Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Лилия Ибраһимова: “Сыйфатлы сөт кенә сатабыз”
6.10.2021

Лилия Ибраһимова: “Сыйфатлы сөт кенә сатабыз”

Удмуртиядә сөт продуктлары җитештерүче “Можга-сөт” җәмгыятенең уңышлары шактый. Авыл хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, «Можга-сөт» оешмасы җитәкчесе Лилия Муллакай кызы Ибраһимова белән аралаштык. Ул тумышы белән Әгерҗе районы Татар Шаршадысы авылыннан. Башлангыч сыйныфларны туган авылы мәктәбендә тәмамлый. Аннан гаиләләрсе белән Можгага күченеп китү сәбәпле, алга таба рус мәктәбендә укырга туры килә. Тик шулай булса да, саф татарча сиптереп сөйләшә. “Ничек татарча белмәскә, мин бит татар кызы”, – ди ул горурланып.
“Сөт җитештерү эше белән ничек шөгыльләнә башладыгыз?” – дигән соравыма: “Тормыш иптәшем Илдус “Газпром”да эшләгәндә, ташландык складларны сатып алды. Ул складлар күп еллар буш торды. Соңыннан дус­ты белән колбаса җитештерү цехы ачты. Ул эш бик бармагач, сөт продуктлары җитештерү цехы ачарга булдылар. Мин ул чакта базарда сату итә идем. Еллар үткән саен, сәламәтлегем какшады, авыр күтәрергә ярамый башлады. Эшмәкәрлек буенча документларым да әзер иде. 2007 елда сөт ризыклары җитештерү эшенә кереп киттем. Гомер буе сәүдәдә эшләгәч, авыр булмады. Хәзерге вакытта Кече Пурга, Грахово, Можга районнарының зур хуҗалыкларыннан күпләп сөт сатып алабыз. Кечкенә хуҗалыкларның сөт сыйфаты таләпләргә туры килми. Шуңа фермалардан сыйфатлы сөт кенә алырга тырышабыз. Хуҗалыкларда сөт ташучы машиналар юк бит хәзер, шунлыктан үзебезнең машиналар белән барып алып кайтабыз. Көненә 30 тонна сөт алып кайтып, шулардан сөт ризыклары җитештерәбез. Үзебезгә җиткән кадәр, күпме продукциягә никадәр сөт кирәк, шулкадәр алабыз. Төрле химик матдәләр кушып ясала торган сөт ризыкларын әзерләмибез. Каймак продукты (сметанный продукт) ясый идек, аны да ясаудан баш тарттык.
Барлык продукцияне дә чиста сөттән генә ясыйбыз. Иң элек, сөтне лабораториядә тикшерәбез. Әгәр антибиотик барлыгы ачыкланса, кире борабыз. Көн саен тикшерәбез. Кеше көн саен куллана торган ризык­ларда сәламәтлеккә зыян китерүче матдәләр булырга тиеш түгел. Без үзебез дә шул ук продукцияне кулланабыз бит. Шуңа күрә безне сөт белән тәэмин итүчеләр алдына югары таләпләр куябыз.
Эш урыннарында да — цехларда — стериль чисталык, хезмәткәрләр – чиста эш киеменнән, яулыктан. Ә иң мөһиме –каймак, кайнаткан сөт, эремчек, ряженка, снежок, йогырт кебек азык-төлекне чиста чималдан гына җитештерәбез. Безнең барлык продукция– табигый һәм файдалы. Йогыртны джем белән дә ясыйбыз, күптән түгел май чыгара башладык. Алар стабилизаторларсыз, куерткычларсыз, эмульгаторларсыз, буяуларсыз һәм башка химик катнашмаларсыз әзерләнә. Бүген консервант­лар һәм химик матдәләр кушып, сөт продукциясен җитештерү берни тормый. Әмма мин үз продукциям өчен җавап бирүемне онытмыйм. Барыннан да элек, намуслы булу мөһим”, – дип сөйләде оешманың директоры Лилия Муллакай кызы.
Җитештерү, сату, тарату, әлбәттә, зур көч, хезмәт таләп итә. “Авыр чаклар да була. Ләкин каршылыклар безне чыныктыра, тагын да үҗәтләнебрәк эшләргә этәрә. Шуларның берсе – көндәшлек. Чөнки бүген адым саен — кибетләр, ә сатып алучылар билгеле маркаларга өстенлек бирә. Шулай да кешеләр бүген сыйфатлы, табигый продукцияне сайларга тырыша. Кешеләрнең үз сәламәтлегенә битараф булмавы куанычлы күренеш”, — ди Лилия Ибраһимова.
Алар җитештергән продукция Киров, Пермь өлкәләренә, Татарстанга, Чаллы шәһәренә, Удмуртиянең барлык шәһәр-районнарындагы кибетләргә, сәүдә нокталарына чыгарыла. Можгада үзләренең 8 кибетләре эшли. Аларның товарларына ихтыяҗ зур.

Лилия ханым Ибраһимова – үз эшенең остасы, “Люди года” конкурсында ике тапкыр җиңүче, «Иң яхшы эшмәкәр” бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулаган. Лаеклы ялда булуына карамастан, җаваплы хезмәт башкара. Хәзер инде үз эшен улы Илдарга да өйрәтә. Лилия ханымның бай тәҗрибәсе улына төп терәк, ярдәмче булып тора. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: ел саен «Можга-сөт» предприятиесе үзгәрә: җитештерү мәйданнары киңәя, яңа станоклар сатып алына, хезмәткәрләр өчен шартлар яхшыра. Болар барысы да җитәкченең үз эшенә җаваплы булуыннан килә.

Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне — барыбыз өчен дә әһәмиятле. Иртә таңнан караңгыга кадәр кырда, фермада эшләүче механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучыларыбыз булганда, табыннарыбыз сыйфатлы ризык белән тулып торыр. Һөнәри бәйрәм уңаеннан, авыл хуҗалагында хезмәт куючы һәркемгә сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш, эшләрендә уңышлар телибез.

Гөлнара Вәлиева.