Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Линара: “Кияүгә чыккач, тормыш тукталмый”
14.09.2017

Линара: “Кияүгә чыккач, тормыш тукталмый”

Иң матур әниләрнең берсе Ижауда яши. Милләттәшебез Линара Сороколет Россиякүләм “Миссис Россия” конкурсында 3нче урынны яулап кайтты.

Ижау кызы Линарага 26 яшь. Гаилә корып, тормыш иптәше белән берсеннән-берсе матур, шаян, акыллы ике кыз тәрбияләп үстерә алар. Катнаш гаиләдән булса да, туган телебезне белә, гореф-гадәтләрне саклап яши ул. 54нче мәктәпне тәмамлагач, хисапчы һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә Мәскәүдә югары уку йортында психология идарәсе факультетында белем ала.

Линара кечкенәдән актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бара. 10 елдан артык Латин Америкасы биюләре белән шөгыльләнә, соңрак барабанда уйный башлый. Шәһәр, республикакүләм, россиякүләм конкурсларда, парадларда катнаша. Әлеге шөгыленә дә 10 елдан артык инде. Шушы ук вакытта “Мим” театрында уйный, чаңгыда йөри, йөгерә, гимнастика белән шөгыльленә. ИжДТУның соңгы курсында укыганда, булачак ире белән танышып, бәхетле гаилә коралар.
“Миссис Россия-2017” конкурсы турында әле 3 ел элек “Мисс Россия” конкурсында кунак булганда ишетә ул. Проект кызыклы тоела, ләкин үзе кайчан да булса катнашучылар рәтендә булырмын дип башына да китерми. “Мәскәүгә чираттагы сессиягә баргач, курсташ кыз әлеге конкурста катнашуын, 2нче урынга ия булуын әйтте. Минем бу конкурсны үзебезнең республикада уздырып карарга теләк барлыкка килде. Тик оештыручылар: “Башта үзең катнашып, аның асылын аңлап кара”, — дигәч, риза булдым”, — ди Линара.

Сайлап алу турын уңышлы узгач, ике айлык әзерлек эшләренә чума ул. Фотосессияләр, бизәнү серләренә төшенү, сәхнәдә матур итеп йөрү, үз-үзеңне тота белү, дөрес итеп сөйләшү, гаиләсен тәкъдим иткән видеоклип төшерү дисеңме — һәр көне сәгатьләп, минутлап алдан язылып куела. Әзерлек үз нәтиҗәләрен бирә, конкурс барышында сынатмый ул. Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган 25 кыз арасында дәрәҗәле 3нче урынны яулап, Удмуртиягә мактаулы титул һәм таҗ алып кайта. «Тик җиңү өчен тышкы матурлык кына җитми», — ди ул. “Миңа илнең төрле почмагыннан килгән ике дистәдән артык кызлар белән аралашырга, шул ук вакытта үземне дә күрсәтә белергә кирәк иде. Иң беренче чиратта аралашучан, ачык күңелле, гади булырга кирәк, минемчә. Әлеге сыйфатларым җиңү яуларга ярдәм итте дә бугай инде”, — диде Линара янә дулкынландыргыч конкурс мизгелләрен исенә төшереп. Жюрины барабанда уйнап һәм удмурт халкының милли ашларын пешереп тә таң калдыра. “Иң элек конкурска мин бәлеш пешермәкче идем. Чөнки милли ризыкларыбыз миңа якынрак. Тик Удмуртия данын яклагач, удмурт халкының милли ризыгы – перепеч пешерү дөресрәк булыр дип уйладым. Өйрәнергә миңа “Бобровая долина” ресторанында пешекчеләр ярдәм итте”, — ди әңгәмәдәшем.

20 еллык тарихы булган “Миссис Россия” конкурсының башка матурлык бәйгеләреннән аерылып торуын сөйләде Линара. Төп таләпләрнең берсе – конкурсантларның кияүдә һәм әни кеше булуы. “Бу күбрәк әниләр конкурсы. Сиң үзеңне тормышта бар яктан да җитеш булган хатын-кыз итеп күрсәтәсең. Ләкин шул ук вакытта жюри безнең ничек йөрүебезгә, ничек аралашуыбызга да игътибар итте. Конкурсның максаты – кияүгә чыккач, тормышның тукталмаганын үсеп килүче буынга күрсәтү. Гаилә корып, балалар үстергәндә дә үзеңне карап, заманнан артта калмыйча яшәргә мөмкин бит”, — ди Линара.

Бәйгедә аны телетапшыруларны алып баручы Дмитрий Дибровның тормыш иптәше һәм Самарадан 3 бала анасы гына уза. Үзе өчен җиңүнең көтелмәгән булуын сөйләде Линара. Кыйммәтле бүләкләр арасында иң кадерлесе — кулдан эшләнгән, төрле ташлар белән бизәлгән таҗ. Авырлыгы — 2,5 кг. Әлеге конкурстан кайткан бу таҗ – Удмуртиядә беренче. Моңа кадәр “Миссис Россия”дә республикабыз данын яклаучылар булмаган. Бүгенге көндә Линара Удмуртиядә яшь әниләр өчен матурлык конкурсы уздыру турында хыяллана. “Катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп булачагына шик юк”, — ди ул. Милләттәшебезгә бары уңышлар гына телибез.

Эльвира Хуҗина.