Малайлы тормыш (хикәя)
Хәтирә карчык йокысыннан гадәттәгедән соңрак уянды. Бөтен тәне авырып тора. Кичтән дә йокыга китә алмый борсаланып ятты. Төнге берләрдән соң гына изрәп китте. Мич артында өзлексез сайраган ялгыз чикерткә тавышына тыны кысылып уянганда, өй эче таң яктысы белән тулган иде инде. Күрше Галимулланың төпчек улы яңа йорт салып, югары урамга башка чыкты, кичә Коръән ашына Хәтирә карчыкны да чакырганнар иде. Әнисе Галимә белән ахирәт дуслар булып яшәделәр, берсенең серен икенчесе белеп торды, яккан мунчаларыннан, тансык аш-суларыннан калдырмадылар, рәхмәт төшкерләре.
И-и ул яңа өйләрнең зурлыгы, матурлыгы. Хәйран калып бүлмәдән бүлмәгә узды, җиһазларын тотып-тотып карады Хәтирә. Ахирәтенә дә аерым бүлмә, затлы урын-җир көйләгәннәр. Суы агып тора торган юыну бүлмәләренә кадәр бар. Тәрәзәләре биек, якты, ярты авыл уч төбендә инде менә. «Малайлы кеше губернатор» дип юкка әйтмәгән шул борынгылар.
Аштан соң кайткач Хәтирәнең үз өе кичерәеп, мескенләнеп калгандай булды. Иртән күзен ачкач та тагын бер кат Галимәләрдә күргәннәрен, сөйләшкәннәрен хәтереннән кичерде. Әбисенең уянып та тормый ятуына гаҗәпләнгән бердәнбер дусты Мырауҗан бераз киерелеп торганнан соң сикереп ятагына менде дә, борыны белән әбисенең аякларына ышкынып, иркәләнәсе итте.
— Мырауҗанкаем, әбиең ялкауландымы, картаеп киттеме шунда, — диде Хәтирә карчык. Элегрәк иртәнге намаздан соң ятуны бөтенләй сөйми иде бит ул. Мал-туар арасына кайнашырга чыккан җирдә, берсе артыннан берсе тезелеп торган эшләрнең һәммәсен җиренә җиткереп, терлек-туарны көтүгә куып кергәч, иркенләп иртәнге чәен эчә иде. Хәзер песиеннән башка берәү дә калмады шул…
Мырауҗан, нинди хәл инде бу дигәндәй, кабат ятагына сикереп менде.
— Әй балакаем, сиңа сөт кирәктер әле. Хәзер алып керәм. Рәхмәт төшкере, Гөлгенә апаң китереп киткәндер. Сеңлесенең кызының кызы Гөлгенә көн саен иртән бикле капка астыннан гына керә дә, сөт банкасын эчке өйалдына этеп куеп, мәктәбенә чаба.
Капка ачарга чыккан җиреннән Хәтирә карчык өсте ак чүпрәк белән ябып бәйләнгән банка белән сөт күтәреп керде. Юынып алды, бисмилла әйтеп чәйнегенә су салды да, кайнатырга куйды. Аннан агач кашыктан песи савытына сөт салды.
Ялгызлыгы белән килешеп, күрше — күләннең ярдәмен тоеп, яшәлгән дә яшәлгән инде. Соңгы елларда каралты — куралары да тузды, күршеләре аларны сүтеп, утын итеп өеп чыктылар.
Хәтирә урындык алып тәрәзә каршына якынрак килеп утырды һәм урамны күзәтә башлады. Песие 2-3 кенә тапкыр сөтне ялады да, әбисеннән күрмәкче, тәрәзә төбенә җайлап утырды. Бер урамга, бер Хәтирә карчыкка карап алды һәм битен юа башлады. Алгы аякларын теле белән ялап ала да, колак артларыннан ук үрелеп-үрелеп сыйпый.
