Май ботканы бозмый

Май ботканы бозмый
90нчы елларда тулы булмаган гаиләләр арту, гаилә коручыларның яшьләре олыгаю, алга киткән илләрдә туучы балалар саны кимү, аерылышучыларның, баласыз гаиләләрнең күплеге, никахны законлы теркәмичә яшәүчеләрнең, ятимнәрнең артуы, яшь гаиләләрне, күп балалы гаиләләрне яклаучы программалар булмавы, абортларның саны арту дөнья җәмәгатьчелеген уйланырга мәҗбүр итә. Ниһаять, 1993 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы әлеге бәйрәмне игълан итә. Төрле илләрдә төрле проблема беренче планда торса да, Гаилә көнен билгеләп үтү иҗтимагый һәм шәхси тормышта, җәмгыятьтә гаиләнең мөһимлеге турында уйланырга этәрә, якын кешеләргә карата игътибарлы булырга өнди. Тагын шунысын да искә алып китми мөмкин түгел, Россиядә 8 июньдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак та билгеләп үтелә.
Бүгенге демографик һәм социаль-икътисади үзгәрешләр гаилә традицияләрен какшатты, рухи — әхлакый кыйммәтләрне киметте. Җәмгыятьтә ата – улны, ана кызны белми торган гаиләләр күпме? Мисал эзләп, ерак китәсе юк. Беренче телеканалдан баручы “Пусть говорят” тапшыруы “герой”ларына яки криминал яңалыклар тапшыруларына күз салу да җитә.
Гаилә — җәмгыятебезнең нигезе. Дәүләтебез көчле булсын дисәк, гаиләләрнең дә ныклыгы кирәк. Шуңа күрә дә гаилә көнен бер-бер артлы уздыру һич артык түгел. 26 майда Удмуртиядә беренче тапкыр Әбиләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Бу да гаиләдә буыннар бәйләнешен ныгытучы, балаларда өлкәннәргә игътибар һәм ихтирам, җаваплылык хисе тәрбияләүче бер бәйрәм булачак.