Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Матурлык матурлыкка омтыла
22.08.2014

Матурлык матурлыкка омтыла

Гөлнараны күргәч, бу туташ мөгаен, матурлык дөньясында эшлидер дип фаразлыйсың. Мәктәп яшеннән үк флористика секциясенә йөреп, 14 яшьтән үзенең нинди һөнәр сайлая­чагын ачык белә ул. Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә ландшафт дизайны белгеч­леген алгач, ару-талуны белмичә көрәк тотып эшкә чума. Үз куллары белән оҗмах почмаклары ясый. Керемен дә матур, купшы күлмәкләр алу өчен тотмый, хыялындагы чәчәкләр кибетен ачуга сарыф итә.

Җәмгыятьтә нинди генә шө­гыльләр юк: хатын-кыз, ир­ләр белән ярыша-ярыша, түрә кәнәфиләре били, җимерә-төзи, бизнесның иң авыр тармакларына үрелә, ә менә чәчәкләр — Гөлнараның стихиясе. Ижау шәһәрендә чәчәк базары биш былтыр ук гөрли. Адым саен кибет, адым саен киосклар. Кыс­касы, конкуренция! Йөрәгең җитеп ничек шушы эшкә алынмак кирәк ди! Ләкин Гөлнараны көндәшлек куркытмый. “Без бүтәннәрне кабатламаска, башкалардан үрнәк алмаска тиеш”, — дип тәвәккәләнгән тырышлыгы белән әкияти чәчәк кибетләре ачып җибәрә. Гүзәллеккә мөкиббән халык салоннардагы затлы чәчәкләрне бәяләп тә өлгерә. Гүя түтәлдән әле генә өзелгән алар: кызыл, алсу, ак, сары төсләр күзләрне камаштыра… Чынлап та, яңалыклары, эзләнүләре, иҗади карашлары белән шаккатыра кибеттә эшләүче кызлар. Аларның шигарләре дә “Сезнең өчен барысын да чәчәкләр сөйләр”.
Җан җылысы кушып әзерләнгән һәр бәйләмнең эчтәлеге бар, күңел күзе белән укыган кешегә ул әллә ниләр әйтеп бирә. Чәчәкләр теле белән яратуыңны да, хисләреңне дә, хөрмәтеңне дә, хыял-теләкләреңне дә аң­латырга мөмкин икән бит! Җиңел кәсеп түгел, әлбәттә: чәчәк үтә дә нәзберек тауар. Аны бозмыйча гына кибет киштәләрендә асрап булмый. Хәер, Гөлнара өчен табыш максатка әверелмәгән. “Акча артыннан кумыйбыз, чыгымнарны кызганмыйбыз. Моны чәчәк җанатарлары бик тиз сизә һәм күбрәк безнең иҗат җимешләрен сайлый. Матурлыкны ярату иң беренче үзеңдә булырга тиеш. Чәчәкләрне кечкенәдән үк барысын да яратам, кадерлим. Бакчамда да төрле-төрле чәчәкләр үсә, аларны тәрбияләп үземә рухи көч алам. Ерак шәһәрләргә дә китәсем килми, үз туган шәһәремдә, шәһәрдәшләремә матурлык тудырасым килә. Үз эшен башларга теләүче яшьләргә киңәшем шул, керем алыр өчен генә табышлы эшне башлап булмый, бу эшкә теләк, яратып башкару кирәк”, — дигән киңәшләрен бирә яшь эшмәкәр.
Әйе, бу зәвыклы, матур иҗат. Талантлы флорист төрлесе төрле зурлыктагы чәчәкләрне бер тупламга җыеп, сәнгать әсәре тудыра. Чәчәк — мең ел элек үк бәхет-сөенеч символы буларак кабул ителгән, гүзәллек билгесе саналган. Җир йөзендә 270 мең гөл, чәчәк төре исәпләнә, диләр. Аның һәркайсы үз төсе, үз яме белән ярала, һәркайсы гаҗәеп серле. Шунысы кызык, алар кешеләр төсле: һәркайсына аерым холык-фигыль хас. Һәркемгә үзенә тиң чәчәк бәйләме тупланырга тиеш. Бусагадан атлап кергән һәр кешенең теләкләрен үти кызлар. Моннан тыш тагын бер хезмәт күрсәтәләр: туйлар, бәйрәм кичәләре, корпоратив кичәләр узачак кафе-рестораннарны зәвык белән бизәп, җәй төсмере өстиләр, һәр милләтнең асыл сыйфатларын ачарга тырышалар. Гөлнара үзе татар милләтеннән булгач, татарларга аеруча җылы мөнәсәбәттә. Камиллекнең чиге юк. Европа дәрәҗәсендәге сәнгати югарылыкка менәр өчен күп укый, күп өйрәнә, чит илләргә чыкса, иң беренче чәчәк студияләре белән таныша, флорист кызлар белән фикерләрен уртаклаша, бәйләм өстенә күз йөртеп нәни генә элемент өстәп җибәрә. Гүя күңеленнән бер уч җылы алып сала… Читтән генә аның чәчәкләр аралаганын күзәтәм. Сак кына тота, сак кына тезә. Һәр таҗ бөртегенә күзләреннән нур тама шикелле. Ярату шундыйрак буладыр инде ул. Матурлыкны ярату….

Рафилә Рәсулева