Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ленин районын үзгәрешләр көтә
16.08.2020

Ленин районын үзгәрешләр көтә

15 августта Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Ижауның Ленин районы халкы белән очрашты. Җыелыш Ленин районында урнашкан яңа 20нче мәктәпнең актлар залында узды. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов билгеләп үткәнчә, “Мәгариф” милли проекты буенча төзелгән 20 нче мәктәп бинасы 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәчәк. Бу — район өчен күптән көтелгән мәктәп. Шәһәрдә һәм рес­публикада социаль объектлар төзү эше дәвам итәчәк.
«Яңа бина федераль белем бирү стандартларына туры килә һәм 1 сентябрьдә якынча 1000 укучы кабул итәчәк. Биредә балаларны укыту өчен уңайлы шартлар тудырыл­ган. Балалар һәм педагоглар карамагында — сенсорлы панельләр, цифрлы җиһазлар, магнит-маркерлы такталар һәм башкалар бар», — диде 20нче мәктәп директоры Александр Кудрявцев.
Очрашуда катнашучылар республика, шәһәр һәм район җитәк-челәренә үсеш стра­тегиясенә беренче чиратта торган бурычларны кертергә тәкъдим иттеләр.

«Үсеш стратегиясе 2030 елга кадәр башкарыла торган эшләрне үз эченә алачак.Ул халыкның ихтыяҗларына һәм теләкләренә нигезләнгән конк­рет юл картасы. Удмуртиядә яшәүче һәр кеше кайчан һәм нинди үзгәрешләр булачагын белергә тиеш. Без проблемалы мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен Үсеш стратегиясен ачык итеп эшлибез. Һәрбер район халкы белән очрашулар булачак, мондый очрашуны без Ленин районыннан башладык, чөнки нәкъ менә бу район аерым игътибарга лаек. Биредә башкарыласы эшләр күп».Александр Бречалов.

Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев соңгы ике елда шәһәрдәге һәм конкрет Ленин районындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
Россия Президенты Владимир Путинның «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча 2020 елда 23 юл участогын ремонтлау төгәлләнеп килә, шуларның 11е — Ленин районында. Олег Бекмеметьев автомобиль юлларын гына түгел, тротуарларны да төзекләндерүнең мөһим булуын билгеләп үтте. Былтыр тротуарларны ремонтлауга муниципаль бюджеттан 10 млн сум акча тотылган, быел республика ярдәме белән бу сумма 130 млн сумга кадәр арткан. Хәзерге вакытта шәһәрдә күп дистә еллар эчендә беренче тапкыр тротуарларны ремонтлау буенча, ижаулыларның теләк­ләренә нигезләнеп, «Җәяүле Ижау» дигән 5 еллык программа эшләнә. Тәкъдимнәрегезне trotuar2021@mail.ru электрон поч­та­сы адресына җибәрә аласыз.
2019 елда Ижауда “Торак һәм шә­һәр мохите” милли проекты буенча 5 яңа объект төзекләндерелде, тагын ике сквер — Үзәк мәчет янында һәм Яшь өйләнүчеләр скверы — шәһәр бюджеты ярдәмендә барлыкка килде. 2020 елда 16 территориядә эш башланды. Ленин районында илкүләм проект буенча Степная һәм Парашютная урамнары чатында сквер, Драгунов скверында «Сәламәтлек сукмагы» барлыкка киләчәк. Успенский храмы янындагы “Заречный” скверын төзү өчен быел проект-смета документлары эшләнгән, киләсе елда — төзелеш эшләре башланачак.
Шәһәр халкы үзләре терри­торияләрне төзекләндерүдә катнаша, инициативалы бюджетлау проектларын тәкъдим итә. Былтыр Ижауда шундый 5 проект гамәлгә ашырылган иде, быел — 28, шуларның 6сын Ленин районы халкы тормышка ашыра. Моннан тыш, Ленин районында соңгы елларда 20 нче балалар бакчасы бинасы, Леваневский урамындагы 20 нче яңа мәктәп төзелде. Районның социаль учреждениеләре «Зур ремонт» проектында катнаша. Машина төзүчеләр бистәсендә 2021 елда балалар бакчасы төзү өчен проект-смета документлары эшләнде. Спорт инфраструктурасы да булдырыла — 17 нче мәктәп янындагы стадионны төзекләндерү төгәлләнеп килә, якындагы ике елда “Локомотив” стадионы да яңартылачак.
Ленин районы хакимияте башлыгы Рамил Гайнуллин хәбәр иткәнчә, Ижау шәһәренең izh.ru сайты, социаль челтәрләр аша Ленин районы хакимиятенә, Удмуртия Республикасы мөсел­маннарының Диния нәзарәтенә районны үстерүгә юнәлдерелгән 527 тәкъдим кергән. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге районның спорт инфраструктурасын үстерүгә кагылган.
«Локомотив» стадионы — вокзал яны микрорайонында яшәүчеләргә бик кирәкле спорт мәйданчыгы. Стадионны капиталь төзекләндерү өч этапта узачак. Беренче һәм икенче этап өчен проект документациясе инде эшләнгән. Быелның кө­зендә футбол кыры, йөгерү юллары, каршылыклар полосасы тәртипкә китереләчәк. Шулай ук трибуналарны сүтәргә кирәк булачак. Икенче этапта ел әйләнәсе шөгыльләнү өчен ябык конструкция, 500 урынлык трибуналар, хоккей тартмасы төзү, стадионны яктырту эшләре башкарылачак. Өченчесендә — административ-көнкүреш корпусны ремонтлау, уни­версаль спорт мәйданчыклары төзү. Көньяк паркта «Сәламәтлек сукмагы» булачак, ул Удмуртия Респуб­ликасы мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәмендә төзекләндерелә. Быел биредә балалар шәһәрчеге һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа объектлар барлыкка килде, якын арада Д.Бедный урамында — Көньяк паркка баручы юлга вак таш түшәләчәк.
20нче мәктәптә узган очрашуда төп проб­лемалар билгеләнде. Алар арасында юллар һәм тротуарларны, яңгыр суы ага торган канализацияне төзекләндерү, сыйфатлы медицина, транспорт хезмәте күрсәтүне үстерү, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары төзү, өстәмә белем бирү һәм ял итү учреждениеләре челтәрен үстерү, «Спартак» халык иҗаты йортын төзекләндерү бар. Барлык бу тәкъдимнәр 2030 елга кадәр Удмуртиянең Үсеш стратегиясенә керәчәк.

Гөлнара ВӘЛИЕВА әзерләде.