Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Легендага әйләнгән шәхес
16.04.2021

Легендага әйләнгән шәхес

Кырынды китапханәсе кар­шында оештырган туган як музеенда легендага әйләнгән Фоат Садыйковка багышланган экспозиция барлыкка килде. Сугыш һәм хезмәт ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, матбугат хәбәрчесе, каләм остасы, лектор, җәмәгать эшлеклесе, “Эзтабар-тарихчылар“ түгәрәге җитәкчесе, Азин дивизиясе һәм Даут Гобәйди турында брошюралар язган тарихчы… Мондый активлыкка, зур дәрәҗәләргә ирешү юлы аңа ба­гышлап эшләнгән зур стендта ачык чагыла.
Шаршады мәктәбендә бишенче сыйныфны тәмамлагач, гел “бишле“гә укыган пионер ма­лай­ны, әтисе кулга алыну сәбәп­ле, мәктәптән куалар. Тирсә мәк­тәбендә җиденче сыйныфны укыгач, Казанга юл ала ул.
Казан педагогика техникумында укып, башлангыч сыйныфлар укыту­чысы белгечлеге ала, аннан Казан Дәүләт педагогика институтында укып, тарих укытучысы һөнәренә ия була. Совет Армиясендә политик хезмәткәр була.
Дәһшәтле сугыш елларын да күрергә-кичерергә туры килгән аңа. 1942 елда үзе теләп сугышка киткән Фоат Садыйковның фронт тормышы турында да музейда бай мәгълүматлар тупланган. “Таныл­ган педагог“ исемендәге бүлектә аның эш урыннары турында языл­ган. Хезмәт юлын Азнакай районында башлаган педагогның, туган тө­бәгенә кайтып, Тирсәдә ана теле, Тукай мәктәбендә мөдир, аннары Кырынды мәктәбендә завуч, директор вазифалары башкаруы, тарих, җәмгыять белеме, немец теле укытуы турында бәян ителә. Укытудагы уңышлар һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен ул РСФСР Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек була.
Стендта Фоат Садыйковның гаи­ләсе турында да бәян ителгән. Кырынды мәктәбенә химия һәм биология укытырга килгән Наилә Мөсәлим кызы белән гаилә корып, өч бала үстерәләр. Өлкән уллары Зөфир, Уфа медицина институтын тәмамлап, Ижауда балалар хастаханәсендә эшли. 18 яшьлек уртанчы уллары Рубин Барҗы-Ятчә аэродромыннан эштән кайтканда, буранда адашып вафат була. Бу кайгыдан соң озак та үтми җәмәгате Наилә дөнья куя. Берничә елдан төпчек уллары Рөстәм дә фаҗигагә юлыга. Фоат аганың кайгылы чакларында янында һәрвакыт хезмәттәш дуслары, яраткан укучылары була.
Туган җирен чиксез яратучы патриот турында музейда аерым бүлек бар. Фоат ага 1950 елда мәктәптә “Эзтабар-тарихчылар“ түгәрәге оештыра. Яшь тарихчылар белән бергәләп Әгерҗе районы буйлап, Удмуртия җирлекләрендә сәяхәт итеп, күп кенә тарихи материаллар туплыйлар. Аның эзтабарлык эше турында Укытучыларның белемен күтәрү институты зур күргәзмә оеш­тыра, Фоат Шаһмисар улы анда республика укытучылары алдында бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Эзтабарлар белән Мәскәү, Ленинград, Сочи, Самара кебек бай тарихлы шәһәрләрдә дә булалар. Актив укучылар “Артек”, “Орленок” пионер лагерьларында ял итү бәхетенә ирешәләр. Эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, 1961 елда Кырынды мәктәбендә музей ачыла. Аның бай экспонатларын карарга илебезнең төрле почмакларыннан тарихчылар, укытучылар, язучылар еш килә. Ул музейларның Алтын фондына кертелгән була.
Фоат Садыйков Казанда укыганда әдәби түгәрәккә йөри, анда шигырьләр иҗат итә. Хәсән Туфан кебек атаклы каләм ияләре белән аралаша. Сугыш чорында “Ватан өчен сугышка!“ газетасына мәкаләләр җибәрә. Мәктәпләрдә эшләгәндә концертлар һәм спектакльләр оештыра, аларда үзе дә катнаша, аларга сценарийлар яза, оста итеп мандолинада уйный. Авыл яшьләре белән Арча, Кукмара, Казанда да чыгышлар ясыйлар. Авылдагы һәм колхоздагы чаралар да аның катнашыннан башка узмый. Алар турында газетага мәкаләләр яза.
Фоат Садыйков озак еллар “Ленин юлы“ газетасының актив хәбәрчесе була. Исеме “Җиңү юлы“, аннан “Әгерҗе хәбәрләре“ диеп үзгәртелгәч тә, аның мәкаләләре еш басыла. Республика матбугат басмаларында да аның язмалары еш басыла. Эзтабарлар эшчәнлеге турындагы мәкаләләре “Совет әдәбияты“, “Совет мәктәбе“ журналларында да дөнья күрә. Витринага куелган күпсанлы Мактау грамоталары арасында “Социалистик Татарстан“ газетасыннан бирелгәннәре дә булу, “Яшь ленинчы“ газетасыннан килгән хатлар бу олуг шәхеснең активлыгы турында ачык сөйли.
Үзе исән чакта ук аны “Аяклы тарих” дип атап йөрткәннәр. Кырынды китапханәсе каршындагы музейга үзе тарих булып кайткан ул. Музейда Фоат Садыйковның күпкырлы эшчәнлеге турында альбомнар дистәдән артык.
“Фоат Садыйков турындагы экспозицияне эшләүдә, тарихи материалларны җыюда, системага салуда зур ярдәм күрсәткән мәгариф ветераннары Альбина Вахитова һәм Рәмзия Гайнетдиновага, китапханәдәге “Чишмә“ яшүсмерләр клубы әгъзаларына рәхмәт”, – ди музей җитәкчесе. Ә якташлары тарихка зур хөрмәт белән караучы китапханә мөдире Фәридә Ар­темьевага зур рәхмәтле.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.