Линар Баһаветдинов: «Бары тик алга барган кеше генә җиңә ала»
Нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнүчеләргә һәрвакыт бераз көнләшеп карыйм. Чөнки алар үзләрендә моның өчен ихтыяр көче һәм кыюлык тапканнар. Әле Яңа ел алдыннан гына Төркиядә узган кикбоксинг-форм буенча ил Чемпионатында алтын медаль яулаган Линар Баһаветдинов — менә шундый милләттәшләребезнең берсе. Аның Гөлсәрия әбисе редакциягә килеп: “Минем горурланырлык спортчы улым бар”, — дигәч, миндә кызыксыну уянды. “Татарча сөйләшәме оныгыгыз?” — дигән соравыма: “Минем бөтен оныкларым да татарча белә ”, — дигән җавап алгач, кичекмәстән Линарның үзе белән аралашырга булдым.
Туган вакыты: 9 февраль, 1993 ел
Яшәү урыны: Ижау шәһәре
Белеме: Ижау дәүләт техник университеты спорт факультетының 2нче курс студенты
Спорт төре: кикбоксинг- форм һәм ушу
Уңышлары: күп тапкырлар республикакүләм, россиякүләм бәйгеләрдә көмеш, бронза медальләр яулаган, Европа беренчелегендә 2 көмеш медальгә лаек булган (2011, Италия), кикбоксинг-форм буенча ил Чемпионы (Төркия, 2013), Россия җыелма командасына кергән спортчы, халыкара класслы спорт мастеры
Гаилә хәле: өйләнмәгән
Тормыш девизы: “Бары тик алга барган кеше генә җиңә ала”
— Линар, әлеге спорт төре белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсең?
— Мин башта ушу белән шөгыльләндем. 6нчы гимназиядә укыган вакытта малайлар белән ушу секциясенә язылдык. Менә шуннан спорт дөньясына кереп киттем. Мәктәп елларында район, республика буенча узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый башладым. Аннан 2004 елда Спорт сараена — кикбоксинг секциясенә йөри башладым. Бу ике спорт төре бик охшаш.
— Декабрь аенда син иң зур титулны яуладың: Анталиядә ил Чемпионы булдың. Ил Чемпионатында катнашу мөмкинлеге ничек барлыкка килде?
— Гомумән, мин халыкара ярышларга югары уку йортында укый башлагач кына йөри башладым. Моның өчен шәхси тренерым Владимир Лазаренкога бик зур рәхмәтлемен. Ул — Россиянең атказанган тренеры, Ижау дәүләт техник университетының спорт кафедрасы җитәкчесе. Аның ярдәме белән зур бәйгеләрдә катнашып, лаеклы урыннар алгач, Мәскәүдәге кикбоксинг Федерациясе Россия җыелма командасына алды. Ә 2013 елның җәендә Италиянең Римини шәһәрендә узган ил Кубогында көмеш медаль яулаганнан соң, ил Чемпионатына юллама алдым. Анда барыр алдыннан 2 атна Украинаның “Артек” лагеренда әзерләнү җыены булды. Биредә һәркөн тренировкаларда һөнәри осталыгыбызны тагын да арттырып, ил күләмендә Россия данын якларга әзерләндек.
— Ә беренче тапкыр җиңү яулаганнан соң нинди хисләр кичердең?
— Зур һәм үзем өчен беренче җиңү дип мин ил Чемпионы булуымны әйтер идем. Чөнки ул минем иң зур, хыялымда булган җиңү. Үземнең чыгышым өчен ил жюрилары бәяләр куйгач, мин башта ышанмадым. Хәер, эчемнән генә нинди дә булса урын яулаячагыма ышана идем. Чөнки барлык катлаулы элементларны яхшы һәм төгәл итеп башкарып чыктым. Әлбәттә, бу җиңү минем иң зур уңышым.
— Мондый зур бәйгеләрдә катнашу, чит илләргә бару өчен акчаны кем бирә?
— Әти-әнием, якыннарым ярдәм итмәсә, мин, бәлки, ярышларда катнаша да башламас идем. Беренче адымнарымны ясаганда алар һәрвакыт терәк булдылар һәм хәзер минем өчен җан атып яшиләр. Бүгенге көнгә кадәр бар сәяхәтләремә алар матди ярдәм күрсәттеләр. Соңгы ил Чемпионатына баруыбызны гына Мәскәүнең кикбоксинг Федерациясе тулысынча түләде.
— Удмуртия спорт һәм туризм министрлыгыннан нинди дә булса ярдәм бармы?
— Ил чемпионы исемен яулагач, министр Игорь Краснов: “Спортта көчлеләр һәм сәләте булганнар гына җиңү яулый. Синдә бу сыйфатлар бар. Удмуртия данын шулай уңышлы яклауны дәвам ит, без көчтән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышырбыз”, — дип вәгъдә бирде, әлбәттә. Монысын вакыт күрсәтер инде.
— Киләчәккә нинди планнар белән яшисең? Киләсе адымың нинди булачак?
— Бүгенге көндә мин апрель аенда Словениядә узачак Россия Чемпионатына, аннан Италиядә булачак ил Кубогына яңа композицияләр әзерләү белән мәшгуль. Алла боерса, аннан да җиңү алып кайтырмын, дип ышанам.
— Линар, син хәзер халыкара класслы спорт мастеры. Яшьтәшләреңне, балаларны яраткан спорт төреңә өйрәтә аласыңмы?
— Әлбәттә. Без тренерым белән бу турыда сөйләшкән идек инде. Барысы да без теләгәнчә килеп чыкса, яздан кикбоксинг-форм төркеме туплап, тренер ярдәмчесе булып, бу эшне башлаячакмын.
— Без сиңа куйган максатларыңа ирешүеңне, зур уңышлар яулавыңны теләп калабыз.
P.S. Әйе, Линарны социаль челтәрләр йотмаган, аның яраткан шөгыле, алдына куйган максатлары бар. Әти-әнисе һәм якыннарының да зур горурлыгы ул. Кызганыч, кикбоксинг — форм әлегә Олимпия уеннары составына керми. Юкса, Линар, берсүзсез Удмуртия данын яклап, үз осталыгын күрсәтер иде.
Спортчы сүзлеге:
Ушу “сугышчан сәнгать” дип тәрҗемә ителә. Аны “кунг фу” дип йөртәләр. Кытай сугыш сәнгатенең нигезендә рухи әзерлек ята. Бу спорт төре аяк һәм кул болгаудан гына гыйбарәт түгел. Табигать белән гармониядә булырга кирәк. Ушуда табигатьне, организмны, хәтта медицинаны өйрәнү дә бар.
Кикбоксинг-форм — музыкаль композициягә Кытай сугыш сәнгатенең техникасын шәхси күрсәтү. Ул чыгышлар төрле сугыш кораллары кулланып, трюклар ясаудан гыйбарәт. Күпләр бу спорт төрен “шәүләң белән сугышу” дип әйтергә ярата. Чөнки нәкъ бу төрдә син берәү белән дә сугышмыйсың, ә бары тик күз алдыңа китереп, матур элементлар күрсәтәсең.
Гүзәл Шакирова.