Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Локман Хәким нәсыйхәтләре
20.04.2016

Локман Хәким нәсыйхәтләре

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, дөрес сүзлелекне бирдек һәм әйттек: “Аллаһының биргән нигъмәтенә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүнең файдасы үзенәдер. Берәү шөкер итүне инкарь итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр”, — диде (“Локман” сүрәсе, 12нче аять).

Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан колына хикмәт, зирәклек бирде. Нәрсә ул хикмәт зирәклек? Ул — Аллаһ биргән акылың ярдәмендә, алган гыйлемеңне тормышта дөрес итеп куллана һәм башкаларга җиткерә белү. Еш кына кешеләр бик гыйлемле булалар, ләкин акыл белән эш итә белмиләр. Тик акыллы булу өчен файдалы белемең һәм изге эшләр кылуың кирәк. Аллаһы Тәгалә Локман Хәкимгә әлеге сыйфатларны биргәч, аңа моның өчен Раббысына шөкрана кылырга кушыла. Бу вакытта Аллаһ Үзенең рәхмәтен тагын да арттырып бирер диелә. Аллаһы Тәгалә шөкер итеп яшәүнең адәм баласына файдалы булуын, ә ышанмау, шөкер итмәүнең кеше җилкәсенә авыр йөк булып ятуын аңлата.
Локман Хәким, хикмәткә ия булгач, үзенең хатынын һәм балаларын бер Аллаһны гына танырга чакыра. Коръәндә: “Локман улын вәгазьләп: “И углым, Аллаһны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк”, — диелә (“Локман” сүрәсе, 13нче аять).
Ширек кылу, сыннарга табыну — моннан да куркыныч әйбер булырга мөмкинме икән? Локман Хәким, акыл иясе буларак, улын Бер Аллаһны гына танырга, Аңа гына гыйбадәт кылырга, берәүне дә Аңа ширек кыл­маска (Аллаһтан башка нәрсәләргә табыну иң зур гөнаһ һәм көферлек) чакыра. Тормышыңда килеп чыккан уңайсызлыклар, читенлекләр өчен кемнедер гаепләп, сүгеп, карганып йөрисең икән — бу да ширекнең бер төре. Авыру-сырхау, бәла-каза да Аллаһның нигъмәте, сабыр итүчеләрне Аллаһка якынайта, әҗер җәннәт була. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Ул мөшрикләр һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән нәрсәләрне Аллаһка тиң кылалармы? Бәлки ул нәрсәләр үзләре халык кылынганнар. Ул нәрсәләр мөшрикләргә ярдәм бирергә кадир* түгелләр, ул нәрсәләр үзләренә дә ярдәм кыла алмаслар”, — дип әйтә (“Әгъраф” сүрәсе, 191-192нче аятьләр). Аллаһы Тәгалә үзенә ширек кылучыларны гафу итми. Бу турыда шулай ук Коръәндә әйтелә: “Аллаһ үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс…” (“Ән-Ниса” сүрәсе, 48нче аять).
Локман улын Аллаһы Тәгаләне генә зурларга, бары тик Раббыбызга гына ышанырга өндәгәч, улын әти-әниләргә карата ихтирамлы булырга өйрәтә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде, авырлык белән тудырды, аның баласын имезгәнгә ике елдыр, Миңа, ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, ахырда Миңа кайтасыз”, — ди (“Локман” сүрәсе, 14нче аять). Кеше Аллаһы Тәгаләгә шөкерана кылып, гыйбадәтләрне үтәп яшәргә, шул ук вакытта ата-анасына да зур ихтирам хисе булырга тиеш.
Локманның улы әтисеннән: “Әти, әгәр дә мин беркем дә күрмәгәндә ниндидер гөнаһ кылсам, Аллаһы Тәгалә аны ничек беләчәк?” — дип сорый.
Акыл һәм хикмәт иясе Локман Хәким улына: “И, улым, әгәр кылган гөнаһың горчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер. Аллаһ бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдардыр”, — ди (“Локман” сүрәсе, 16нчы аять).
Аллаһы Тәгаләнең бөеклеге шул кадәр зур ки, ул синең хәтта горчич орлыгы кадәр генә дә кылган гамәлеңне күрә. Адәм баласы Аллаһы Тәгалә һәр адымыбызны да тикшереп торганын һәрвакыт исендә тотарга, кечкенә һәм олы гөнаһлар кылудан сакланырга тиеш.
Локман улын намаз кылырга өнди. “Улым, намазларыңны вакытында укы, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, гөнаһлы эшләрдән тый, сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит. Бу нәрсәләр Аллаһы Тәгалә фарыз кылган олы нәрсәләрдер” (“Локман” сүрәсе, 17нче аять). Локман Хәким намаз кылуны башка изге гамәлләрдән аерып ала. Чөнки намаз, тән белән башкарыла торган гыйбадәтләрнең иң зурысы. Шулай ук Локман улын башкаларны да изгелеккә, шәригать буенча яшәргә чакырырга өнди. Ә моның өчен кешенең үзенең дини гыйлемгә ия булырга тиешлеген аңлата. Гыйлемле булу белән беррәттән дингә өндәүче яхшы күңелле һәм сабыр булырга тиеш. Шуңа күрә югарыдагы аятьтә Локман улын сабыр булырга чакыра.
“Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп, мактанып вә шатланып йөрмә, Аллаһ үзенә исе китеп, мактанып йөрүчеләрне сөймидер” (“Локман” сүрәсе, 18нче аять). Локман Хәким улына тәкәббер һәм эгоист булудан тыелырга куша. Холыктагы бу ямьсез сыйфат кешене Аллаһы Тәгаләгә генә ышанудан читкә этәрә, башкаларны сөймәүгә китерә, хакыйкатьне инкарь итә.
“Йөрүеңне бик тизлек һәм әкренлек уртасында кыл, сөй­лә­гәндә тавышыңны уртача кыл. Иң ямьсез тавыш — ишәк тавы­шы” (“Локман”, 19нче сүрә). Әлеге аятьтә Локман улын тыйнаклыкка өнди. Кешеләр белән ихтирам йөзеннән кычкырып сөйләшмәскә куша. Артык кычкыру файда китерсә, ул ишәкләрнең башка хайваннардан аерып торучы билгесе булмас иде.
Акыл иясе Локманның улына әйткән үгет-нәсыйхәтләре үз эченә бик күп дини боеруларны туплый. Динебезнең күп кагыйдәләре Локман Хәкимнең нәсыйхәтләренә бәйле, чөнки асылында яхшылык кылу, начарлыктан, гөнаһтан качуга өндәү бар. Акыллы булуның хикмәте Аллаһы Тәгалә боерган, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) күрсәткән юлдан бару, башкаларны да шул юлдан барырга чакыру икәнен аңлата.

Рәшид хәзрәт Йосыпов, Ижау “Иман нуры” мәчете имамы.
*Кадир — көчле.