Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Максатчан Рөстәм
21.01.2016

Максатчан Рөстәм

Мин Рөстәм белән Сарапулда күптән түгел оешкан милли-мәдәни татар автономиясенең беренче утырышында таныштым. Һәрнәрсәгә үз фикере, үз карашы булган Рөстәм Сөләйманов кебек яшьләрнең шәһәребездә булуына күңел сөенә.

26 яшьлек Рөстәмнең әтисе Ромель (туу турындагы таныклыгына ялгыш язылган, дөресе — Рамил) мастер, әнисе Резедә шәфкать туташы булып эшли. Тумышлары белән Әгерҗе районы Иске Эсләк авылыннан. Рөстәм шәһәребезнең 18нче лицей-мәктәбен тәмамлый, Ижау дәүләт техник университетында югары белем ала. Студент елларында КВНнарда катнаша, поезд проводнигы булып эшли. 21 июньдә диплом яклый, 22 июньдә инде армиягә китеп бара. Ул Мирный шәһәренең “Плесецк” космодромында хезмәт итә. Хәзер исә “Сарапултеплоэнерго” оешмасында инженер булып эшли. Ел ярым элек параллель рәвештә шушы өлкәдә үзенең шәхси эшмәкәрлек эшен дә ачып җибәрә.
2014 елда Удмуртиядә узганэшмәкәрләр форумында катнаша. Шул ук елда җәй көне “Иман” яшьләренең өченче слетында да катнашып, татар яшьләре мохитенә кереп китә. “3 көн буе шәһәр читендә, табигать кочагында волейбол уйнап, төрле конкурсларда катнашып, баянга җырлап, дуслашып, туганлашып беттек. Татарстаннан да, Пермьнән дә яшьләр бар иде”, — дип, сагынып искә алды Рөстәм ул көннәрне. “Татар телендә чис­та, иркен сөйләшәсең. Каян өйрәндең?” — дигән соравыма: “9нчы сыйныфны тәмамлаганчы җәйге ялларымны авылда үткәрдем. Анда рус балалары да 2 атнада татарча сөйләшергә өйрәнделәр”, — дип җавап бирде Рөстәм горурланып. Авыл тора инде чишмә башында”, — дип уйлап куйдым.
Рөстәмгә җитдилек, игътибарлы караш, төгәллек, төптән җентекләп уйлау, фикер йөртү, проблеманы тамырыннан күрә белү, максатчанлык хас булуын кыска гына әңгәмәбез вакытында да аңладым мин.
Рөстәм, шәһәребездәге мил­ләтебез яшәеше турында фикерең ничек?
— Татарлар яшәгән һәр зур микрорайонда ешрак төрле милли чаралар үт­кәреп, мил­ләттәшләремне берләш­терәсе иде.
Ә яшьләрне татар теленә ничек өйрәтергә соң?
— Аның өчен татар теле курслары ачу мәҗбүри түгелдер дип уйлыйм мин. Мәсәлән, Ижауда инглиз телен өйрәнү клубы бер фатирда эшләп килә. Анда телне өйрәнергә теләге булганнар җыелып, ашарга әзерлиләр, телевидение тапшырулары карыйлар, ә үзләре гел инглиз телендә аралашалар. Төп шарт — бары тик инглиз телендә генә сөйләшү. Татар телен дә шул система белән өйрәнергә була бит.
Сарапул татарлары тор­мышына тагын нинди үзгә­решләр кертергә кирәк дип уй­лыйсың?
— Минем фикерләр күп, әл­бәттә. Мәсәлән, татар тормышын тагын да җанландырып җибәрер өчен, татар концерты вакытында тамашачылар белән лотерея уйнатырга була. Моның өчен концерт билетына исем-фамилияңне һәм телефоныңны гына язып тапшырырга кирәк. Ә соңыннан оештыручылар шушы номерларга икенче тапкыр татар чараларына, концертларга чакырып: “Хөрмәтле милләттәшебез, концертка рәхим итегез!” — дип смс-хәбәр җибәрә ала. Бәйрәмнәр уңаеннан җирле халыкны газета аша иҗтимагый оешмалар исеменнән котлау да урынлы булачак. Милләттәшләребез иҗтимагый оешмаларның эшләгәнен белергә тиеш!
Рөстәмгә өендә әти-әнисенә укырга “Яңарыш” газетасының быелгы ике санын бирдем. “Бабам исән вакытта без “Яңарыш”ны ала идек. Мин аны сайттан укыйм”, — дип сөендерде. Әле үзен депутат буларак та сынап карарга җыена икән. Бу башлангычында да аңа уңышлар телисе килә.
Заманның чын татар егет­ләре менә шундый булсын иде! Афәрин, Рөстәм.

Асия Әхмәдиева,
Сарапул шәһәре.