Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Максим Фәйзулин: “Яшьләр үзәге яшьләрне тартып торырга тиеш”
5.02.2020

Максим Фәйзулин: “Яшьләр үзәге яшьләрне тартып торырга тиеш”

Узган елның җәендә Удмуртиядә “Яшьләр үзәге” ачылды. Әлеге үзәк моңа кадәр республика күләмендә эш алып барган Республика Яшьләр һәм балалар хәрәкәтен үстерү үзәген, яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү үзәген, «Ватан патриоты» гражданнарга патриотик тәрбия бирү үзәген һәм «Яшь гаилә» үзәген берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Быел гыйнвар аенда “Яшьләр үзәге”нең директоры булып Максим Фәйзулин сайланды. Ул – Ижауда бәйрәмнәрне, корпоративларны иң оста алып баручыларның берсе. Аның белән беренче тапкыр “Татар кызы -2018” республика конкурсында танышкан идем. Җор телле, актив, заман белән бергә атлый, бик күп төрле проектларны тормышка ашыру теләге белән янып йөри ул. Максим белән үзе һәм Удмуртия яшьләре турында әңгәмә кордык.

 

— Максим, үзең белән кыскача таныштыр әле.

— Минем тамырларым Кырым татарларына барып тоташа. Карт бабам Рәис Кырымда мулла булган, репрессия вакытында сөргенгә сөрелгән. Нәселем белән бик горурланам. Үземә килгәндә, башта Ижау дәүләт техник университеты бакалавриатын, соңрак менеджмент һөнәре буенча магистратураны тәмамладым. 2011 елдан башлап Ижау Дәүләт техник университетында укудан тыш социаль эшләр буенча декан урынбасары булып эшләдем. 2017 елда проектларны тормышка ашыру һәм халыкара эшчәнлек буенча цифрлы икътисад институты директоры урынбасары булдым. Шул ук вакытта — бәйрәмнәр оештыру агентлыгы директоры да.

— Яшьләр үзәгенә ничек килдең?

— Күңелем белән тартылдым. Моңа кадәр дә Удмуртиядә яшьләр өчен төрле кызыклы проектларны тормышка ашырып килдем. Күбесе үземнең акчага, яки төрле грантлар хисабына оештырылды. Шуларның берсе – “Удмуртия заряжает”. Узган ел уздырылган әлеге иҗади фестиваль яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Шулай ук мин – “WorldSkills” берлеге белгече, остаз. 2017 елда “Эшмәкәрлек” юнәлеше буенча мин җитәкләгән команда Россиядә иң яхшы команда исемен яулады. Шуңа да, “Яшьләр үзәге”н җитәкләргә тәкъдим ителгәч, ризалаштым. Чөнки яшьләр белән эшләү теләгем дә зур, тәҗрибәм, осталыгым, белемем дә җитәрлек дип саныйм. Безнең үзәк тә, Удмуртия республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы да теләге булганнарга үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Безнең үзәк бик күп төрле юнәлештә эш алып бара: студентлар һәм мәктәп үзидарәсе эшчәнлеге, хәйрия акцияләре, патриотик тәрбия бирү, яшь гаиләләр белән эшләү, җәйге ялларда эшкә урнашырга ярдәм итү һ.б.

— Бүгенге замана яшьләре нинди алар?

— Замана яшьләрен 3 төркемгә бүләр идем. Беренчесе – актив яшьләр. Аларның кызык-лы фикерләре күп, республикада гына түгел, Удмуртиядән читтә дә төрле проектларны тормышка ашыру теләге белән яналар. Икенчесе – актив булырга теләгән, ләкин эшне нәрсәдән башларга, кайда барырга, кайда катнашырга белмәгән яшьләр. Безнең төп максат – аларга тиешле мәгълүматны җиткерү. Алай гына да түгел, мондый яшьләрне төрле чараларга тарту. Өченче төркем – бер чарада да катнашырга теләмәгән яшьләр. Андыйларда кызыксыну уяту – төп бурычыбыз.

— Яшьләр үзәген җитәкли башлагач, үз алдыңа нинди бурычлар куясың?

— Командабызның максатлары зурдан. Һәр юнәлеш буенча эш планы төзибез. Һәм ул эш планы кәгазьдә генә калмыйча, тормышка ашырылырга тиеш. Моның өчен рес­публика яшьләре безнең үзәкнең барлыгын белсеннәр, үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлекләрен күрсеннәр өчен тырышабыз. Безнең яңа проектларыбыз да бар. Тиздән алар турында мәгълүмат булачак һәм социаль челтәрләрдә куелачак. Тик мәгълүматны бирдек тә, бетте түгел. Яшьләрне кызыксындыру, шул чараларда катнашырга өндәү дә — безнең төп бурыч. Үзебезнең сайт та барлыкка киләчәк. Ә иң төп максатыбыз – яшьләрне тартып торучы һәм берләштерүче бер ныклы үзәккә әверелү.

— Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт!