Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Лагерь яшьләрне җыйды
25.05.2012

Лагерь яшьләрне җыйды

Җәй айлары күпчелек яшьләр өчен һәр елдагыча имтиханнар бирү, укырга керү сыман җитди мәшәкатьләр белән башланып китә. Тик шулар арасында күңеллесе дә бар. Әйтик, җәйге ял лагерьлары. Әлегә укулар тәмамланмаса да, җәйгә кермәсәк тә, кайбер урыннарда инде лагерьлар гөрләп үз эшен башлап җибәрде. Мисал өчен Удмуртиядә 10 — 14 май көннәрендә УР яшьләр милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләренең «Вместе» Ассоциациясе инициативасы буенча «Вместе» эзләре буенча» дигән Регионара яшьләр милләтара лагерь оештырылды.

Бу проект УР Милли сәясәт, Яшьләр эше буенча министрлыкларның ярдәме белән чынга ашырылды һәм яшьләргә рухи тәрбия бирү, милләтара хезмәттәшлек итү, үзара дус-тату, аңлашып яшәргә яшь буынны күнектерү максатын алга куйды.

Әлеге регионара лагерьга Идел буе федераль округына кергән төбәкләр: Пермь крае, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Башкортостан, Татарстан, Чувашия, Мари-Иле, Удмуртия республикалары яшьләр оешмаларыннан 100гә якын 18дән алып 30 яшькәчә булган вәкил җыелган иде.

Лагерьның беренче көне урнашу, танышу, төрле күмәк уеннар уйнау, бирегә җыелган оешмалар белән танышудан башланып китте. Удмурт халкының начар көчләрдән саклаучы тукымадан ясалган курчаклар ясау остаханәсендә катнашып, яшьләр бик канәгать калдылар.

Лагерьның икенче көне исә җитди чаралар белән башланып итте. Ижау шәһәренең «Халыклар дуслыгы йорты»нда «РФ Милли сәясәтен тормышка ашыруда милли-мәдәни берләшмәләрнең роле» дип аталган пленар утырыш узды. Биредә УР Милли сәясәт министры Владимир Завалин, аның беренче урынбасары Лариса Буранова, Яшьләр эше буенча министр Владимир Соловьев, «Халыклар дуслыгы йорты»ның директоры Алексей Шуклин, «Вместе» ассоциациясе координаторы Наталья Барникова һәм төрле төбәкләрдән килгән яшьләр оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Яшьләр аларга сораулар бирде, үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде.

Владимир Завалин үз чыгышында Удмуртиянең күпмилләтлелеген, һәр милләтнең үзенчәлекле булуын һәм аларның Россияне ныгытуда, күтәрүдә үз өлешен кертүе хакында әйтеп үтте. «Республикабызда милләтләр арасында бәрелеш, тавыш-гауга чыкмый. Бу безнең милли оешмаларыбызның бердәм һәм нәтиҗәле эшләүләреннән дә торадыр. УР Милли сәясәт министрлыгы исә һәр оешма үссен, ныгысын, халкына хезмәт итсен өчен, аларга бар яклап ярдәм итәргә тырыша», — дип ассызыклады ул.

Владимир Соловьев исә республикабызда яшьләр өчен башкарылган хезмәтне, бүгенге көндә яшьләр оешмаларының торышын, бу юнәлештә борчыган һәм уңай хәл ителүче мәсьәләләр хакында сөйләп үтте. Ул башка төбәкләрдән килгән яшьләргә күптән түгел генә үзе җитәкләгән яшьләр структурасы — «Яшьләр эше буенча дәүләт комитеты»ның бүген министрык югарылыгына үсүе турында сөйләде, бу министрлыкка караган яшьләр оешмалары, аларның эше белән таныштырды. «Оешмалар елдан-ел киңрәк тамыр җәя, элегрәк алар үз эшчәнлекләрен яшьләрне туплау, бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары оештыруга гына юнәлтсә, без елдан-ел җитдирәк мәсьәләләргә тукталып, яшьләрне әхлакый һәм рухи яктан үстерү өчен эш алып барабыз. Мисал өчен, социаль бәла: алкоголизм, наркоманиягә каршы чаралар оештыру. Хәзерге вакытта республикада исерткеч эчемлекләр сату, төнге клубларның эшләвенә чикләнү куелды һәм чыннан да, бер ел эчендә генә дә республикабызда җинаятьчелекне 15 процентка киметә алдык.

«Яшь гаилә» программасы эшләп килүе яшь гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту өчен бик әһәмиятле. Әлеге программаны тормышка ашыруны тәэмин итү өчен республика бюджетыннан ел саен 35 млн. акча бүлеп бирелә.

