Лариса Буранова: “Бер урында таптанмаска кирәк”
28 февральдә Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Республиканың милли сәясәт министры Лариса Буранова 2019 елның аеруча үзенчәлекле булачагына басым ясап: “Агымдагы елда Милли сәясәт министрлыгы оешуга 25 ел тулачак. Ил күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә танылган коралчы Михаил Тимофеевич Калашниковның юбилеен билгеләп узачакбыз һәм иң мөһиме -2020 елда билгеләп узачак Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгына әзерлек бара. Тармак өчен 25 ел бик зур дата булмаса да, бу безгә артка карап, үткәннәрне барлау һәм “Алга таба кая барабыз?” дигән сорауга җавап эзләп, уйлану өчен зур мөмкинлек”, — диде.
Моннан тыш, министр Удмур-тиядә этноконфессиональ мө-нәсәбәтләр торышын чагылдырган социологик тикшеренүләргә тукталды. Аларның нәтиҗәләре буенча регион халкының 80% тан артыгы милләтара хәлне тыныч дип атавы ачыкланган. Сораштыруларда катнашкан кешеләрнең 32,2% милләтара конфликтлар барлыкка килүнең төп сәбәбе гаиләдәге тәрбиягә бәйле дип, ә 43,50%ы республикада милләтара конфликтларның булуы мөмкин түгел дигәннәр. Лариса Буранова нәтиҗәләрнең уңай булуына карамастан, 25 ел дәвамында бер калыпка салынганча эшләргә ярамаганлыгын, заман белән бергә атларга кирәклегенә дә басым ясады. “Мәсәлән, милли күтәрелеш чорында республикакүләм Гербер бәйрәмен уздыруны яхшы хәтерлим. Андый милли бәйрәмнәр хәзер дә халыкны күп җыючы бәйрәмнәр рәтендә. Ләкин безгә яңа формалар уйлап табарга, бер урында таптанмаска кирәк”, — диде ул.
Удмуртия Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте җитәкчесе Сергей Смирнов бу арада төрле министрлыкларның узган елга нәтиҗә ясау җыелышлары узуы һәм аларда гадәттә район башлык-
лары, төрле югарылыктагы депутатлар утыруын әйтте, ә милли сәясәт министрлыгы коллегиясендә бөтенләй икенче йөзләр күрүенә гаҗәпләнүен белдерде. Ул республика халкының 80%ы милләтара хәлне тыныч дип атавында биредә утыручыларның өлеше зур булуын билгеләп үтте. “Әлеге күрсәткеч буенча Удмуртия ил күләмендә үрнәк булып тора. Безгә илнең төрле регионнарыннан тәҗрибә уртаклашу, өйрәнү өчен юкка гына килмиләр. Мин социаль челтәрләр аша ике конфессия җитәкчеләренең — Фаиз хәзрәт белән Ижау митрополиты Викторинының Татар базары бистәсендә скандинавия йөреше белән шөгыльләнүләре турында укып, аларның шулай дус булуларына, үзара килешеп эшләүләренә сокландым. Бу бит кемгәдер күрсәтү өчен башкарылмый. Алар чын күңелдән үзара дуслыкны ныгыту өстендә эшлиләр. Без милли сәясәт министрлыгы эшен уңай бәялибез. Башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт”, — диде. Воткинск шәһәрендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында аның башлыгы Алексей Заметаев сөйләде. Аның чыгышында Воткинск татарларының башкарган эшләре, зур тарихка ия булган мәчетне төзекләндерүләре, икенче мәчет төзелеше алып барылу турында берничә тапкыр телгә алынды. Милләтара дуслыкны ныгытуга керткән зур хезмәтләре өчен министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр арасында Сюмси районыннан Фирая Шульмина, Юкамен районының Тат. Ключи авылы мәчете имам-хатибы Рахмай Арасланов та бар иде. Фирая ханым: «Коллегиядә безнең хезмәтне югары бәяләп, рәхмәт хаты тапшыруларына шатландым. Сюмси районында татарларны берләштерүдә Анна Пантюхинаның өлеше зур. Алга таба да бергә-бер-гә эшләргә язсын», – диде. Шундый зур җыелышта татарларның республикада милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүе билгеләнеп узу күңелдә горурлык хисләре уятты. Ләкин бүгенге көндә аеруча мөһим булган телне өйрәнү мәсьәләсенең читтә калуы аңлашылмады.
Рәмзия ГАББАСОВА.