Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


15.04.2012

Матур яшиләр

Яхшылык, матурлык, гүзәллек белән очрашу кеше күңелен яктыртып, йөрәккә җан җылысы өсти. Мин яхшы кешеләр белән очрашсам, аларга шулкадәр сокланам ки, матурлыклары, яхшылыклары турында башкаларга да сөйлисем, соклануымны уртаклашасым килә.

үгенге көндә Ижау каласында гомер итүче Җәүдәт абый белән Миннеһөдә апа Нәфыйковларның өйләнешеп, матур гомер кичергәннәренә быел 55 ел тула икән. Авыр кайгылар кичерүгә карамастан, алар бүген генә кавышкандай, бер-берсенә җылы мәхәббәт хисләре белән, бер-берсенең кадерен белеп яшиләр. Җәүдәт абыйга 20 яшь, Миннеһөдә апага нибары 19 яшь чакта бу ике яшь җилкенчәкнең йөрәкләренә мәхәббәт очкын сала. Әгерҗе районы Кырынды авылында туып үскән егет белән Төрдәле кызы озак та үтми бергә булырга карар кылалар. Миннеһөдә апаны (гаиләдә бердәнбер кыз) әнисе кияүгә бирергә теләми. Әтисе сугыштан кайткач, бавырында ярчык калган булып, 1957 елда дөнья куя. Ләкин максатларына хыянәт итмәүче тәвәккәл егет, кызны ат белән урлап, үз йортына алып кайта. Авыл Советына язылышырга баргач, теләкләрен канәгатьләндермичә борып җибәрәләр. Халык яшьләрнең ныклы гаилә корып яшәячәкләренә ышанып бетми.

Беренче балалары дөньяга аваз салыр вакыт җиткәч кенә, алар язылышалар, әмма Ходай Тәгаләнең кушуы буенча яшәгәч, гаиләгә бәрәкәт иңә.

Җәүдәт абый 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанда Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтында бер ел белем алган була. Аңа авылда эшче, бригадир, ферма мөдире булып та эшләргә туры килә. Ә Миннеһөдә апа сыер савучы һәм сарык караучы булып эшли.

Йорт салып, матур гына балалар үстереп ятканда, гаиләгә зур бәхетсезлек килә. 1967 елда Җәүдәт абый мотоциклында яраткан улы һәм әбисе белән өйгә кайтып килгәндә, Әгерҗе юлында йөк машинасына бәрелә. Шофёр, шаһит калмасын, дип, ярымүле хәлдә ятучы Җәүдәт абыйның башына зур гайка ачкычы белән сугарга җыенганда, аны очраклы рәвештә узып баручы юлчылар күреп алалар. Җәүдәт абый 25 көн сырхауханәдә аңына килмичә ята. 6 яше дә тулмаган бердәнбер газиз улының һәм яраткан әбисенең үлеме турында ишетү аңа бик авыр була. Озак вакытлар урын өстендә яткан хәләл җефетен Миннеһөдә апа кечкенә баладай карап аякка бастыра. Сихәтләнгәч, күптәнге хыялын тормышка ашыра: сыер саву җиһазы төзи. Ферма мөдире һәм, бер үк вакытта, бригадир да булып эшли башлый. Ләкин авария нәтиҗәсе аңа тынгылык бирми. «Җан сызлавы бераз басылмасмы», — дип, мотоциклына утырып, авылдан эш эзләргә чыгып китә ул. Удмуртия Республикасының Завьялово районы Сепыч совхозында җитәкче (управляющий) итеп эшкә алына. Биредә һәр кеше белән уртак тел таба ул, тирә-юньдәгеләр аңа хөрмәт белән карыйлар. Яраткан эшен намус һәм зур тырышлык белән башкара Җәүдәт абый. Озак та үтми, аңа торак урыны бирәләр. Бер айдан соң гаиләләрен үз янына ала.

Еллар үтә, гаилә Ижау каласына килеп төпләнә. Зур йорт җиткереп чыгалар. Җәүдәт абый «Ижсталь»дә мастер, смена җитәкчесе, өлкән диспетчер булып 24 ел эшли. Миннеһөдә апа 20 ел сәүдә өлкәсендә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Икесе дә күпсанлы мактау кәгазьләренә, «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ия булалар.

Кызлары Әлфирә һәм Гөлфирә бәхетле гаиләләр төзеп, матур, акыллы, таза-сау балалар үстереп яшиләр. Икесе дә югары белемгә ия булып, күңелләренә хуш кил­гән урыннарда эшлиләр.

Ләкин бәхетсезлекнең кайчан киләчәге берәүгә дә мәгълүм түгел шул. Кайгылар бераз басылганда, язмыш гаиләне тагын бер кат сыный: Миннеһөдә апа авырып китә һәм катлаулы операция кичерә. Озак вакытлар дәвалану, кайгыртучан иренең һәм кызларының көч-куәт биреп торуы, үзенең сабыр булуы аңа авыруны җиңәргә ярдәм итә.

Бик күп авырлыклар күреп тә, күңел көрлеген, зирәклекләрен югалтмыйча, бүгенге көндә балаларына, оныкларына рухи терәк булып яшәүләре мине сокландыра. Йортларындагы чисталык-пөхтәлекне күреп тә ис китәрлек! Заманадан артта калмыйча яшәүләре әллә кайдан күренеп тора.

Алар бик диндар, Аллаһы Тәгаләне зурлап яшиләр: Коръән укыйлар, дога кылалар, ураза тоталар, авыз ачтыралар һәм, иң мөһиме, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Җәй көннәрендә авылдагы төп нигезләренә кайтып яшиләр. Анда мәчет салу хыялы изге күңелле авылдашлары ярдәме белән тормышка аша: 2000 елда мәчеттән беренче тапкыр азан тавышы яңгырый. Соңрак Җәүдәт абый мәңгелек йортны тәртипкә китерү уе белән яна башлый. Күпсанлы авылдашлары тырышлыгы белән ул ниятен дә башкарып чыга. Ул шушы саваплы эшләрне башкаруда үзләреннән өлеш керткән милләттәшләренә, үзенә ике тапкыр тормыш бүләк иткән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Кайткан саен авылдашларын һәрдаим мәчеткә йөрергә өнди, зиратка барып мәрхүмнәр рухына дога кыла.

«Шөкер, шулай матур, тату итеп яшәгәндә генә, балалар бәхетле үсә, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтелә, — ди Җәүдәт абый. — Тик күңелем белән мин һаман да шул аварияне кичерә алмыйм. Вакытсыз бакыйлыкка күчкән улым күз алдымнан китми. Аяк астында уралып йөри, алдыма алып, кочагыма кысып сөярмен кебек. Васыятем шул — мәңгелеккә киткәч, җәсәдемне авылга алып кайтып, улым белән рәттән күмә алсалар иде», — ди ул, мөлдерәмә күз яшьләрен тыя алмыйча.

«Һәрчак бер-беребезне аңлап яшәдек, — ди Миннеһөдә апа. — «Миңа ярый», — дип, сөяркәдән-сөяркәгә йөрмәде, масаймады, кимсетмәде. Гомер буена көнләшерлек бер генә очракны да хәтерләмим. Үзем дә шикләнергә нигез бирмәдем. Шушы яшькәчә иңне-иңгә терәп, бер-беребезне керсез сакладык».

Ходай аларга шулай тигезлектә, балаларының, оныкларының игелеген күреп, бер гасыр гомер итәргә язсын.

Зөһрә Камалиева, Ижау шәһәре