Маркин урамында тротуар барлыкка килде
Ижауның Маркин урамында 2,36 км озынлыктагы юл “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында ремонтланды. Биредә 2 кат өр-яңа асфальт түшәлде һәм җәяүлеләр өчен тротуар барлыкка килде. “Мин Маркин урамында озак еллар яшим. Безнең урамда җәяүлеләр өчен тротуарлар юк иде. Күз алдыгызга китерәсезме: өйдән чыгу белән машина йөри торган юлга басасың. Миңа хәтта бервакыт юлдан өйгә кайткан өчен, штраф та салдылар. Ә мин ничек өйгә кайтырга тиеш идем?! Ә хәзер сукмакны бик яхшы итеп ясадылар. Барыбыз да канәгать”, – ди Роман Неволин.
Пастухов урамының да 1,78 км озынлыктагы өлешендә юл катламы алышынды, тротуарлар рәтләнде.
Юлчыларның эшләрен кабул итү комиссиясе ике урамга да уңай бәя бирде.
Милли проект кысаларында бүгенге көндә Ижауда 23 объектның 17сендә эш төгәлләнде. 5 объект кабул итү комиссиясен көтсә, 1 объектта әле төзекләндерү эшләре дәвам итә.