Матбугат “җенен” ничек уятырга?
Әлеге сорау газета-журналларга язылу кампаниясе барганда редакция хезмәткәрләрен аеруча борчый. Һәркем тиражны саклап калу өчен үзенчә көрәшә. Кемдер халыкны тарту өчен кыйммәтле бүләкләрен кызганмый. Ә “Яңарыш” газетасы халык белән очрашудан, күзгә-күз карап сөйләшүдән дә мәслихәте юк, дигән фикердә тора. Шушы көннәрдә без, редакция хезмәткәрләре, Әгерҗе районы мәктәпләренә барып, укучылар белән очрашулар уздырып кайттык.
Яшермибез, “Алтын йомгак” сәхифәсенең эчтәлекле булып дөнья күрүенә без Әгерҗе төбәгендә яшәүче укучыларга, укытучыларга рәхмәтле. Игълан иткән бәйгеләрдә дә алар зур активлык күрсәтәләр. Шуның өчен очрашуларга чыкканда ел буе безнең белән тыгыз эшләгән укучыларга, укытучыларга, милли басманы өйләренә яздырып алучы балаларга бүләкләребезне әзерлибез. Төенчекләребезне җыя башлагач, аның күләменә карап, кайсы мәктәпләр безнең белән тыгыз эшләүләрен дә чамалыйбыз. Узып баручы 2014 елда безнең белән Тирсә, Кадыбаш, Тәбәрле, Исәнбай, Девятерня, Иж-Бубый мәктәпләре укучыларының тыгыз элемтәдә торганнары күренде. Моның өчен без укытучылар: Раушания Низамбиева (Тирсә), Рафилә Шәймәрданова (Тәбәрле), Эльмира Рәсулева (Кадыбаш), Гөлназ Хуҗина һәм Гөлнур Симакова (Исәнбай), Гөлия Шәрипова һәм Галия Моратовага (Девятерня) зур рәхмәтле. Очрашу вакытында да ул мәктәпләрдә укучылар белән аралашу җылырак, җиңелрәк булды, тәкъдимнәр дә, сораулар да күбрәк яңгырады.
Алда безне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көтә. Әлеге уңайдан мәктәпләрдә эзләнү эшләре башланган. Милли басмада ул язмаларга да урын бирүләрен үтенделәр. Буыннар җебен бәйләп торучы мондый язмаларга без ничек битараф калыйк, ди. Бәйрәм уңаеннан “Хатлар — тормыш көзгесе”, “Алтын йомгак” сәхифәләрендә яңа рубрикалар эшли башлады инде. Укучылар тәкъдимен истә тотып, газета битләрендә “Их, сез шаян егетләр”, “Безнең сыйныф” кебек фотоконкурслар да игълан итәчәкбез. Әлегә Әхәт Фаррахов рәсеме буенча башланган “Алтын йомгак һәм Сөтлебикә” бәйгесенә сездән хатлар көтәбез.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары: Габдулла Галиев, Әлфирә Низамова, Ринат Батталов, рәссам, редколлегия әгъзасы Әхәт Фаррахов, хәбәрчеләребез: Фаягөл Әхмәтшина, Фирая Әхмәтҗанова, Тәнзилә Хәбибуллина катнашу сәбәпле, быелгы очрашулар бик үтемле булды. Алар үз үрнәкләрендә оста гына итеп укучыларга иҗат итү серләрен ачтылар. Иж-Бубый мәктәбенең татар теле укытучысы, каләмдәшебез Рамил Хәмидуллинның “Яңарыш” газетасында һәркемгә иҗат мәйданы бирелүе, аны бары куллана гына белергә кирәклеге турындагы фикерләрен мисаллар белән үреп җиткерүе бик урынлы яңгырды.
Хезмәттәшләребез: Эльмира Нигъмәтҗан, Эльвира Вахитовалар журналист һөнәрен сайлауда татар теле, башлангыч сыйныф укытучыларының зур роль уйнавын, беренче тапкыр дөнья күргән язмалар китергән сөенечне сүзләр белән генә аңлатып булмавы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. “Безнең вакыт” телетапшыруы операторы Нәзир Ногманов журналист һөнәрен сайлауда “Яңарыш” газетасына рәхмәтле булуын әйтте. Чынлыкта да, милли басмабыз күп кенә яшьләргә әлеге һөнәрне сайлауга этәргеч бирде. Кызганыч, соңгы елларда укучылар арасында әлеге һөнәр белән кызыксынучылар сирәгәеп бара. Укытучылар да балаларның иҗатка авырдан тартылуларын яшермиләр. Үзебезгә алмашчылар үстерү ниятеннән быелгы очрашуларда һәр мәктәптә бер яшь хәбәрчене билгеләп куйдык. Киләсе саннарда “Алтын йомгак” сәхифәсендә алар белән таныштырачакбыз. Бүгенге көннәрдә “Яңарыш” газетасы редакциясе Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә, яшь каләм ияләрен сөендереп, “Алтын йомгак” журналының чираттагы өченче санын әзерли. Анда төрле бәйгеләрдә җиңүче, актив каләм чарлаган укучыларның язмалары, рәсемнәре урын алачак.
Ә очрашуларга килгәндә, без барыбыз да канәгать калдык. Өйләренә кайткач, балалар әти-әниләрен газетага язылырга күндерә алдылармы икән? Монысы берничә атнадан билгеле булачак. Безнең халык гомер-гомергә укырга, иҗат итәргә яраткан. Димәк, әти-әниләр дә балаларының укырга, иҗат итәргә омтылышларына каршы килмәсләр, 2015 елда да “Яңарыш” газетасы белән бергә калырлар, дип ышанабыз. Мәктәп укучылары белән аралашырга, очрашырга мөмкинлек тудырган Әгерҗе район мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина һәм методист Миләүшә Шәйхетдиновага, безне кунакчыл каршы алган мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Рилия Закирова.