Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


15.05.2014

Мамонт мөгезе

Яз көне Алнашның мә­дә­ният сараенда Ижау шә­һәреннән милли оешма рәисләре,”Асылъяр” ансамбле чыгыш ясап, күңелләребезне җилкетеп җибәрделәр. Әлеге чарадан соң, тормышымда юлыккан бер вакыйга турында хатирәләремне газета укучылар белән уртаклашу теләге дә уянды.
…Күп еллар элек матур җәй көнендә мин авылга картларга утын әзерләргә кайттым. Авыл белән янәшә урында зур тирән чокыр кырында корыган агачлар ята. Мин аларны ат арбасына төядем. Шул вакытта сай гына су эчендә бер утын кисәгенә күзем төштем. Аны күтәреп арбага салмакчы идем, авырлыгына аптырап киттем. Аны арбага салып, ишек алдына алып кайтып бушаттым. Шул чагында бабай: “Миңа бит утын кирәк, ә син ниндидер чүп алып кайткансың”, — дип, миңа ризасызлыгын белдерде. Без аның белән бергә ул “чүпне” күтәреп, сарай артына чыгарып аттык. Ә мин уйга калдым. Ни өчен бик авыр? Аңа балта да керми. Нәрсә эшләргә? Зубило һәм чүкеч белән суккалый торгач, бер кырыеннан юка чыра кебек кисәк ярылып чыкты. Ул шундый матур, көмеш кебек ялтырый. Күп уйлап тормадым. Ул вакытта Түбән Камада яши идем. Почтага кереп, бандероль итеп, аны Мәскәүнең геологоразведка үзәгенә юлладым. Ике атнадан мин хат алдым. Ул хатта: “Бандероль өчен зур рәхмәт. Ул табышыгыз — мамонт мөгезе. Әмма финанс яктан кыенлык сәбәпле, сезнең якка чыга алмыйбыз”, — дип язылган иде. Кызганыч, мамонт мөгезе бүгенге көндә дә шул чокырда ята.

Фәим Батыршин,
Алнаш авылы.