Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Мактаулы милләттәшебез
31.10.2013

Мактаулы милләттәшебез

«Мактаулы гражданин» исеме матур традиция буенча Можгада шәһәр көнендә бирелә. Кандидатның әлеге исемгә лаек булу-булмау мәсьәләсе депутатлар, шәһәр җитәкчеләре тарафыннан карала.

Шуны әйтеп үтәсе килә: бүгенге көндә бу мактаулы исемне йөрткән 20 кеше арасында 4се татар милләтеннән. Алар: Равил Мөхәммәт улы Кәримов, Раил Равил улы Муфтахов, Рәшит Наил улы Абашев һәм Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәнов. Барысы да Ватаныбызның лаеклы уллары — республикабыз һәм шәһәребез предприятие — оешмаларында дистә еллап хезмәт куючылар, уңышка ирешеп, Можга шәһәренең үсешенә зур өлеш кертүчеләр. Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәнов «Можга шәһәренең мактаулы гражданины» исеменә агымдагы елның августында лаек булды.

Милләттәшебез — шәһәр халкына яхшы таныш шәхес. 40 ел инде ул урман комбинаты предприятиесен җитәкли. Милләттәшебез эшләгән елларда предприятие үсә, даны ерак илләргә кадәр барып җитә. Бүгенге заманда да җитди конкуренция шарт­ларына бирешмичә, яшәвен, яңа үрләргә омтылуын дәвам итә. Көн саен биредә күпләгән төр җиһаз җитештерелеп, сатуга чыгарыла, заманча ысуллар, материаллар үзләштерелә.

Можга – Илгизәр Шәйхетдин улының икенче ватаны. Чыгышы белән үзе Кукмара районыннан. Бирегә 60нчы елларда килеп төпләнә, гаилә кора, балалары туа. Күп еллар милләттәшебез халык сайлавы буенча депутат вазифаларын да башкара, Лесокомбинат микрорайонының җәмәгатьчелек советын да җитәкли, халыкка тормыш-көнкүреш сорауларын хәл итәргә булыша. Кешеләргә ярдәм итү Илгизәр Хәсәновның канына сеңгән.

“Бер-береңә ярдәмләшеп яшәгәндә генә дөнья матур, яшәү күңелле”, — ди ул. Берничә ел Можга татарларының милли-мәдәни автономиясен дә җитәкли…

Илгизәр Шәйхетдин улы үз предприятиесенең киләчәгенә битараф булмаган кебек, гел үз нәсел-нәсәбе, милләте турында кайгыртып яши. Балаларыбыз, оныкларыбыз ана телен, гореф-гадәтләребезне онытмасын дип, иҗтимагый эшләрдә кайнап яши, шәһәр бәйрәмнәренә матди ярдәм дә күрсәтә.  Ә татар телендә узган бәйрәмнәребездә аның гармун сузып, оныгы белән җырлап җибәрүе – үзе бер матур күренеш.

Әйе, милләттәшебезнең шәһәребез, аның халкы өчен эшләгән эшләре эзсез түгел. Шуңа «Можга шәһәренең Мактаулы гражданины» исемен Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәнов горур йөртә ала.

Эльвира Насыйбуллина, Можга шәһәре