Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Максатына ирешә белә
9.08.2017

Максатына ирешә белә

12 август — физкультурачылар көне

Егетләр кечкенә чактан ук спорт белән шөгыльләнергә ярата. Тик балачак мавыгуын тормыш мәгънәсенә әверелдерергә һәркем дә булдыра алмый шул. Даниил Лекомцев кечкенәдән тренер булырга тели ул. 2013 елда ул ­Г. Ту­кай исемендәге татар гимназиясен тәмамлагач, ИжДТУның А.И. Тихонов исемендәге физик культура һәм спорт институтында белем ала. Хәзер исә Казанга магистратурага (бюджет урынына) укырга кергән. “Мин тормышымны спорттан башка күз алдына китерә алмыйм. Футбол, волейбол, шахмат уйнарга яратам. Тимераякта, велосипедта йөрим. Спорт ул – хәрәкәт! Яшьтәшләрем дә шулай сәламәт яшәү рәвеше белән мавыксыннар иде. Моның өчен балага кечкенә чактан ук спортның файдасы турында сөйләргә кирәк дип уйлыйм”, — ди Даниил.
Әле гимназиядә укыган чагында ук милләттәшебез төрле спорт бәйгеләрендә катнашкан. Район һәм шәһәр күләмендә призлы урыннар яулый. Төгәл фәннәр буенча да олимпидаларда җиңүләр яулый ул. Студент булгач та, яшьләр хәрәкәтендә актив катнаша. Сочида узган “Россия Олимпиадасының иртәгесе” икенче яшьләр спорт-белем бирү форумында катнашу бәхетенә дә ирешә. “Форумның программасы эчтәлекле булуы бик ошады. Монда кадет сыйныфларының кышкы җыеннары, яшь галимнәрнең конференциясе һәм яшьләрнең фәнни-техник иҗаты фестивале, яшь конструкторларның технопаркы кебек кызыклы чаралар узды. Без олимпиада уңаеннан төзелгән спорт объектлары белән таныштык, олимпиада чемпионнары һәм Россиянең атаклы спортчылары белән күрешеп аралаштык. Һәр регион үз проектын тәкъдим итте. Мин “Физик культура бүлеге студентларын белемнәрен артыруда нинди алымнар кулланырга тиеш?” дигән темага чыгыш ясадым. Ә безнең команда спорт ярышларында 3нче урынны яулады. Башка регионнардан килгән студентлар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу да файдалы булды”, — дип сөйләде ул.
Даниилның буш вакыты юк диярлек, әгәр дә инде ял итәргә мөмкинлеге булса, ул аны файдалы итеп уздыра. Китап укырга ярата, спорт программалары карый, футбол командаларының рейтингын күзәтеп бара.
Әнисе кебек үк укытучы һөнәрен сайлый. Балаларны бик ярата, алар белән уртак тел таба бе­лә. Бүген ул “Лидер” футбол мәк­тәбендә тренер-укытучы булып эшли. “Миңа эшем ошый. Мәктәпкә 3 яшьтән балаларны алалар. Төркемнәргә бүлеп, алар белән гомуми физик әзерлек узабыз, футбол уены кагыйдәләренә ти­рән­рәк төшендерәбез. Дәресләр вакытында холыкның формалашуына, командада эшләргә, бер-береңә ярдәм итәргә дә өйрәтәбез”, — дип, үз эше белән таныштырды ул. Мәктәп директоры Павел Груздев Даниил турында: “Җаваплы, үз максатына ирешә торган егет. Һәрвакыт көләч йөзле, күңеле шат аның. Ә бу сыйфатлар балалар белән эшләгәндә бик кирәк”, — дип, уңай фикерләрен белгертте. Хезмәттәше Ришат Миннибаев та аның турында мактап кына сөйләде: “Үз эшенең остасы ул. Әти-әниләр дә, балалар да бик ярата аны”.
Даниилның билгеләнгән максатлары күп әле. Үз хыялын тормышка ашыру өчен зур адымнар белән атлый. Казан шәһәрендә магистратураны тәмамлагач та, тренер булып эшләвен, балаларны спорт белән кызыксындыруны дәвам итәргә тели.

Эльмира Сюткина, Ижау шәһәре.