— Мырауҗанкаем, кемне чакырасың кунакка, бик ераклардан ахры? Әллә абыеңны чакырасыңмы, балакаем? Ходай насыйп итеп кайтып килсә…
Миңнехарисының суга төшкәндәй югалуына да 25 ел вакыт узып киткән инде. Кеше булсын, шәһәр күрсен дип чыгарып җибәргән иде ул бердәнберен. Әтисе үлеп киткәч, иркәрәк тә үстеме соң. «Әни, авылда үзең беләсең юньле эш юк, шәһәргә китим булмаса», — дигәненә каршы төшә алмады шул Хәтирә, яшьтәшләренә ияртте.
Ялгызы гына яшәп, ялгызы гына уйланып, ялгызы гына сөйләшкәләп йөрергә күнекте инде Хәтирә карчык. Баштагы елларны улы хат-хәбәрен җибәреп торды. Үзе дә ай саен кайтып, итен-маен тутырып китә иде. Еллар үтте, кайтулар сирәгәйде, хат-хәбәрләр туктады. Ярар тормышы көйләнгәндер, улым шәһәргә ияләнгәндер, дип юанды Хәтирә карчык. Әй ул Миңнехарисын көткән еллар, айлар, көннәр чуты, ана хәтереннән аны уйламаган көне, сәгате булды микән шушы 25 ел гомер эчендә. Аның белән киткән яшьтәшләре улы турында бер кәлимә сүз әйтмәделәр. Ялгызлыгы белән килешеп гомер кичерде дисәң дә, барсын да кешегә чыгарып булмый шул. «Малайлылар — диңгез кичә», — диләр бит. Әнә Галимә ахирәтенең малае хан сараена торырлык йорт өлгерткән.
Чәй кайнап чыкты. Хәтирә карчык хәергә керткән чәйләрнең кайсы затлырак микән дип, яңа капны ачып чәй пешерде. Түрдәге тәрәзә буена куйган өстәлгә кичә кунактан биреп җибәргән тәм-томны тезде, сөт алып килде. Сөтле чәйгә ияләнеп китте әле ул соңгы вакытта. Куе чәйгә сөт кушып эчсә, йөрәге киңәеп, тәне җиңеләеп китә. Тәрәзәгә карый-карый дөнья хәлләрен күзәтеп, озаклап, тәмләп чәй эчәргә ярата ул. Әнә урам як бакчасында шомырты да өлгереп килә икән инде. Гомер уза шул, әле генә җәйгә кергәннәр иде. Болынга кибән керсә, көзгә авышу инде ул. Ходай хәерле көзләр, хәерле кышлар бирсен иде, йа Раббым.
Өй эче тын. Теге иләмсез чикерткә тавышы да ишетелми башлады. Чәй чынаягын этеп куеп озаклап дога кылды Хәтирә. Татлы-тәмле ризыклар белән хушландыручы Ходай Тәгаләгә меңнән-мең шөкерен белдерде. «Төрлесен күрдек инде, шушы муллыктан аерма Ходаем, бәндәләргә тәүфыйк бир», — дип кузгаласы итте. Шул вакыт тәрәзә каршындагы алгы як бакчаның коймаларына ышкынып диярлек бер ир-ат үтте.
— Ул! Бу юлы хәтерем ялгышмый, бу ул! Улым, балакаем, Миңнехарисым!
Хәтирә карчык кабаланып, сөртенеп урыныннан торды, җитез адымнар белән килеп ишек яңагына тотынды. Юк, сабыр итим, улымны өемдә каршы алыйм. Вакыт бик озак узгандай тоелды. Узгынчы гына булды микәнни? Ник керми инде! Ниһаят ишек ачылды, ашыкмый гына йортка узган ир, шулай тиеш дигән кыяфәт белән, «Исәннәрмесез!» — диде.
— Балакаем! Исән-имин күрешүләр насыйп булды бит, Ходайның рәхмәте, — дип улын кочаклап ук алды да, үксеп-үксеп елый башлады Хәтирә. Күпме еллар хәбәре булмаган улын беркайчан да күрә алмам дигән хәвеф, күз яшьләре булып акты да акты. Бармак очлары белән сөртеп алмакчы итте Хәтирә, әмма сөртмәде. Коры хистән яшьле хис кадерлерәк кебек тоелды аңа.
Хәтирә кинәт кенә айнып киткәндәй булды, як-ягына каранып алды.
— Әй балакаем, Миңнехарисым! Нишләп сине ишек катында тотам, әйдә өстәл янына утыр, әле яңа гына чәйдән кузгалдым, сиңа да ясап бирәм, — дип чынаякка чәй салды.
Харис артык сүз әйтми генә өстәл янына килде, әнисе ясаган чәйне читкә этеп, ярты каплы чәйне олы бокалга бушатты да кайнар су агызды. Хәтирә карчык хәзинәдә барын өстәлгә тезә барды. Суыткычтан май, чикләвек хәлвәсе, кайнатма алып килде. Тагы ниләр белән генә сыйлыйсы соң кадерле кунагын? Элекке елларда казлар каклап, сары майлар, баллар хәстәрләп көтә иде, юк шул кайтып сыйланырга насыйп булмады.
— Менә шулай яшәп ятам инде, улым…
Мал-туар асраган чак булсамы?! Эремчек шәңгәсе ярата иде бит балакае. Эремчек шәңгәсе пешерер иде, тавык суйдырыр иде. Суыткычта ите бар аның. Күрше — күлән мал суйганда өлеш чыгара, хәер итеп тә кертәләр, юнь генә бәягә сатып та бирәләр.
И-и гомерләр, Миңнехарисыма да тиздән илле яшь туладыр инде. Читтә дә еллар агымы туктап тормагандыр шул. Чигә чәчләренә чал кергән, гәүдәгә тәбәнәкләнеп, юкарып калгандай булган. Ходай кушып, исән-иминлеген генә бирсен, тәрбия кылырга әнисе бар. Көн дә авыл ризыклары белән сыйлар, Аллаһ боерса.
— Булды бу, ятып алсаң да була, — диде Харис куе чәй утырган бокалны читкә этеп.
— Ят балакаем, ятып ял ит…
Түр караваттан тотмый торган мендәр-ястыкларын җәеп урын салды Хәтирә. Улы яту белән йокыга да китте.
Көннәр уза торды. Харис эш-фәлән дип сүз чыгармады. Колхозны бетергәннәр, күп механизатор, терлекчеләр дә эшсез. Алай да терлек фермасы исән әле. Игенчеләр иген чәчәләр, урып-җыялар икән.
Харис янына хәл белешергә дип шешә кыстырып килүчеләр күбәйде. Күрешеп бакчада утыралар, утыралар да, кунак ашы кара-каршы диеп, Харис кибеткә чыга. Хәтирә карчык акчасына алган шешәләр саны күпкә китә башлады. Үлемтеккә дип бөртекләп җыйган «мая» да кими торды.
Харисның хуҗалык эшенә кушылуын теләп:
— Әллә улым бер-бер мал-туар алабызмы, — дип бер көнне сүз кузгалтты әни кеше. — Син кайттың, көз көне Аллаһ боерса, үзебезнең ихатада мал суярбыз. Ул үз итеңне эшкәртүнең файдасы. Итеннән башка да күпме ризыклы буласың бит, үпкәсе-бавыры, эч мае, йөрәге, эчәгесенә кадәр тансык. Хәтирәнең күңеленнән күптән уйлаган уе иде бу. Мал азыгы дип үзенә эш юньләтер, йортка, ихатага игътибар итәр, дөнья көтә башлар дип фикер йөртте ана.
Ниятең булгач Ходай уң итә икән, улы беркөн күрше авылдан яшь үгез җитәкләп кайтты. Ярый абзарны сүттермәгәнмен, дип сөенде Хәтирә карчык.
