Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ләйсән Гыйльметдинова: «Мине Ижау шәһәре танытты!»
10.09.2015

Ләйсән Гыйльметдинова: «Мине Ижау шәһәре танытты!»

Соңгы елларда мәҗлесләрне, туйларны кафе-рестораннарда, тамадалар, артистлар дәшеп үткәрү модага керде. Бүгенге көндә алып баручы булып эшләүчеләр бихисап. Удмуртиядә, Әгерҗе районында Сабантуй бәйрәмнәрен, концертларны, туйларны, юбилейларны алып баручы Ләйсән Гыйльметдинованы белмәүчеләр сирәктер. Бүгенге көндә ул Казан шәһәрендә яши, аның белән алып баручы һөнәре турында әңгәмә корырга булдым.

Ләйсән, син — стажлы алып баручы. Бу эшкә ничек тартылдың?
— Иң беренче тапкыр шаһидә буларак абыем Рамил һәм Алсу апаның туен алып бардым. Шуннан соң мине Дамир абый Тазиевның җыр студиясенә чакырдылар. Сәнгать җитәкчесе Гүзәл Даутова белән бергә эшли башладык, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин аңа рәхмәтле.
— Осталардан мастер класс­лар аласыңмы?
— Һөнәри алып баручылар белән очрашу, киңәшләр сорау, тәҗрибә уртаклашу минем хыялым иде. Хыялым тормышка ашты! Мастер-классларда мин үзем өчен күп нәрсәләр ачтым, тәҗрибә тупладым. Казандагы алып баручылар белән без коллегалар да, дуслар да. Күптән түгел генә җыелышып, тәҗрибә уртаклаштык һәм ике ай саен очрашып торырга карар кылдык. Бу барыбыз өчен дә күңелле һәм файдалы булды.
— Ләйсән, бәлки Ижауда шундый очрашулар оештырырга кирәктер?
— Ижаудагы алып баручылар белән дә мондый очрашуны оеш­тырырга була. Чакырсагыз, мин рәхәтләнеп кайтам.
— Мөселман туйлары турында сөйләшик әле.
— Мөселман туе ике төрле була. Берсе кырыс: мәҗлес вакытында ирләр һәм хатын-кызлар төрле бүлмәләрдә утыра. Коръән укыйлар. Икенчесе — барысы да күрергә күнеккән туй, ләкин табында спиртлы эчемлекләр, хәрәм ашлар юк. Мондый мәҗлесләрдә биюләр яки җырлар булса да, алар тыйнаграк уза. Казанда никах туе киң таралган, ул көндез мулла киткәч була. Никах туе гадәти туйдан шунысы белән аерыла: алып баручылар озын итәкле, озын жиңле күлмәктән, яулыктан. Ул гадәти туй сыман 5әр сәгать түгел, 2-3 сәгать кенә бара.
Казан белән чагыштырганда, безнең як кунаклары, тамашачылары нәрсәсе белән аерыла? Казан ягы артистларга бай, анда халык таләпчән, диләр. Сиңа кайда эшләү җиңелрәк?
— Чыннан да, Ижау халкы гадирәк, ә Казан халкы таләпчәнрәк. Ләкин бер мәҗлес үткәргәннән соң шуны аңладым: татар кайда да татар инде ул. Хәзер миңа Ижау-Казан тамашачысы бертигез. Хөрмәт итәм, яратам аерма күрмим.
— Төрле җирдә эшләргә туры килгәч, төрле операторлар, җырчылар белән эшләргә туры киләме?
— Ижауда жырчы Гүзәл Гәрәева белән 10 елдан артык эшлибез. Бер-беребезне бик яхшы беләбез, эшләве җиңел. Ә Казанда тавыш операторы, ди­джей, җырчы, баянчы Альберт Галимул­лин, Айзат Шакиров белән эшлибез.
— Ардым, туктыйм бу эштән дигән фикер килгәне бармы?
— Үз эшемне бик яратам, Ришат Фазлыйәхмәтов жырлый бит әле «Яшәгән саен яшисе, яшисе килә» дип, ә минем эшләгән саен эшлисе килә! Көн туган саен башка яна идеяләр килә. Шуңа күрә рәхәтләнеп, тәмен тоеп, ләззәт алып эшлим мин.
— Бу елларда үткәргән мәҗ­лесләрнең саны күптер, еллар үткәч тә рәхмәт әйтүчеләр бармы?
— Әйе, Аллага шөкер еллар үткәч тә, мәҗлесләрен без алып барган хуҗалар, аларның кунак­лары белән очрашырга туры килсә, рәхмәт әйтәләр, күңелгә рәхәт мизгел ул. Аларның безне онытмаулары, рәхмәт әйтүләренә бик сөенәм. Әле еллар үткәч, тагын чакыралар. Мәҗлесләрен алып барган юбилярларга, туйларын алып барган матур парларга онытмаганнары, зурлаганнары өчен бик зур рәхмәт! Алда тагын очрашырга язсын!
Җырчы Илназ Фазлыевның җырына клип төшердегез, сценарий авторы кем иде? Клипта төшкән егет белән дә таныштырып үтсәгез иде.
— Илназның клибын төшерү күптәнге хыял иде. Ниһаять чынга ашты. “Барс медиа” егетләре: Дамир Барышев һәм Дамир Әхмәтгалиев белән сценарий яздык. Илназның туганы, шигырьләр язучы Фәнзил Галиевны ботаник роленә алдык. Соңгы елларда Сабантуй бәйрәмнәрендә ул Шүрәле, агроном рольләрен уйнады.
— Иҗат өлкәсендә алга таба планнарың? Тормыштагы хыя­лың?
— Илназ Фазлыевның, Люция Мусинаның концертларын әзерлисе бар. Җырчылар Рөстәм Закиров, Нәргиз Камалов, Фидаил Зарипов, Рөстәм Сәрвәровның “Аксу” студиясе белән эшлим. Хыялларым бик күп, әлегә сер булып калсын, әкренләп барысы да чынга ашсын дигән теләктә калам.
— Бүгенге көндә Татарстанда иң көчле алып баручылар дип кемнәрне саныйсың? Белүемчә, син белемең буенча журналист, бу һөнәр буенча эшләргә теләмисеңме?
— Бүгенге көндә Татарстанда көчле алып баручылар, дип Гөлназ Сәфәрова, Зәмирә Гәрә­ева, Булат Бәйрәмов, Айваз Садыровларны атар идем. Белемем буенча журналист булсам да, мәкаләләр язмыйм, ләкин радио, телевидение өчен эчтәлекле тапшырулар эшләр идем.
Гаиләдә ныклы тыл булмаса, эшкә чын күңелдән бирелеп булмый…
— Тормыш иптәшем Кәрим теш табибы булса да, сәнгатькә битараф кеше түгел. Ул — минем таянычым. Иң беренче аның белән киңәшәм, сценарийларны аңа укыйм, ул үз фикерен әйтә. Чаралар, концертлар үткәч, бергәләп нәтиҗә ясыйбыз. Аңа рәхмәтләрем чиксез.
— Мине алып баручы буларак, Ижау, Удмуртия танытты дип әйтә аласыңмы?
— Берсүзсез, алып баручы буларак, мин Ижауда тудым, үстем, Удмуртия мине танытты. Ижауда мине эшләргә өйрәткән укытучыларыма, остазларга, бергә эшләгән: Ирек Шәрипов, Гүзәл Даутова, Илфат Нурмөхәммәтов, Нурислам Хәмидуллин, Айдар һәм Ренат Гобәйдуллиннар, Ирек Мөхәммәтҗанов, Ренат Әшрәпов, Наталья Әхкәмиева, Резидә Миркасыймовага чын күңелдән зур рәхмәт! Аларга эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сау-сәламәт гомер итүләрен теләп калам! Гомумән, Ижау халкына чиксез рәхмәтле мин: кабул итте, үстерде, канат куеп очыртты.

Рәфилә Рәсүлева.