Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Лилия Нургалиева: «Миңа беренче булу ошый!»
8.10.2014

Лилия Нургалиева: «Миңа беренче булу ошый!»

Спорт ул- максатчан, авырлыкларга түзем, көчле шәхесләр тәрбияли. Спортта көчлеләр җиңә, бу кемнең-кем булуына да, әшнәлеккә дә, акчага да бәйле түгел.
Сентябрь аенда Алма-Ата шәһәрендә халыкара спорт федерациясе эгидасы астында янгын сүндерүчеләр һәм кот­каручыларның “Янгын сүн­дерү-коткару” спорты буенча 10нчы дөнья чемпионаты булып үтте. Россия Федерациясенең хатын-кызларның җыелма командасы беренче тапкыр Дөнья чемпионатлары тарихында янгын сүндерү-коткару спортында катнашты. Җыелма команда составында Удмуртия Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт куючы кызлары да бар. Алар ярышларда өч бүләк яулаганнар. Ә милләттәшебез Лилия Нургалиева (Хомутских) штурм баскычында күтәрелү буенча рекорд куя. Хатын-кызлар җыелма командасы чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыга.
Спортта зур җиңүләргә иреш­кән милләттәшебез белән сезне дә таныштырырга булдык. Милләтебезгә хас сыйфат- тыйнаклыгы белән әллә кайдан аерылып тора ул. Лилиянең вазифасы-янгын сүндерүче, бүгенге көндә ул спорт күнекмәләре белән шөгыльләнә, конкурсларда катнаша. Яшь кенә булуына карамастан, биш тапкыр дөнья чемпионы, штурм баскычыннан күтәрелү буенча дөнья рекордсмены. 2013 елда Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һөнәри осталык һәм үзешчән сәнгать буенча үткәрелгән конкурсында 2нче урын алган иң матур туташ ул.
— Лилия кыз бала күбрәк бию, музыка белән шөгыльләнә бит, ә син спортны сайлагансың…
— Мин 57нче мәктәптә укыганда ук спорт белән җенләндем, хыялларымны тормышка ашы­ру өчен Удмурт дәүләт уни­верситетының физкультура фа­культетында укыдым. Физкультура укытучысы булып эшләгәннән соң, янгын сүндерү-коткару спортына килдем. Бу төр спортның минеке икәнлеген аңладым. Җиде ел спорт белән параллель рәвештә һөнәри бию белән дә шөгыльләндем.
— Татар милләтеннән булуың белән горурлансыңмы?
— Милләтемне акыллы, асыл сыйфатлары булганга хөрмәт итәм. Мин дә татар каны ага, үҗәтлегемне, көчемне татар булуымда күрәм.
— Лилия, спортның гаять зур физик көч таләп итә торган бу төрендә йолдыз булып кабынган кызның якыннары нәрсә уйлый? Зур спорт дөнья рәхәтлекләреннән баш тарту дигәнне дә аңлата бит…
— Әнием, тормыш иптәшем, кайнанам минем белән горурланалар. Аларның яратулары миңа яңадан- яңа җиңүләргә ирешүләргә көч бирә. Мин спорттка гашыйк кеше, тормышымны аннан башка күз алдына китерә алмыйм.
— Спорт — ул көндәлек авыр хезмәт, көндәлек көрәш һәм, әлбәттә, анда имгәнүләр дә булмый тормый. Гел стресс хәлендә булу агрессия тудырмыймы? Спорт нәрсә бирә?
— Беренчедән спорт һич тә агрессия тудырмый, чөнки көндәлек авыр хезмәт характерны чарлый, кыенлыкларга түзем булырга, бирешмәскә, максатчан һәм көчле булырга өйрәтә. Иң мөһиме, үз-үзеңә, мөмкинлекләреңә, булдыра алачагыңа ышану һәм көчле ихтыярлы булу. Удмуртияне, илне дөнья мәйданына чыгару теләге бар, ә бу алтын-көмешләрдән дә кадерлерәк. Сер итеп кенә әйтәм, миңа беренче булу ошый.
Ал да Лилияне зур сынаулар көтә. Аның хыялы — дүрт елга бер үткәрелә торган 2017 елда булачак “Янгын сүнде­рү-коткару” олимпиадасында җиңү. Без аңа алга таба да дөнья рекордлары куюын, уңышлары белән безне гел шулай куандырып торуын телибез!

Рәфилә Рәсүлева.