Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Ленинград блокадасын узган милләттәшебез
29.04.2015

Ленинград блокадасын узган милләттәшебез

Sequence 35.Still001«Сугыш башланганда миңа 8 яшь иде. Көз көне беренче сыйныфка барып, парта арасында утырасы урынга землянкада яшәргә туры килде…» Ленинград блокадасын узган, бүгенге көндә Ижау шәһәрендә гомер итүче Фәүзия Галәветдинова сүзен әнә шулай башлады.

«Әтием Фин сугышын узгач, сәламәтлеге буенча аны фронт­ка алмадылар. 41нче елның июль аенда сеңелем Әминә туды. Әнә шулай итеп, әти-әнием, мин һәм сеңелем — дүртәүләп Ленинградның үзеннән ерак түгел урнашкан Бадаевский совхозында сугышны каршыладык. Август аенда туган ягыбыз Ульяновск өлкәсенә кайтып китмәкче идек. Көне буе вокзалда утырдык. Тик кайтып китү насыйп булмады, немецларның шәһәрне камап алулары турында хәбәр иттеләр». Шуннан соң Фәүзия апаның гаиләсе яшәү өчен көрәш башлый. Алар торган землянкадан ерак түгел совет солдатлары яши. «Мине кызганып ипи бирәләр иде. Шуңа сөенеп кайта идем. Соңыннан гына белдем, ул вакытта аларның үзләренең дә ашарларына булмаган икән», — дип сөйли Фәүзия апа. Үлемнән чак-чак кына котылып калган вакытлары да күп булган аларның. «Сентябрь аенда төнге сәгать икедә землянкага снаряд төште. Миннән ерак та түгел иде. Ул вакытта урамга чыгып киткән әтиебезне дә югалттык. Бөтен җирдә бомба шартлый, җир селкенә кебек тоелды. Әнидән: “Әти кайда?”- дип сорыйм, «Белмим инде», — дип җавап бирде. Шартлаулар бераз тына төшкәч, әтинең: «Исәннәрме сез?» — дигән тавышын ишетеп, әй сөендек инде. Ул да снарядларның аннан ерак түгел шартлавы, чак кына исән калуы турында сөйләде», — дип, үз хатирәләре белән уртаклашты Фәүзия апа.
Шуннан соң аларның гаиләсен Ленинградка күчерәләр. Әтисе эшкә, әнисе ипи алырга чират торырга киткәч, Фәүзия апа, күкрәк баласы гына булган сеңелесе белән өйдә кала торган була. «Бервакыт шундый нык шартлау булды, бөтен өй селкенеп, идән белән түшәм бергә кушылгандай булды. Бик нык куркып, сеңелемне төреп, урамга чыгып йөгердем. Ашыгып өйгә кайткан әнием: «Без, 15ләп хатын-кыз, башта чират торган кибеттән икенчесенә киттек. Кире кайтканда ул кибетне бомбага тотканнарын күреп хәйран калдык. Кулсыз, аяксыз яисә бөтенләй өзгәләнеп беткән гәүдәләрне машинага төяп алып киттеләр», — дип сөйләде».
Ул вакытта бала гына булса да, сугышның бар михнәтен, авырлыгын яхшы хәтерли милләттәшебез. Өстән бомба яуса, ачлык аеруча җаннарына үтә. «Бер кеше башына тәүлегенә 125 грамм ипи бирәләр иде. Әтигә күпме биргәннәрдер инде, хәтерләмим. Шул ипине ешрак кисеп алып ашасам, әнием: «Ии, кызым, тагын алдыңмыни инде? » — дип сорый иде. Аңа: «Я сез мине үтерегез, я бикләп куегыз, башка түзә алмыйм», — дип әйтүемне хәтерлим. Әнием үзе ач булса да, сеңелемне имезүдән туктамады. Күршеләр: «Син аларны бер-ике көн ашатма, алар үләрләр», — дип әйткәч, әниемнең: «Юк инде, үзем исән чагында ашатам», — дигәне хәтердә. Ул ипигә чират торганда кешеләрнең ачлыктан егылып үлүләре турында сөйли иде. Шәһәрдә песиләр, этләр калмады. Хәтта бер таныш милиционерның кешеләрнең үз балаларын ашый башлаулары турында да сөйләгәне истә. Ачлыктан әни белән мин дә шешенә башладык. Әле шундый авыр вакытта да халык бирешмәде. Фашистлар көндез дә, төнлә дә бомбага тоттылар. Төнлә яндыра торган бомба ыргыталар иде. Кешеләр түбә өстендә дежур торып, шул бомбаның кайда төшкәнен саклап тордылар», — дип сөйләде Фәүзия апа. Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Фәүзия апа сөйләгәннәрне күз яшьләреннән башка тыңлап та булмый.
Ленинградтан алар Ладога күле аша юл ачылгач кына эвакуацияләнә алалар. Бик озак баруларын, сугыш вакыты булса да, халыкның киң күңелле булуы турында күз яшьләре белән сөйләде Фәүзия апа: «Без бик хәлсез, ачлыктан шешенеп беткән идек инде. Юлда барганда, бик күп җирдә безне туктатып: «Ленинградлылар килә, ленинградлылар килә», — дип каршылап, ныклап ашатып, эчертеп җибәрделәр».
Бик күп авырлыклар, михнәтләр күреп, көч-хәл белән үз туган якларына, Ульяновск өлкәсенә, кайтып егылалар алар. Биредә дә әти-әнисе тылда хезмәт куялар. «Җиңү көне алдыннан әнием авырып китте. Бөтен кеше илебезнең фашист­лардан азат ителүенә сөенеп еласа, мин: “Әнием үлә”, — дип куркып еладым», — ди Фәүзия апа. Әниләре озак­ламый үлеп китә. Берникадәр вакыттан соң әтиләре башка хатынга өйләнеп, яңадан 4 балалары туа. Фәүзия апа гомер буе табиб булырга хыялланса да, хыялы тормышка ашмый. 40 елдан артык шәфкать туташы булып эшли ул. Тормыш иптәше Имаметдин белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Тик Казан шәһәрендә авиация институтын тәмамлаган уллары Искәндәр вакытсыз вафат була. «Улым бик матур, акыллы иде», — дип кат-кат искә алды аны Фәүзия апа. Бүгенге көндә кызлары тәрбиясендә, олы хөрмәттә яши ул. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан котлап, медаль тапшырганнар аңа. Ә апрель аенда Фәүзия апага 82 яшь тулды. Аңа озын гомер, тән сихәтлеге телибез.

Эльвира Хуҗина.