Лудорвайда “Татар авылы” булачак
«Лудорвай» музей-тыюлыгында татар авылын тасвирлаган комплекс барлыкка киләчәк. Проект авторлары — музей җитәкчеләре. Максатлары — Удмуртиянең күпмилләтле республика икәнлеген күрсәтү.
“Лудорвай” музей тыюлыгы 80нче елларда барлыкка килгән. 40 гектардан артык мәйданда рус һәм удмурт халкының көнкүрешен тасвирлаган 5 комплекс эшли. 2010 елда музей җитәкчеләре татар авылы комплексын булдыру турында сүз башлыйлар. Тагын ике елдан булачак милли үзәкнең проекты эшләнә. “Әлеге комплексның нинди булырга тиешлеге турында бик күп тәкъдимнәр яңгырады. Мәйданда Чепца һәм Ижау татарлары көнкүрешен яктырткан йортлар һәм тарихи биналар урнаштырылачак”, — ди “Лудорвай” музей-тыюлыгының директор урынбасары Ирина Вершинина. Шундый биналарның берсе — каланча — узган елны ук Балезино районыннан музей территориясенә кайтартылган иде. Кыш аенда музей хезмәткәрләре янә Балезино районына фәнни экспедиция белән барып, татар авылларында сакланган, тарихи әһәмияткә ия булган объектларга мониторинг ясадылар. Уникаль объектларның берсе — 1892 елда төзелгән мәчет — инде тиздән комплекс территориясенә кайтартылачак. “Безгә әлеге эштә ярдәм күрсәткәне өчен республиканың төньяк районнары буенча баш имам Илмир хәзрәт Касимовка бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул безнең татарлар тормышын яктыртачак музеебызга кадерле ядкәр — XIX гасыр ахырына караган Коръән бүләк итте. Шулай ук безгә һәрвакыт ярдәм итүче “Яңарыш” газетасы коллективына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә бик рәхмәтле без”, — диде Ирина Вершинина.
Бүгенге көндә биредә булачак музейны милли, тарихи экспонатлар белән баету өстендә актив эш алып барыла. Өйләрендә борынгы ядкәрләр сакланган гаиләләрне табуыбызны үтенеп сорагач, без, редакция коллективы, читтә кала алмадык. Берничә кешегә шалтыраткач, иң беренче булып гаилә сандыгын актив хәбәрчеләребезнең берсе — Асия Әхмәтова барларга булды. Икенче көнне үк музейның бер төркем фәнни хезмәткәрләре белән ул яшәгән йортка килдек. Асия апа гаиләсендә милли ядкәрләребез күп саклана. Көнкүреш кирәк яраклары, чигелгән сөлгеләр, киемнәр — боларның барысын да бик теләп музейга тапшырды милләттәшебез. “Кайнанамнан калган менә бу читекләр бик кадерле. Мин аларның ничәнче елгы икәнен дә әйтә алмыйм инде, бик күптәнгеләр. Әлеге читекләр кулдан эшләнгән, каты табанлы, урамда да киеп йөрергә мөмкин. Ә йомшакларын намаз укырга кигәннәр”, — дип аңлата-аңлата музей хезмәткәрләренә кадерле гаилә мирасын бүләк итте Асия апа. Кунакларны тагын җәй көне дә чакырды: “Тапшырасы әйберләребез күп әле”, — диде ул.
Татар авылын тасвирлаячак музей комплексын тарихи ядкәрләр белән баетуга Муса Җәлил исемендәге китапханә дә алынды. Татар бүлеге җитәкчесе Рәмзия Гыйззәтулина үз музейларында сакланучы, халкыбызның көнкүрешен яктырткан экспонатлар белән бүлеште. Фәнни хезмәткәрләргә аларны ни өчен, кем кулланганлыгы турында тәфсилләп аңлатты. “Әлеге очрашу соңгысы булмасын иде”, — дип теләде.
Моңа кадәр “Лудорвай” музей-тыюлыгында халкыбыз тарихына кагылышлы 31 ядкәр сакланган. Музей хезмәткәрләре аларның санын артыру өстендә даими эшлиләр. “Безнең өчен һәрнәрсә дә кадерле. Татар халкының көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган бөтен әйберне дә җыябыз, аеруча татар халык киемнәрен табасыбыз килә. Фондыбыз милли экспонатларга баеса, шат булыр идек. Удмуртиядә яшәүче татарлар безгә ярдәм итәрләр, бу эшкә битараф калмаслар дип ышанабыз”, — диде “Лудорвай» музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Светлана Данилова. Ул милләттәшләребезне актив булырга чакырды. Гаиләләрендә сакланучы тарихи ядкәрләрне булачак музейга тапшырырга теләүчеләр “Яңарыш” газетасына мөрәҗәгать итә алалар.
Эльвира Хуҗина.
Бергәләп ярдәм итик
Гомерләр уза, киемнәр туза, ә чормадагы җиһазларга кат-кат тузан куна. Кемдер күзләрен арытып, кулларын талдырып эшләгән чигүле хәзинәләр, бәйләгән челтәрләр саргаеп, сандык төбендә яталар яки төенчектә аунап йөриләр. Менә шундый әйберләрнең кадерен белүче, алар белән кызыксынучы “Лудорвай” музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәрләре безнең өебездә булдылар. Куыклы керосин лампасы, суккан паласлар һәм башка (барлыгы 15 ядкәр) гаиләбез “байлыкларын”, кулдан ясалган, бер гасырлык кечкенә агач сандыкка салып, аларга тапшыруыбызга үзем дә, ирем Фуат та бик сөендек. Ә музей хезмәткәрләре аеруча сөенделәр. Җәй җиткәч, тагын килергә ышандырдылар.
Борынгыдан калган әйберләрне саклаучылар арабызда булмый калмас. Шуның өчен милли байлыгыбызны җыеп, сакларга алынган кешеләр бар икән, без аларга ярдәм итик. Кечкенә генә булган әйберне дә алар зур хәзинә итеп кабул итәләр. Моның өчен зур рәхмәт аларга.
“Яңарыш” газетасы редакциясе, телевидение хезмәткәрләре дә милләтебезнең хәзинәләрен һәм телебезне саклап калуга зур тырышлык куялар. Милләттәшләр, әйдәгез барыбыз да бу эшкә алыныйк.
Егерме алты ел элек кабызган милли учакны бүгенге көнгә кадәр сүндермәскә тырышучыларга зур рәхмәт. Учакка утын өстәсәң, сүнмичә, дөрләп яна, без аны сүндермәскә тиеш. Татар халкы гомергә бердәм һәм тырыш булып яшәгән. Без моны тагын бер кат исбат итик.
Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.