Матур булсын киләчәк!
2021 ел башка еллар белән чагыштырганда авыррак ел булды. Сәбәбе әлеге дә баягы – коронавирус. Шул явыз чир күпме гомерләрне вакытсыз өзде? Бер гаиләдән берничә кешене озатучылар да булды. Югалтулар саны артканнан-арта баргач, Хөкүмәт катгый таләпләр, чикләүләр кертте. Тормышыбыз “куар-кодлы”га әверелде. Ләкин без авырлыклар алдында баш имәдек. Аллага шөкер, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган «Без — татарлар» проекты нигезендә шактый эшләр башкардык. «Яңарыш» газетасының 30 еллык юбилеен ел дәвамында билгеләп уздык. Чөнки беренче яртыеллыкта зур залларны тутырып бәйрәм уздырулар тыелды. Шулай булуга карамастан, без бер генә хәбәрчене дә, газетаны яздырып таратуга өлеш керткән бер генә милләттәшебезне дә игътибарсыз калдырмадык.
Сентябрь аенда Опера һәм балет театры бинасында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертын милләттәшләребезгә күрсәтә алдык. Әлеге концертны башкалабызның иң затлы бинасында оештырырга ярдәм иткәне өчен без Республика Башлыгы Александр Бречаловка зур рәхмәтлебез. Мондый концертлар Глазовта, Сарапулда, Можгада да узды. Бу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан «Яңарыш»ның 30 еллыгына зур бүләк иде. Шулай ук әлеге проект кысасында Бөтенрәсәй Татар журналистлары форумын да уздырдык. 30га якын журналист (20 регионнан) санаулы көннәрдә Удмуртия татарлары тормышының бары тик бер өлеше белән генә таныша алсалар да, безнең эшләргә сокланып киттеләр.
Ел дәвамында планда булган барлык чараларны уздырдык. «Туган телем — иркә гөлем», «Йолдызлар яңгыры», «Җәлил укулары», “Татар кызчыгы. Татар малае” кебек балалар өчен регионара фестиваль-конкурсларда, Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган “Өзелгән җыр эзеннән” дигән рәсем конкурсында катнашучы балаларның күп булуы сөендерә. Димәк, эшләвебез юкка түгел, киләчәгебез өметле.
Шулай да Яңа елга шатланып керә алмыйбыз. Әлеге санны әзерләгәндә, 2022 елга газетаны яздыручыларны барладык һәм тиражыбызның шактый кимегәнен күреп, борчуга калдык. Нибары 3500 генә калганбыз бит, җәмәгать. Шуны исебездән чыгармасак иде: тираж ул – Удмуртиядә яшәүче татарларның бердәмлегенә, күплегенә бәя бирүче төп күрсәткеч. Үзебезнең йөзгә кызыллык китермәсәк иде, хөрмәтле милләттәшләребез. Киләсе елда да бердәм булып, кыйблабыздан тайпылмыйча атларга язсын. Яңа елда шатлыклы очрашулар, куанычлы мизгелләр күп, «Яңарыш»ыбыз һәр гаиләдә көтеп алынган кунак, туган телебезнең урыны түрдә булсын!»
Рәмзия ГАББАСОВА.