Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Матурлык серләре
11.02.2019

Матурлык серләре

“Кыш көнендә бит һәм кул тиресен ничек карарга? Нинди кремнар кулланырга?Чәчләрне ничек тәрбияләргә?

Зилә, 17 яшь.

Редакциябезгә килгән әлеге сорауга Ижауда эшләүче визажист Илүзә Нәбиуллина җавап бирде:
“Кышын бит тиресе төрле тәрбиягә аеруча кискен мохтаҗ. Салкыннар, җил, җылытыла торган биналарда һаваның коры торуы һәм урамга чыкканда температураның үзгәрүе саклану таләп итә. Болар барысы да бит тиресенең коруына, кызаруына китерә. Мондый үзгәрешләрн һәркемгә кискен сизелә, шуңа күрә бит тиресен тәрбияләү программасына игътибар итәргә кирәк. Кыш көнендә дә тирене, иң элек, косметик чаралар белән чистарту, тоник сиптерү, көндез һәм төнгелеккә үзеңә килешле крем сөртү зарур. Ел фасылына һәм бит тиресе үзгәрүенә карап, җәй көне кулланган кремнар кыш көненә бармаска мөмкин. Аларны үзгәртергә кирәк. Кышкы чорда битне чистарту өчен составында спирт булмаган косметик чаралар кулланырга киңәш итәм. Бит тиресе майлы булганнарга, кыш көне нормаль яки катнаш тире өчен, ә бит тиресе нормаль типтагыларга коры тире өчен кремнар кулланырга ярый. Шулай ук төрле мас­калар ясарга, бит тиресе өчен май, сывороткалар кулланырга мөмкин. Түбән температура булганда, кан әйләнеше начарлана. Аны җиңелчә массаж белән стимуллаштыру кирәк.

Салкын вакытта иреннәр өчен бәлзәмнәр һәм куллар өчен крем турында да онытмагыз. Иреннәрнең, башка өлештән аермалы буларак, саклагыч киртәләре юк диярлек, шуңа күрә алар кышкы салкыннарда аеруча нык җәфа чигә. Ирен тиресе корый, ярыла. Боларны булдырмау өчен даими рәвештә махсус бәлзәмнәр һәм иннекләр кулланырга тәкъдим итәм. Аларның хәзер ниндиләре генә юк! Һәркем үзе теләгәнен таба ала. Мин сумкамда һәрвакыт “Пантенол” дигән иннек йөртәм . Кулларны ничек сакларга? Билгеле булганча, кыш көнендә кул тиресе җәй көненә караганда тизрәк корый. Шуңа күрә иң яхшысы – урамга перчаткалардан башка чыкмау. Кулларга даими төстә крем сөртеп тору да ярдәм итәчәк. Әгәр дә инде куллар нык бозылса (халыкта “куллар чебиләде” дип әйтәләр), халык ысулын кулланып, кул тиресен дәвалап була. Моның өчен йоклар алдыннан кулларны бер аш калагы зәйтүн мае салынган кайнар суда тотарга, шуннан соң кулларга майлы крем сөртеп, чүпрәк перчатка киеп йокларга кирәк. Иртән кулларыгыз йомшак булачак.
Кыш көне чәчләребез дә зыян күрә. Салкыннардан алар үзләренең ныклыгын югалталар, ә баш киеме киеп йөргәндә, электрлашалар һәм майланалар. Шуңа күрә, кыш көне чәчләребезне игътибарсыз калдырырга һич ярамый. Иң беренче чиратта, чәчләрне кайнар су белән түгел, ә җылы су белән юабыз. Мин үзем төрле бәлзәмнәр, маскалар, ике фазалы спрейлар кулланам. Чәчләр күнекмәсен өчен, косметик чараларны алыштырып торам. Кыш көне фен белән бик сирәк кулланырга киңәш итәм. Витаминнар эчәргә, үз-үзебезне дөрес карарга өйрәнергә, һәр иртәне яхшы кәеф һәм йөздә елмаю белән каршы алырга онытмыйбыз!