Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Марат Әминов — чемпион
17.05.2017

Марат Әминов — чемпион

Пауэрлифтинг белән шө­гыль­ләнүче мил­ләт­тәшебез, Ижау егете Марат Әминов турында моннан берничә ел элек язганыбыз бар иде инде. Әлеге спорт төренә ул 2009 елны килә. Башта үзе өчен дип кенә тырышса, сәләтле егетне “Динамо” спорт сараенда тренер Николай Хлапынев күреп ала. Ул Марат белән махсус шөгыльләнә башлый. 16 яшендә үк ул спорт мастеры кандидаты исеменә лаек була. 2013 елда яшүсмерләр арасында Европа беренчелегендә җиңү яулый. Бүгенге көндә Омск шәһәрендә Себер дәүләт Физик культура һәм спорт университетына белем ала. Тренеры Станислав Матук.
Марат белән беренче тапкыр очрашканда Николай Хлапынев: ­­“Яшьләй шундый күрсәткечләргә ирешүчеләр Россиядә бик аз”, — дип сөйләгән иде. Маратта чын спортчыларга гына хас сыйфатлар тупланган. Югары үрләр яуларга аңа тырышлыгы, үҗәтлеге, усаллыгы ярдәм итә икән. Быел спортчы егет бер-бер артлы җиңүләр яулады. Февраль аенда халыкара класста спорт мастеры нормативларын башкара һәм яшүсмерләр арасында Россия беренчелеген яулый. “Ниһаять, мин ничә еллар дәвамында куйган тырышлыгымның нәтиҗәсен күрдем, максатыма ирештем”, — ди Марат. Ә 9нчы май көнне Испаниянең Малага шәһәрендә узган Европа Чемпионаты һәм беренчелегендә җиңү яулап, илебезгә алтын медаль алып кайта. “Минем өчен пауэрлифтинг спорт кына түгел. Ул минем тормышым, мин авырлыктан курыкмыйм”, — ди 300 килограммнан да авыррак штангалар күтәрүче Марат Әминов. Яшь спортчыга уңышлар телибез!