Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - К.Маркс урамындагы театр бинасы төзекләндерелә
27.07.2016

К.Маркс урамындагы театр бинасы төзекләндерелә

Республика Башлыгы агымдагы эш атнасын К.Маркс урамындагы элекке В.Г. Короленко исемендәге театр бинасында киңәшмә уздырудан башлады. Биредә бинаның тышкы ягын төзекләндерү эшләре бара. Июнь аенда төзелгән килешү нигезендә төзүчеләр бинаның урам ягын һәм ян-якларын төзекләндерергә, тәрәзәләрен алыштырырга, бинаның ишеген, коймасын яңартырга тиеш­ләр. Шулай ук түбәнең тузган өлешләрен алыштыру, кар төшүне тоткарлау, су агу җай­ланмалары кую каралган.
Киңәшмәдә Мәдәният һәм туризм ми­нистры Владимир Соловь­ев, Төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте министры Иван Новиков, Милек мөнәсәбәтләре министры Рөстәм Зәйнуллин, Ижау шәһәре башлыгы Юрий Тюрин һәм аның торак-коммуналь хезмәтләр буенча урынбасары Сергей Задорожный, төзелеш оешмасы вәкилләре катнаштылар. Алар театр территориясендәге ташландык биналарны сүтү, театр бинасының эчке ягын төзекләндерүне дәвам итү, Удмуртия циркы ягыннан К.Маркс урамына чыга торган юлларны төзү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикер алыштылар. “Әлеге бина җимерек кыяфәте белән шәһәр архитектурасын бозып тормасын өчен без эшне башладык. Акча да таптык. Төзүчеләр килешү буенча эшлиләр, вакытка сыешалар. Сентябрьдә яңартылган бинаны кабул итәчәкбез. Ләкин эш тукталмаячак. Мин Хөкүмәткә эчке эшләрнең проект-смета документларын әзерләргә куштым. 2017 елда эш дәвам итәргә тиеш”, — диде Александр Соловьев журналистларга. Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев сөйләвенчә, әлеге бина мәйданнары “Айкай” фольклор җыр һәм бию театрына бирелгән. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, республиканың башка иҗат төркемнәрен дә бирегә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителәчәк.