Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Линар Баһаутдинов — Россия чемпионы
20.05.2015

Линар Баһаутдинов — Россия чемпионы

Ижауда гомер итүче милләттәшебез Линар Баһаутдинов Череповец шәһәрендә узган ярышларда кикбоксинг-формс буенча Россия чемпионы титулын яулаган. 22 яшьлек Линар әлеге исемгә икенче тапкыр лаек була. Милләттәшебез 2013 елда Анталия шәһәрендә узган ярышларда — Дөнья Чемпионы, 2014 елда Европа Чемпионы булган иде. Бүгенге көндә ул халыкара спорт мастеры, Россия җыелма командасына кергән.

Череповец шәһәрендә кикбоксинг буенча узган ярышларда Россиянең 40 регионыннан 130 спортчы катнаша. Аннан алда гына Европа Чемпионатында катнашкан Линар ярышка ныклы әзерлек белән барган. “Шулай да беренчелекне алу өчен ныклап тырышырга туры килде. Көндәшләр дә, минем кебек, ныклап әзерләнгәннәр иде”, — ди яшь спортчы.
Бер ел элек Линар балаларны кикбоксинг һәм ушу спорт төренә өйрәтү буенча мәктәп ачкан. 3 төркемдә 20шәр бала (7-15 яшьлекләр) йөри. Аеруча кызларның күп булуына басым ясый ул. “Яратып эшләгәч, балаларны өйрәтү бер дә авыр түгел. Бер кечкенә кызны үзем белән Россия чемпионатына алып бардым. Анда без 4нче урынны яуладык. Кыш көне Мәскәүдә 2нче урынны алган идек. Болар — яхшы күрсәткечләр”, — ди Линар, үз уңышлары белән уртаклашып.
Укучыларның ялы турында да кайгырта Линар. Ул балалар өчен җәйге спорт лагере оеш­тыра. Шул ук вакытта яңа сезонга әзерләнеп, үз өстендә эшли. Ул ноябрь аенда Дублин шәһәрендә үтәчәк Дөнья Чемпионатында катнашырга уйлый. “Максатым — җиңеп кайту”, — ди милләттәшебез.

Эльвира Хуҗина.