һәм шатлык хисе биләп алды. Эчкә үткәч, андагы үзгәрешләргә дә таң калырлык. Аш уздыру өчен зал, ашханә, тәһарәтханә төзелгән. Аларга җылылык үткәрелгән, су кертелгән, чыгарылган да. Ашханәдә зур суыткыч, кирәкле җиһазлар, тау-тау өелеп торган яңа савыт-саба. Иксез-чиксез соклануларымны күреп: “Бездә халык бердәм, барлык авылдашлар, туганнар, читтә яшәүче кырындылылар көченнән килгәнчә матди һәм рухи ярдәм итте”, — диде сөенече һәм бу эшләрне башкарып чыга алуына горурлыгы йөзенә чыккан Кырынды мәхәлләсе имамы Мөбин хәзрәт Кәримуллин. Мондый зур эшнең барышы белән дә кызыксындым. Кырынды мулласы Хикмәтулла Кәримуллинның (ул инде күптән мәрхүм) олы улы — Кырынды мәчетенә һәм авыл зиратын тәртиптә тотуга һәрдаим матди ярдәм итүче 83 яшьлек Рифгать Кәримуллин Ижау каласыннан үзенең улы Фәнис белән, мәчеткә тәһарәтханә төзергә дип материаллар төяп, туган авылына кайтып төшә. Ижауда яшәүче Әдһәм, Габделәхәт Мөхәммәтшиннар һәм аларның кияве Рамил бу изге эшкә ярдәм итәргә теләкләрен белдерәләр. Кырындыдан китеп, бүгенге көндә читтә гомер кичерүче күпләр дә изге эшкә дип акча китерәләр. Утырып киңәшкәч, янкорма һәм ашханә дә төзергә дигән карарга киләләр. Авыл халкының да хәер-сәдака акчалары кушылгач, 800 мең сум җыела һәм бер айга якын вакыт эчендә төзелеп тә бетә. Игелекле эшмәкәрләр төзелеш материаллары белән ярдәм итәләр, Исәнбай кирпеч заводы кирпеч бирә. Кырындының алтын куллы осталары әтиле-уллы Фәнил-Динар Әхмәтовлар, Рәис Ганиев эчке эшләрне “чиккәндәй итеп” башкаралар. 9 зур өстәлне Рифгать ага Ижау каласыннан кайтарта. Эскәмияләрне алтын куллы Флүр Шабаев ясап бирә. Берничә гаилә келәмнәр бүләк итә. Кирәк-яраклар өчен матди ярдәм дә күрсәтелә.
Менә шушы зур залда ике көн рәттән (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым) корбан ашы уздырылды. Мәчетләрнең тулы канлы тормышы нәтиҗәсе: халык дингә тартыла, быел авылда 35 кеше корбан чалган. Ижауда яшәп, корбанлык итеннән шушы мәчеткә дә өлеш чыгаручы Әдһәм, Габделәхәт, Мөнир Мөхәммәтшин кебекләр дә җитәрлек булган. Ак яулыкларын җилфердәтеп килүче әбиләр, мода журналларындагы фотосурәтләрдәге кебек матур итеп киенгән апалар урамны тутырып мәчеткә агыла. Азан моңы яңгырагач, тыгыз сафларга басып, залларга көчкә сыешып, өйлә намазы укыйлар — искиткеч гүзәл манзара.
Район имам-мөхтәсибе Азат Гатин, Хәлил Якупов, Мансур Мөхәммәтдинов, Рифат Сәлимгәрәев, Сәет Хисаметдинов, Рәмзия Шәймөхәммәтова һәм Рифгать Кәримуллиннарның вәгазьләре бик үтемле булды, танылган мөгаллимә Ясминә Лотфуллинаның Ибраһим Пәйгамбәр турындагы риваять сөйләвен дә бик игътибар белән тыңлады дин кардәшләребез. Азат хәзрәт мәчетнең матур гына эшләве, зиратның тәртиптә булуы өчен мәчет имамы Мөбин хәзрәткә, җәмәгате Рәисә Кәримуллинага рәхмәтен җиткерде. 1995 елда бу мәчетне Ринат Закиров төзеткән иде. Мәчет аның исемен йөртә. Ул да зур хөрмәт белән искә алынды.
Мәчет һәм янкорманы төзүчеләргә, барлык булышканнарга, ике көн рәттән 80шәр кеше сыйлаган аш-су әзерләүчеләргә ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен теләп, “Җәннәт бакчасында да шушылай матур утырырга язсын!” — дип таралышты дин кардәшләребез.
Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре.