Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ләйсәнгә киртәләр юк
31.08.2017

Ләйсәнгә киртәләр юк


Ижауда яшәүче 25 яшьлек Ләйсән Чувашева белән узган ел укучыларны таныштырган идек инде. Ләйсәнгә 16 яшеннән инвалид коляскасына утырырга туры килсә дә, көчле рухлы булып кала ул. Дөньяны, яшьлеген шашып ярата. Якыннарына, дусларына да уңай хисләр биреп, күпләргә үрнәк булып яши.Кечкенә генә катлаулы мәсьәлә килеп чыкса да, зарланырга, авыр язмышны сүгәргә яратабыз. Тик бу Ләйсән турында түгел. Авыру аны коляскага утыртса да, яшәү дәртен сүндерә алмаган. Күпкырлы сәләт иясе ул. Беренче тапкыр аның белән танышканда Ләйсән үзен дизайнер буларак сынап карый иде. Ул үзе теккән күлмәкләре белән Республика күләмендә уздырылган конкурста да җиңү яулады. Шуннан соң социаль челтәрләрдә аның кызыксынулары белән таныша бардым. Ә алар әкренләп үзгәрде. Ләйсән күлмәкләр тегүдән уенчык куяннар бәйләүгә күчте. Кулдан эшләнгән уенчыклар, аеруча курчаклар, куяннар бүген яшьләр арасында зур популярлык яулый. Алар менә дигән бүләк. “Вакыт узган саен мин үземнең тегәргә түгел, ә күбрәк бәйләргә яратуымны аңладым. Шулай итеп, күпләр кулдан эшләнгән курчаклар буенча “акылдан шашканда”, мин уенчык  куяннар бәйләргә булдым. Алар бераз кешегә дә охшаган, киемнәре, чәчләре бар. Әкренләп минем “Зайки Бум” исемле үз коллекциям барлыкка килде. Алар миңа рухи тынычлык, шатлык бүләк итәләр. Ә мин исә алар аркылы үз бәхетемне башкалар белән дә бүлешә алам. Минем өчен уенчык куяннар бәйләү яраткан шөгыль генә түгел, ә тормышымның зур мәгънәсе дә. Алардан башка үземне күз алдына да китерә алмыйм”, — дип, үз эше белән таныштырды әңгәмәдәшем.Куяннарны бәйләү процессы төрлечә булуын сөйләде Ләйсән. Моның өчен күпләп тукыма, эш материалы, тегү машинасы да кирәкми икән. Шуңа күрә өйдә генә түгел, машинада барганда да, табигать кочагында да яраткан шөгылен кулыннан төшерми ул. Йомшак куяннар төрле урында “туа”.  “Уенчыкны мин аяктан бәйли башлыйм. Аларны мин кеда кигән сыман бәйлим, кайчагында ялан аяклы куяннар да була, аларга махсус аяк киемнәре сатып алам. Иң ахырда кечкенә куллар бәйлим. Шуннан соң гына күзләр, чәчләр барлыкка килә. Уенчыкларымны төрле якка борырга, утыртырга яисә бастырып куярга мөмкин”, — диде Ләйсән. Үз иҗат җимеше турында бик яратып сөйли ул. Дизайнер шөгыленнән аермалы буларак, куяннарны бәйләү өчен алдан эскиз төзергә кирәкми. Күп очракта яңа фикерләр, уенчык нинди булырга тиешлеге эш барышында туа икән. Кул эшләре белән яратып шөгыльләнгән күп кенә авторлар тора-бара үз иҗат җимешләрен күргәзмәләрдә күрергә тели. Күпләр өчен бу бик мөһим һәм авыр адым була. “Ә бәлки синең уенчыкларың, яки башка кул эшең беркемне дә кызыксындырмыйдыр? Күргәзмәгә дә килүчеләр булмаска мөмкин. Дулкынлану зур була”, — ди әңгәмәдәшем. Ләкин Ләйсән куркуын җиңә, шикләрен таратырга үзендә көч таба ала. Шушы көннәрдә ул бәйләгән йомшак куяннар Ижау халкын бик җылы мохиттә узган күргәзмәгә  җыйды. “Минем өчен бу күргәзмә алга таба эш юнәлешемне билгеләү өчен кирәк иде. Тамашачылар уенчык­ларны Интернетта күрсә дә, монда аларны тотып карый алдылар, миңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аралашу, танышу бик җанлы барды. Халыкның күпләп килүенә бик сөендем”, — дип, үз уңышлары белән чын күңелдән уртаклашты ул. Дуслары белән күргәзмәне уенчыклар тегү буенча төрле остаханәләр белән дә баеткан алар.Тормышта зур сынау белән очрашкан кыз башкалар турында да уйларга онытмый. Еш кына курчакларын сатып, кергән акчаны түләүле операция кирәк булган балаларга тапшыра. “Курчак­ларны күбрәк яшьләр ала, башка шәһәрләргә дә җибәргән очраклар булды. Киләчәктә чит илдә сатып алырга теләк белдерүчеләргә  дә җибәрергә уйлыйм”, — ди ул. Үз брендын үстерү, бәйләү белән тагы да тирәнрәк шөгыльләнү аның максаты булып тора. “Минем тормыш девизы: барып чыкмаса да, эшләп карарга кирәк. Соңыннан: “Мин бит моны эшләп тә карамадым”, — дип үкенерлек булмасын”,  — ди Ләйсән. Һәркемгә дә бары тик алга атлап, елмаеп яшәргә киңәш бирде ул.

Эльвира Хуҗина.