Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Ленин райнында «бөкеләр» бетәчәк
14.11.2013

Ленин райнында «бөкеләр» бетәчәк

Ижау шәһәренең Ленин районы 1962 елның 23 маенда РСФСР Югары Советы Президиумы карары нигезендә барлыкка килгән. Мәйданы — 130 квадрат километр, ягъни  Ижау шәһәре мәйданының 3/1 өлешен тәшкил итә. Районда 120,5 мең кеше яши. 25 мәктәп, 29 мәктәпкәчә белем бирү, 11 муниципаль мәдәният учреждениеләре, 4538 предприятие эшли. Анда 6 күпер, 475 урам, 692 күпфатирлы, 13433 шәхси торак йорт бар.

Узган атнада Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ожмегов журналистлар белән очрашты. Ул районда барган эшләр турында сөйләде һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

Район хакимияте башлыгы чыгышыннан  күренгәнчә, районның киң мәйданда урнашуы зур мөмкинлекләр бирә. Тиздән районда Областная, Азин, Севастопольская (Пирогово елгасына кадәр), КИС (стрельбище), Кузебай Герд урамнары белән чикләнгән Көньяк-Көнбатыш һәм Александровский районнары калкып чыгачак. Әлеге районнарда якынча 75 000 кеше яшәргә тиешле 13 микрорайон (бу – 1 200 000 кв.метр торак дигән сүз) төзү күздә тотыла. Областная, Азин, Колхозная урамнары  киңәйтеләчәк. Планда 13 мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, 4 мәктәп, балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиника төзү каралган. Төзелеш эшләренең бер өлеше 2014 елда башланачак һәм 2025 елга кадәр дәвам итәчәк.

Районда урнашкан “Ижмаш”, “Ижсталь” акционерлык оешмалары, Керамик материаллар заводы, Бетон заводы (ЗЯБ), Минераль, җиләк-җимеш сулар заводы, ТЭЦ-1  кебек эре предприятиеләр үсеш юлында. Мәсәлән, “Ижсталь” предприятиесен модернизацияләүгә 6,5 миллиард сум, ТЭЦ -1 предприятиесен үзгәртеп коруга 12 миллиард сум шәхси инвестиция салынган. Бу ТЭЦның егәрлеген 4 тапкырга арттырырга ярдәм итәчәк. 2013-2014 елгы кышкы ягу чорына кергәндә тоткарлыклар булмаган. Әмма райондагы котельныйларның күп булуы (чагыштырмача Ленин районында — 45, ә Устинов районында — 1), аларны ремонтлау, ягулык белән тәэмин итүдә кыенлыклар тудырган. Клубная, Гагарин урамнарындагы өй янындагы мәйданнарда ремонт эшләре башкарылган. Ангарная, Парашютная урамнарында явым-төшемнәрдән җыелган су агу өчен ялгашлар урнаштырылган. Бу эш Депутатская, Планерная, Южная урамнарында да башланачак. Районда гомер кичерүче 707 яшь гаилә “Яшь гаиләләргә — торак” программасы буенча фатирлы булган. “Якты шәһәр” программасы нигезендә, барлык мәктәп территорияләре фонарьлар белән яктыртылган. Торак йортлар яныннан 12 мең кубометр күләмендәге чүп-чар читкә чыгарылган.  “Иң мөһиме: югарыда әйтелгән эшләрне башкару системага салынды”, — диде җитәкче.

Районны тулысынча газлаштыру турында Александр Семенович болай диде: “Ленин районы 16 аерым микрорайоннан тора. Аларның бер-берсеннән ерак урнашулары газлаштыру өлкәсендә кыенлыклар тудырды. Бүгенге көндә “Самолет” поселогын газлаштыру эшләре бара, быел аны төгәлләячәкбез”.

Ижау шәһәре юлларының 40%ы Ленин районы аша уза. Әлегә алар начар хәлдә. “Московская урамы һәм тимерьюл вокзалы арасындагы юлда иртә-кич барлыкка килгән “бөке”ләр бетәрме?” — дигән соравыма район башлыгы болай дип җавап бирде: “Бүгенге көндә Карл Маркс урамының шәһәр үзәгендәге өлешен киңәйтү буенча эшләр бара. Моңа быел 172 миллион сум акча бүлеп бирелде. Киләсе елга Пойма урамын ремонтлау эшләрен башлау күздә тотыла. Бу ике урам тоташканнан соң Гагарин урмында “бөке”ләр булмаячак”.

Көньяк Буа буеннан Шевченко урамына, аннан “Чекерил” спорт комплексына кадәр велосипедта йөрү юлы, Ленинградская урамында бассейн төзелүе турында әйтте Александр Семенович. Шулай ук Сочи Олимпия утының  2 гыйнвар көнне Ижауга килүе, шул уңайдан Ижау тимерьюл вокзалында һәм Олимпия уты үтәчәк урамнарда да чаралар узачагы турында журналистларга җиткерде.

Ринат Батталов