Алда эшлисе эшләр, планнар да зур. Яшьләр өчен кызыклы һәм үсеш өчен файдалы булган, аларны шәхес буларак формалаштыручы яңадан-яңа проектлар иҗат итү – төп бурыч. Мисал өчен, яшьләрнең спорт өлкәсендә кызыксынуын арттыру, сәламәт яшәү образын пропагандалау өстендә күп эшләргә кирәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, республикабызда бары тик 25 процент яшьләрнең генә спорт белән шөгыльләнүе мәгълүм. Ә спорт – ул гаиләләрнең, туачак балаларның сәламәтлеге. Бу, үз чиратында демографик хәлгә тәэсир итмичә калмый.

Әйдәгез, яшьләр, илебез рухи һәм физик яктан сәламәт булсын өчен үз өлешебезне кертергә омтылыйк. Яшь буынга дөрес юнәлеш бирергә ярдәм итүче проектлар уйлап табыйк. Мондый проектлар, һичшиксез, министрлык тарафыннан хуплау табар», — дип чыгыш ясады яшьләр эше буенча министр Владимир Соловьев.

Милли сәясәт министрының беренче урынбасары Лариса Буранова үз чыгышында Россиянең зур территория биләве белән генә түгел, милләтләр күплеге белән үзенчәлекле булуына ишарә ясады. «Төрле милләтләр үзара дус, бердәм, килешеп яшәсен өчен Милли сәясәт министрлыгы булдыру ихтыяҗы барлыкка килде», — дип, министрлыкның барлыкка килү тарихына тукталып үтте. Яшьләргә: «Нәрсә ул, сезнеңчә, сәясәт?» — дип мөрәҗәгать итүенә бер-берсенә ошамаган күп төрле җаваплар ява башлады. Шулай әңгәмә рәвешендә милли сәясәтнең тоткан кыйбласы, эш-максатлары хакында ачып салды ул.

«Удмуртиядә социологик тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәтүенчә, сорауга җавап бирүчеләрнең 66 проценты республикабызда гомер итүче милләтләр арасында дус, тыныч мөнәсәбәт саклана, дип саный. Бу — яхшы күрсәткеч. Чагыштыру өчен Санкт-Петербургны гына алыйк. Анда, киресенчә, милләтләр арасында үзара каршылыклы, конфликтлы мөнәсәбәт, дип бәяләүчеләр шушы ук күләмне тәшкил итә», — дип, республикабыздагы атмосфераны күзалларга ярдәм итте Лариса Николаевна.

Пленумда башка төбәкләрдән килгән яшьләр оешмалары җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Бигрәк тә Чувашия милли-мәдәни автономиясеннән килгән яшь егет Дамир Садртдиновның чыгышы ихлас, эчкерсез булуы белән аерылып торды. Ул үзе яшәгән төбәктәге хәлне матурламыйча, мәдхияләр укусыз, ничек бар, шулай итеп, чын дөреслекне әйтеп салды. Яшьләрнең татар телен санламауларын, авылларның бетеп баруын, эшсезлек, эчкечелек хөкем сөрүен аерым мисаллар китереп сөйләде. Үз автономияләренең нәкъ менә шушы мәсьәләләрне чишү максаты белән эшләве, тик алга китеш бик әкрен тизлектә баруын ассызыклады. Ул кайбер сорауларны хәл итүне яшьләрнең ничек күрүен, тәҗрибә уртаклашуларын сорады. Әңгәмәгә кушылучылар, пленумнан соң фикер алышырга теләүчеләр дә табылды.

Һәр чыгыш җанлы, аралашуга күчеп, әңгәмә тирән эчтәлекле барды. Шунысы кызык: лагерьга җыелучы яшьләрнең күбесе татар милләтеннән иде. Пермь өлкәсеннән килгән «Мирас» татар яшьләре оешмасы, УР «Иман» татар яшьләре берлеге вәкилләре, Киров өлкәсеннән, Чувашия республикасыннан җыелган татар кызлар-егетләрен күреп шатландым. Хәтта Башкортостаннан килгән удмурт яшьләре дә татар телен белә иде.

Пленумда шулай ук оешмаларның эше белән таныштырган видеороликлар да карадык. Мине яшьләрнең күтәрелгән мәсьәләләргә карата битараф калмавы, үз фикерләрен белдерүләре сокландырды.

Әлеге пленумнан соң аралашу, конфликтлы очракларны хәл итү, әңгәмә кору осталыгына өйрәтүче остаханәләр көтә иде.

5 көн буена барган лагерь эшчәнлегендә төрле төбәкләрдән җыелган яшьләр бер-берсе белән танышып кына калмады, үзләрен дә күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Киләчәккә файдалы элемтәләр булдырырга да мөмкинлекләр зур иде.

Элмира Нигъмәтҗан