Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Максим Горький, 41
18.03.2012

Максим Горький, 41

Әгерҗе шәһәрендә шундый исемдәге урам да шундый санлы йорт бар иде. Ул йорт күптән юк инде. Аның урынына хәзер күп катлы яңа йорт җиткерелгән. Бу, 41 саны төшкән йорт, тышкы яктан башка йортлардан әлләни аерылып тормаса да, ә эчке яктан?!.

Мин дә бу йортта әз яшәмәдем. Фатирда гына торсам да, ул миңа туган йортым кебек якын булып, гомерлеккә хәтеремә кереп калды. Чөнки мин биредә бик күп игелекле җанлы, киң күңелле кешеләрне очраттым, алардан яхшылыкка өйрәндем. Кемнәр генә яшәмәде: бәхетен югалтканнар, үзенең бәхетен тапмаганнар, ятимнәр, урамда фатирсыз калганнар… Берсен дә кире борып чыгармадылар, бер тиен дә акча алмадылар. Биредәге чисталык шаккатарлык иде. Тәмәке, аракының исе килү түгел, бу турыда сүз дә чыкканы булмады. Әбиләр, бабайлар җыелышып, мәчеттәге кебек намаз укыдылар. Йорт янындагы бакчада үскән алма, җиләк-җимеш кыш буена диярлек җитте. Миннән әлләни күп файда булмагандыр инде. Ни өчен дигәндә, бу йортта мин очларын сындырмаган пычак һәм кайчы калмагандыр, мөгаен. Шуларны сындыра-сындыра мин ясаган төрле-төрле уенчыкларны күреп, балалар гына түгел, өлкәннәр дә кызыксынып карыйлар иде, дип кенә үземне тынычландырам.

Сигезенче сыйныфта укыйм. Физика дәресендә электромагнитизм темасын узгач, шушы йортның ишегенә электр шалтыраткычы ясарга булдым. Бер кисәк такта, өч кадак, тартмадан куптарып алган калай кисәге, берничә метр тимерчыбык һәм башка кирәк-ярак таптым. Тирләп-пешеп ике көн ясадым, шалтыраткычымның беренче тавышы әле дә колагымда яңгырый.

Укытучымның: «Тимер утта кыздырганда киңәя, әмма аны күз белән генә күреп булмый», — дигән сүзләре башымнан чыкмый йөрде. Ә минем бик күрәсем килә. 17 тиенгә магазиннан батарея алып кайттым. Үзем ясаган җайланмага тимерчыбыкны тарттырып куйдым да, җылыта башладым. Кыздырган саен агачтан ясалган ук бер якка авыша башлады бит. Моны күреп ничек шатлануымны белсәгез иде, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр.

Бу йорттагы бер кеше дә бер-берсенә авыр сүз әйтмәде. Өлкәннәрнең һәрбер сүзе, киңәше җанга якын булып ишетелә, онытылмаслык булып башка кереп кала иде. Кара катыркадан ясалган радиодан дөнья хәбәрләрен, концертларны, спектакльләрне күмәкләшеп тыңлыйбыз да, рәхәтләнеп фикерләшәбез. Ул чакларда ишеткән Фәридә Кудашева, Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһаповның моңлы җырлары йөрәгемә тирән иңеп калган, әле дә колагымда ишетелә кебек.

Китапханәдән берәр яңа китап алып кайтсам, аны кычкырып укырга кушалар иде миңа. Һич онытасым юк, «Башмагым» спектаклен көлә-көлә укыганымны күреп, әбиләр, бабайлар, апалар минем яныма җыелдылар һәм кычкырып укуымны сорадылар. «Калганын иртәгә укып бетерермен», — дип туктап та караган идем, кая ул, таңга кадәр укыттылар, бүлмәделәр. Таң атканда гына миңа рәхмәтләрен әйтеп, бүлмәләренә таралыштылар. Хәзер инде күпләре бу дөньядан бакыйлыкка күчсәләр дә, алар исәннәрнең теленнән төшмиләр. Беренче урында — Лотфулла бабай. Ул бу йортта тормаса да, көн саен килде. Хәлләрне белеп, акыллы киңәшләре, матур итеп сөйләве белән яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә ушларын ала иде. Бик таләпчән, әмма кычкырып каты бәрелмәде, бер кешене дә үпкәләтмәде. Аның кызы Рабига апа күп яктан әтисенә охшаган: таләпчән, теле матур, йомшак, тәрбияви вакыйгаларны җанга иңеп калырдай итеп сөйли. Минем өчен ул әнием кебек булды. Ничек киенергә, өстәл артында ничек утырырга, ашарга, бәрәкәтле яшәргә өйрәтте. Рус телендә сөйләшергә дә ул өйрәтте мине.

Мәхмүдәттәй — йортның хуҗасы. Һәр эштә ару-талуны белмәде. «Эш рәтен белгән — ач булмас!», — дигән сүзләрен һич онытмыйм. Бер көнне аның белән сыер көтүенә чыктык. Тимер юл вокзалы янын дагы болынлыкта малларның үлән йолыкканнарын ул утырып күзәтә, мин йөреп торам. Кинәт кычкырып җибәрдем: «Мәхмүдәттәй, кара әле, йортлар тегеләйгә таба киттеләр бит?!» «Кайда?», — дип аптырап сорады ул. Аннан Ижау ягыннан килүче поездны шәйләп алды да: «Йортлар түгел, бу бит поезд бара», — дип көлеп җибәрде. Беркайчан да болай оялганым,  кызарганым булмагандыр, мөгаен. Малай кеше булып та шуны белмәгәч инде. Ә ул вакытта кем уйлаган, җиде елдан соң үзем дә поезд йөртүче булырмын дип.

Бу йортта яшәгәндә үткән һөнәр мәктәбе, ишеткән-белгәннәр күпләребезнең характеры формалашуда, гомумән, тормыш һәм хезмәт юлында әһәмиятле роль уйнамыйча калмагандыр. Һәр гаилә – үзе бер тарих. Әнием кебек якын күргән Рабига апаның кызлары Мөнзилә һәм Мөбдия апа бөтен хезмәтләрен балаларга математика укытуга багышладылар. Мөбдия апаның кызы Лилия дә математика укытучысы булды. Аның кызы Лия – медицина фәннәре кандидаты. Улы Вадим  имтихансыз Мәскәү дәүләт университетына чакырып алынды һәм «бик яхшы»га тәмамлады.

Максим Горький, 41дә менә шулай матур итеп яшәдек без. Эх, барлык йортларда да шундый итеп яшәсеннәр иде…

Вил Валишев, Тоба авылы