Көннәр үтте. Хәтирәнең каплы чәйләре бетеп китте. Бик куе итеп эчәргә ярата шул улы, нишләтәсең. Үгезгә печән, он юньләтү дә Хәтирә карчыкның пенсия акчасыннан тотылды. Әле ярый иртә-кич ризыкны бергәләп салалар, кичкә таба аек көне генә сирәк була Харисның. Сыртлары йомарлана башлаган үгез усаллана бара…
Беркөнне Галимәнең төпчеген, бүлекчәнең бригадирын күреп, ипләп кенә сүз башлады Хәтирә:
— Миңнехарис абыеңа бер-бер эш тап инде син, энем. Эш белән аралап алыйк инде шул исерекләрдән, — диде ул.
Бригадир тәкъдим иткән эшләр ошап бетмәсә дә ризалыгын бирде Харис, берничә көннән көзге чәчүгә чыкты. Көн дә иртән азыгын, чәен эзерләп сумкасына тутырып, кулына тоттырды әнисе. Күзләрен кыса төшеп, күрә алганчы улының артыннан карап калды.
— Әй улым! «Кирәк тирәкне ега» дигәндәй, эшкә йөрсәң саламы, печәне, малга сибәргә ашлыгы да була инде аның, — дип, көйләп-чөйләп озатты ана улын. Менә шулай ныклап эшли башласа яңа капка ясатырлар, урам яктагы коймаларны алыштырырлар, терәү белән генә аумый торалар бит. Малайлы тормыш бөтенләй икенче булыр, Аллаһ боерса. Аннан өйгә дә чират җитәр. Зур тәрәзәле итәрбез, бүлмәләре дә күп булыр, дип фикер йөртте Хәтирә.
Көннәр үтте. Чәчүләр дә бетеп килә. Көне буе явып торган яңгыр, көзнең ямен җибәрде, кулдан эшне төшерде, кәефне бозды. Хәтирә кабасын алып 2-3 кенә буй сузды да, орчыгын кабасына кыстырып алып ук куйды. Озаклап тышны, урамны күзәтте. Иртән торып тышка чыккач, аларның турыннан гына каңгылдап узган козгын тавышы тынычлыгын алдымы, эче пошты. Юмаган йон йомгагын алып биш энәгә күзләр җыйды. Әнисе мәрхүмә шулай бәйләп кабат тәгәрәтә-тәгәрәтә юа, керен чыгара, сырлы тактага салып баса иде. Калын да, җылы да була. Миңнехарисына җылы оекбаш бәйләп кигертер, Аллаһ боерса. Ул инәләрен суырып алып йомгакны чорнап куйды.
Йорт каршына кинәт килеп туктаган йөк машинасыннан бригадир сикереп төште дә, туры Хәтирәләргә таба килә башлады. Әкрен генә ишекне ачып өйгә узды.
— Ни, Хәтирә апа, нәрсә дияргә дә белмим, Харис абый…
— Үлдемени?!
— Әйе… Зернотокта тулы шешә тапкан да аракы диеп эчеп җибәргән. Агуы бик көчле булган диде табиб…
Хәтирә карчыкның аяк буыннары йомшады, хәле китеп яндагы ятакка сөялде. Тирән итеп сулыш алды.
— Күркәм сабырлыклар бир Аллаһ. Күрәселәрне күрми, гүргә кереп булмый икән. Балакаемның кайтуы да саташумы — төш кенә булды. Тышкы сыны гына әйләнеп кайтты. Җаны әллә кайларда, чит җирләрдә адашып калган иде бит. Күпме тырышсам да үсмер чактагы Миңнехарисымның бер генә таныш чалымын да таба алмый тилмердем. Үз кулларым белән туган туфракларга салырга насыйп иттең Аллаһ, чит-ят җиргә иңдермәдең. Йа Раббым, сабырлыклар бир…
Рәмзия Җиһангәрәева, Кичкетаң авылы