Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Линар Баһаветдинов — Европа чемпионы
9.12.2016

Линар Баһаветдинов — Европа чемпионы

Шушы көннәрдә Грециядә кикбоксинг спорт төре буенча Европа чемпионаты узды. Турнир Афинадан ерак түгел урнашкан Лутраки шәһәрендә үтте. Россия командасында Удмуртиядән мил-
ләттәшебез Линар Баһаветдинов та бар иде. Ул Грециядә җиңү яулап, Европа чемпионы исемен яулады.

“Спортчылар дөньяның 60 иленнән җыелган иделәр. Әлеге турнир һәрьяктан да ошады. Әзерлек бик яхшы иде. Көндәшлек көчле булды. Аеруча Белоруссия, Франция, Украина, Италия, Германия, Англиядән килгән спортчыларны бик көчле әзерлекле иде дип әйтеп узарга кирәк. Яшьләр дә күп иде. Мин исә үзем әзерләгән программаны яхшы башкарып чыктым. Узган ел Дублин шәһәрендә узган Чемпионатта минем чыгышта хаталар бар иде, бу юлы аларны төзәттем”, — ди Линар. Үз өстендә эшләве, дулкынлануын җиңә алуы аңа икенче тапкыр кикбосинг буенча Европа чемпионы исемен яуларга ярдәм итә. Мондый югары уңышка ул инде 2014 елда да ирешкән. “Тагын бер кат чемпион исемен яулау миңа бик мөһим иде. Тик үз өстемдә әле эшлисе дә эшлисе ди”, — ди спортчы.
Линар спорт белән мәктәп елларыннан ук дус. Башта ул ушу белән шөгыльләнә. 2004 елда кикбоксинг секциясенә йөри башлый. Спорт дөньясы аны бөтереп ала. Күп тапкырлар республикакүләм, Россиякүләм бәйгеләрдә көмеш, бронза медальләр яулаган. Европа беренчелегендә 5 тапкыр көмеш медальгә лаек булган, кикбоксинг — форм буенча Дөнья чемпионы (2015 ел). 3 тапкыр Россия Кубогында һәм 3 тапкыр ил Чемпионатында җиңү яулаган. Россия җыелма командасына кергән спортчы — хәзер халыкара класс­лы спорт мастеры. Тренер буларак, балаларны кикбоксинг һәм ушу спорт төренә өйрәтү буенча мәктәп ачкан. 3 төркемдә 7 яшьтән 15 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар шөгыльләнә. Яшь спортчы өчен аларның уңышлары үзенекеннән дә кадерлерәк. Аның укучылары арасында Россиякүләм бәйгеләрдә катнашучылар һәм призлы урыннар яулаучылар бар. Балалар өчен җәйге спорт лагере да оеш­тыра милләттәшебез. Боларга өстәп башка ярышларга да әзерләнергә өлгерә. “Яңа сезонда балалар белән Белград шәһәрендә Россиякүләм турнирда катнашырга уйлыйм. Казанда ушу буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә үзләрен күрсәтердәй яшь спортчыларым да бар. Шушы көннәрдә тренер һәм судья буларак Череповец шәһәрендә узучы Россия кубогында катнашырга әзерләнәм. Әлеге кубокта да минем шәкертләрем катнашачак. Ә мине Мәскәүдә ил Чемпионаты һәм Венгриянең Будапешт шәһәрендә Дөнья чемпионаты көтә”, — дип, үз планнары белән уртаклашты Линар. Аңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телик!

Эльвира Хуҗина.