Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Макулатура тапшырып, кино төшерәләр
13.06.2018

Макулатура тапшырып, кино төшерәләр

Июнь аенда Ижау шәһәре кино төшерү мәйданчыгына әверелде, ягъни башкалабызның иң матур урыннарында кыска метражлы балалар фильмы төшерелде. Удмуртиядә «Россия мәктәпләрендә — кинодәресләр» исемле яңа проект тормышка ашырыла башлады.
Әлеге эшне башкаруга рес­публиканың йөздән артык мәктәпләре үз өлешен керткән, ягъни фильм төшерүгә акчаны нәкъ менә укучылар тапкан. Фильмның бюджеты – бер миллион сумны тәшкил итә. Бүгенге көндә республика укучылары макулатура тапшырып 600 мең сум акча эшләгән, калган сумманы көз көне туплаячаклар.
«Россия мәктәпләрендә кино­дәресләр» исемле яңа проект ниге­зендә, һәр төбәктә әхлакый кыс­ка метражлы балалар фильмы төшереләчәк һәм аларны укучы­ларга класс сәгать­ләрендә күр­­сәтәчәкләр.
«Без дөреслек төшенчәсен сайладык. Шул ук вакытта Удмуртиянең П.И. Чайковский туган җир булуын ассызыкларга теләдек», — ди республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Наталия Гуща.
«Минем бию» исемле фильмны төшерү өстендә Санкт-Петербургтан килгән иҗат төркеме шөгыльләнә. Режиссер Елена Дубровскаяның сүзләренә караганда, алар Удмуртияне башка регионнарда яшәүче балаларга Калашников автоматының туган җире дип түгел, ә матурлык хакимлек иткән төбәк буларак танытырга ниятли. Балет темасы да шуның өчен сайланган.

Фильмда ике кызның дуслыгы, аларның кечкенәдән бию белән шөгыльләнеп, танылган артист дәрәҗәсенә ирешүләре тасвирлана. Тормышта нинди генә хаталар кылсаң да, аларны төзәтергә мөмкин – әлеге фильмның төп идеясе.
«Артистларны сайлап алу җиңел булмады. Безгә «янып торган» күзләр кирәк иде. Кастингта биш йөзләп балалар катнашты», — диләр оештыручылар.
Фильмда төп рольләрне Ижау балет студиясендә шөгыльләнүче 4-5 яшьлек ике кыз башкара. 12-13 яшьлек геройларның берсен Санкт-Петербургтан килгән кыз уйный. Әни, дәү әни, укытучы рольләре Удмурт дәүләт милли театр артистларына бирелгән.
Оештыручылар биюче кызлар турындагы фильмны сентябрь аенда карап булачак, дип ышандыра. Удмуртия әлеге акциядә катнашкан унтугызынчы регион булып тора.

Альбина Шәйхетдинова, Ижау шәһәре.