Көчле рухлы кешеләр
Аларны физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр яки гади генә итеп инвалидлар, диләр. Яшерен-батырын түгел, җәмгыятебездә әле инвалидларга тиешле игътибар, ярдәм җитеп бетми. Ә дөресен әйткәндә, үзебез белән тигез күрә белмибез… Без гадәттә, инвалид коляскасында кеше күрсәк, уңайсызланабыз… Кулсыз, аяксыз, сукыр кешеләргә ничектер кызганып карыйбыз, борын җыеручылар да байтак. Аларны көчсез, кешеләрдән ким итеп күрү гадәткә кергән…
Тик бу язмам гарип батырлар хакында. Һәр авылның үз карагы, үз алдакчысы, үз Сабантуй батыры, үз язучысы, җырчысы булган кебек, үз гарипләре дә була. Ни хәл итәсең, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән тумыштан кимчелекләр белән туганнар әзме әллә?! Алар бездә дә бар, элек тә булганнар! Ике аяксыз Фатыйма апаны өлкәннәр хәтерлидер әле. Аның күз явын алырдай чигүләрен, шундый төгәл, матур, килешле итеп күлмәкләр тегүләрен бүген дә сагынып искә алалар. Фатыйма апаны балалар да бик яраткан, капка төбендә шаян телле, шат күңелле бу апа янына җыела торган булалар алар. Ә Фатыйма апа табышмаклар әйтә, җавабын белгәннәргә (белмәгәннәргә дә) кәнфит өләшә…. Тумыштан гарип Рафаэль абый Зарипов күпләрнең күңелендә туры сүзле, җор телле булып яшидер. Үзенең авырту, сызлауларын яшерә белеп, башкаларның күңелен күрү бар кешенең дә кулыннан килми шул! Алар җәмәгате Рәйсә апа белән алты бала тәрбияләп үстерделәр. Ә орден-медальләргә лаек булган Рафаэль абзыебыз икенче группа инвалид иде бит!… “Дөньяны гарипләр үз күчәрендә тота әлегә…” дигәнне ишеткәнем бар минем. Әллә чынлап та шулай микән? Алар бит бик ихлас, изге күңелле. Авылыбызда Габделхак Латыйпов та бар иде бит әле. Ул да физик мөмкинлекләре чикле дип тормаган, кооператив техникум бетереп, дипломлы булган. Гел елмаеп кына торучы, бик мөлаем, әмма бик төгәл Габделхак абый кайда гына эшләсә дә, сынатмады. Габдулла Мухъянов турында мин язмаларымда гел искә алам. Көчле иде! Сабантуйларда кул көрәшенә чыкканнарын да хәтерлим. Менә дигән балалар үстереп, өй салып китеп барды ул. Иртә китте, кызганыч… Аяклылардан да җитез, парктагы техникаларның “докторы” булган Газиз абый Гыйльфановны кем хәтерләми икән?!
Үз-үзеңә бикләнмәү, кешеләр арасына чыгу, эшле булу, минемчә, бу авылдашларыма әзме-күпме җиңеллек биргәндер. “Мин нигә болай туганмын?” –дип, гаеплеләрне эзләп, уйланып ятканнарның гомере аянычлы өзелә. Яшәргә көч бирүче, алга әйдәкләүче якыннарың, туганнарың, дусларың булганда күпкә җиңелрәктер, әлбәттә. Ә менә авылдашым Рәшит Шәйдуллин юанычны китаплардан тапты. Мин мәдәният йортында эшләгән елларда аның китапханәгә даими йөреп, бихисап китап укуын хәтерлим. Авылдашлар: “Искиткеч хәтерле, һәр темага сөйләшеп була аның белән”, — диләр иде… Менә шундый гаҗәеп кешеләр! Язмышларына тигән өлешне җәза итеп түгел, ә сынау итеп кабул иткәннәр алар. Шул сынау, авырлык белән көрәштә алар җиңгәннәр, үз-үзләрен җиңгәннәр…
Куллы, аяклылар тормыштан зарланып, мескенгә салышып утырганда, дистәләгән меңнәрен кызганмыйча, гариплеккә кәгазь эзләп йөргәндә, үз алдына максат куеп, укып, югары белем алган, озак еллар балалар укыткан Рәшидә апа Мусина, Гөлфидә апа Закироваларның тормышка, яшәешкә булган омтылышлары сокландыра. Гөлфидә апа Закированың ире — терәге Минсалих белән өч бала табып үстереп, барсына да югары белем бирүен, гүрнәчәдәй өйләр җиткереп чыгуларын да исәпкә алсаң, бу хатын-кызларга орден бирерлек! Искиткеч киң күңелле, якты чырайлы Наҗия апа Сабитова да чибәрлеге, җитезлеге, уңганлыгы белән гомер буе күпләргә үрнәк булды. Инде сиксәненә якынлашып килсә дә, ишегалды тулы кош-корт, бакчасында ишелеп яшелчә уңа… Ә өйалды баскычына басарга кыенсынырсың, шундый чиста! Хәер, ул гомер буе чисталык, төгәллек яратты. Баласын югалту ачыларын да йотып, һәр кеше белән балкып сөйләшүче Наҗия апага да сокланмый мөмкин түгел! Газета-журналлар, китаплар укырга яратучы, мәдәни чараларны да калдырмаучы, тәрәз төпләре тутырып гөлләр үстерүче Әнисә Яхина, гомерен терлекчелеккә багышлаган Ринат Нәҗметдинов та язмышларын узып яши бирәләр…
Әйе, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр – алар башкалар кебек үк, ләкин аларга күбрәк авырлыкны, сынауны җиңәргә туры килә. Алар шундый ук кешеләр. Алар да шулай ук уйлый, хыяллана, эшләргә, яшәргә тырыша. Ике аягында йөргән, куллы, күзле, колаклы булганнар да тиз генә уңышларга ирешә алмый бит, ә монда?! Никадәр ихтыяр көче, ышаныч, өмет кирәк! Максаты булмаган, үз кыйбласын тапмаган, эшсез кешеләр, янәшәдә якыннары юклар үз эченә бикләнә, гариплекне сәбәп итеп эчкечелеккә бирелә, тормышына кул селти….
Ий, адәм баласы! Тирә-ягыңа күз сал! Синең ярдәмеңә, җылы сүзеңә мохтаҗлар юкмы? Ий, адәм баласы! Әнкәйләр әйтмешли, дүрт ягың төгәл булганда, зарланма, сыкранма! Оял! Җиргә ябышып үскәннәрдән, ятакка берекәннәрдән, кулсыз-аяксыз дөнья көткәннәрдән, шулай булып та бер-берсен бәхетле иткәннәрдән! Ә алар бар! Мин дә әле барсын да язып бетерә алмадым… Кичерегез, көчле рухлы авылдашларым!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.