Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Матбугатка язылу — 2013
21.12.2012

Матбугатка язылу — 2013

“Яңарыш”ның 22 ноябрь санында рәссамыбыз Әхәт Фаррахов ясаган рәсемгә конкурс игълан иткән идек. Төрле төбәкләрдән рифмалаштырып язылган дистәләрчә хатлар алдык. Газетабызга игътибарлы булуыгыз, 2013 ел өчен язылу барган чорда битараф калмыйча безнең белән бергә булуыгыз шатландыра. Бу гади генә шигъри юллар түгел, алар рәсемдә автор әйтергә теләгән фикернең асылын һәм шәкел-рәвешен табып язылганнар. Бу – йөрәк аша үткәрелгән, газетабызның киләчәге өчен борчылу. Алар эчтәлек җәһәтеннән дә кабатламый диярлек. Газетаның 52нче санында конкурска йомгак ясалачак. Кайчан язылуына, басылуына, күләменә дә карамастан, шигырьнең эчтәлегенә, ягъни төп теманы чагылдыруына һәм авторның рифмалаштыру осталыгына карап бәя биреләчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

 

Киңәш
Тормыш диңгезенең аръягыннан
Күпләр коткаручы көтеп ята.
Су өстендә калган куянны күк,
Аларны да диңгез төбе тарта.

Җан кыйбатмы, әллә малың микән
Соңгы өмет белән яшәп яткан чакта?
Адәм улы, синең рухи байлык
Төшеп калды икән кайсы чатта?

Мәгърур кеше, син бит үзең бүген
Мохтаҗ ак сакаллы карт сүзенә.
Үз йөземне саклап калыйм, дисәң,
Утыр “Яңарыш”ның көймәсенә!

Гөлназ Яппарова, Мәдъяр-Чаллы

 

Аллаһ боерса…

“Яңарыш”ны үз итәрләр
Барда төбәгендә дә.
Күңелләргә илһам салыр,
Хуш килер һәркемгә дә.

Мазай бабай – уңган бабай,
Чулманны ул тиз кичәр.
Аллаһ боерса, яңа елда
Бардага килеп җитәр.

Ишкәкләрне ишкән чакта
Кулларың каерылмасын.
Гомерле булсын “Яңарыш”
Дуслардан аерылмасын.

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре

 

Куяннар да “Яңарыш”лы

Әхәт Фаррах – Мазай булган,
Куяннарны ул барлый.
“Яңарыш”ка куяннарның
Ышанычларын яулый.

Билетсыз юлчы — куянны
Әллә шуклык аздырган,
Ә көймәдәге куяннар
“Яңарыш”ны яздырган.

***

“Яңарыш”сыз яшәп булмый,
Әйтмим шаярып, көлеп.
Һәр атна кич көтеп алам
Якын туганым кебек.

Газетаны мин алдырам
Туган көненнән башлап.
Башка газетка язылмыйм,
“Яңарыш”ымны ташлап.

“Яңарыш”ыма язылам
Һәрвакыт бер елга мин.
Милләт диңгезенә аккан
Гүя бер киң елга мин.

Фәнүрә Нәбиева, Сигаево авылы

 

Утрауда

“Маңкортлык” дигән утрауда
“Әсир” калган татарлар.
Коткаручылар булмаса,
Рухи ачлыктан интегеп,
Мәңге шунда ятарлар.

“Яңарыш” дигән көймәдә
Йөзеп килгән Мазай карт.
Татарлыкны югалтмаска,
Телне-динне онытмаска,
Коткарырга — шундый шарт.

Маңкортлык җиреннән кайткан
Татар кемнән ни көтәр?
Куяндай куркак булмаска,
Татарның данын җуймаска
“Яңарыш” ярдәм итәр!

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре

 

Куяннардан калмаска

Куянкайлар җыелышты
Кырларда озак йөреп.
Балчык, үлән, яфраклардан
Аргачтын оя үреп.

Тыпырдатып аякларын
Яр буена килделәр.
“Мазай бабай, көймәң белән
Яр буена кил”, — диләр.

Мазай бабай кул болгады:
“Куяннар, кая барыш?
Бер куян шунда кычкырды
Безгә кирәк “Яңарыш”.

Мазай бабай – бик җор бабай
Тормады озак уйлап,
Куяннарны утыртты да
Китте ул елга буйлап.

“Яңарыш”ны мактый торгач,
Әллә артык куанды,
Түмгәк өстенә сикерде,
Күрми калдык куянны.

Ни булып бетәр иде бу,
Әйтә алмыйм төгәл генә.
Ике секунд үтте микән
Куян көймәгә менә.

Кысты да бер кылый күзен
Басты Мазай янына.
“Яңарыш”ны яздырам”, — ди,
Бераз килгәч аңына.

Мазай куянны мактады:
“Бик яхшы сикерәсең,
“Яңарыш”ка язылганга
Һич кенә үкенмәссең.

Ярты Рәсәйгә таралган
Бу газетаның даны.
Аны укыгач артачак
Куяннарның да аңы”.

Нечкә билле, кыйгач кашлы
Куян кызы сүз алды:
“Яңарыш”ка язылырга
Вакыт  бик тә аз калды.

Декабрьдә ике атна,
Гыйнвар, февраль – яз алды,
Ун көн вакыт калып килә,
Ай-һай, дуслар, аз калды”.

Куян кызы кулын сузды
Кылый куян егеткә.
Барча куяннар чаптылар
Шунда почта бүлеккә.

Минем үземнең дә исәп
Куяннардан калмаска.
Конкурста җиңеп чыгып,
Нигә бүләк алмаска?!

Әнисә Баһавиева, Ижау шәһәре

 

Бүләк бирәсе килә

Кая бара бу куяннар?
Шуны беләсе килә.
“Яңарыш”лы булганына
Бүләк бирәсе килә.

Түмгәктәге куян малай
Саташкан ул – исергән.
“Яңарыш”ка язылмаса,
Мәхрүм кала кишердән.

Булмас, димә, булырлык эш,
Безнең татар булдырыр.
Урмандагы бар куянны
“Яңарыш”ка яздырыр.

***

Дулкыннар аша эндәшә
Түбәтәйле карт Мазай:
“Бүре ашар ялгыз калсаң,
Әйдә, куян, залезай.

“Яңарыш”ка язылганнар
Әнә күр син бер көймә.
Мыегыңны бер сыпыр да
Акчаларыңны көйлә”.

Күп кешеләргә ярдәмгә
Ашыга бер “Яңарыш”.
Языл син дә, куян булма,
Үзгәреп китәр тормыш.

Татар уйлан инде, уян,
Милләтең өчен уйлан.
“Яңарыш” белән яңар син,
Һич булма куркак куян.

Автордан: Гаепләмәгез,
Шигырь булмас хатасыз.
Бәлки бүләкле дә булыр
Кадрия апагыз.

Кадрия Хисаметдинова, Ижау шәһәре

 

Фикерем шул…

Әхәт Фаррахов рәсеме
Ай-яй булды бик зәһәр.
Мазай бабай, куяннарны
Укыды авыл, шәһәр.

Мин үзем бу шигырьләрне
Укыдым иртән, кичтән.
Кызыгы бар, бар кызуы
Чыккандай кызу мичтән.

Фикерем шул: “Яңарыш»ка
Язылсын бүре, төлке.
Аю, керпе язылмаса,
Ай-яй булыр бик көлке.

Атлар, этләр дә язылсын,
Балыклар, барлык кошлар.
Шул вакытта буран булмас,
Җылырак килер кышлар.

Венер Садыйков, Ижау шәһәре