“Көчле Микай”
СССРның мактаулы спорт мастеры, көрәш буенча дөнья призёры, Союз чемпионы, Удмуртиянең атказанган тренеры, Сабантуй бәйрәмнәрендә милли көрәштә алыштыргысыз киңәшче, хөкемдар — Михаил Земляновка 10 майда 85 яшь тула. Һәр иртәсе күнегүләрдән башланганга ул бүген дә бер дигән формада. Югары дәрәҗәләргә дә ул бары үз тырышлыгы белән ирешкән.
Туган җире — Грахов районының Мишәри (Мещеряково) авылы. Язмышы сугыш чоры балаларыныкыннан аерылмый, ун яшендә сугышка киткән ирләр урынына баса. Әтисе сугышта Ржев шәһәре янында һәлак була. “Сука да тарттым, урак та урдым, урман да кистем,” — ди ул. Мәктәпне ташларга туры килә — бары өч сыйныф белем белән кала. Унбиш яшендә Михаил тракторчылар курсына укырга китә, аннан соң өч ел тимер айгыр иярли. “Без гаиләдә бөтенебез дә эре гәүдәле, көчле идек,” — ди Михаил Кузьмич. Шуңа да ул физик эшне генә түгел, спортны да үз иткән. «Авылда янгын каланчасы янында турник бар, герләр ята. Мин буш вакыт булса, гел шунда ашыгам — герләрне уйнатам гына. Кызлар: “Ай-һай көчле соң бу Микай (керәшенчә мине шулай диеп йөртәләр иде)”, — диеп сокланалар. Мин тагын да канатланып китәм”. Боларны искә алганда Михаил Кузьмичның йөзенә якты бер елмаю куна.
Көрәш белән Михаил Землянов Тамбов өлкәсендә армия сафларында хезмәт иткәндә шөгыльләнә башлый. Әтисе дә татар авыллары Сабантуйларында көрәштә катнашып йөргән була. Солдатлар төшке аштан соң 10-15 минут ял вакытында бил алыша торган булганнар. Барысын да аркасына сала торган Михаил Земляновның даны бөтен частькә тарала. Аны округ беренчелегенә ярышка алалар. Ирекле көрәш кагыйдәләрен бер атна эчендә үзләштереп, ул анда икенче урынны яулый. Аңа шунда ук ункөнлек ял бирәләр. Ярты ел да хезмәт итми кайтып төшкәч, авылдашлары: “Әллә солдатка яраклы түгелме син?» — диеп шикләнәләр. Мактау хатын күрсәткәч, “Менә булдырган Үксинҗә (Ксения Ивановна) малае!” — диеп сокланалар.
Әнә шулай Михаил Землянов һөнәри спортка үз сукмагын сала. Армиядән сон ул Ижауга килә. Белеме дә, һөнәре дә булмый, әмма югалып калмаячагына ышана егет. Спорт залына килә. Яңа кеше булганга, аңа игътибар да итмиләр, карап утырырга кушалар. Шулай да ул тренердан көрәшеп карарга рөхсәт сорый. Көндәше аны ике тапкыр аркасына салгач, Михаил үзен тиз кулга ала. “Теге егет келәмнең дүрт почмагына төшә генә торды,” — диеп искә ала ул. Сәләтле көрәшчене тиз генә эшкә урнаштыралар, тулай торак бирәләр. Соңрак Михаил Землянов техникум тәмамлый, республиканың танылган спортчысы булып дан казана — боларның барысына холкының корычтай нык булуы аркасында ирешә.
Ижауның Спорт даны музеенда Михаил Землянов тансык кунак. Үзе өчен кадерле булган медальләрне ул һич кызганмый музейга тапшырган. Михаил Кузьмич Землянов — 60нчы елларда илнең җыелма командасына ике тапкыр жиңү алып килгән көрәшче. Дөнья күләмендә узган турнирларда да призлы урыннарны яулый ул. Удмуртиянең атказанган тренеры укучылары белән дә горурлана. Ул аларга спортта гына түгел, тормышта да үрнәк була белгән. Бервакытта да тәмәке тартмаган, исерткеч эчемлекләрдән ерак торган. “Иң мөһиме — минем укучыларым тормышта яхшы кешеләр булдылар, дәрәҗәле урыннарда хезмәт куялар,” — диеп сөенә ул. Араларында татар егетләренең күп булуы турында әйтә.
Михаил Кузьмич бер генә Сабантуйны да калдырмый. Үзе келәмдә дан тоткан елларда аңа бил алышу бәхете эләкмәгән — ул вакытта мәйданга профессиональ көрәшчеләрне чыгармаганнар. Михаил Кузьмичка оештыру эшләрен йөкләгәннәр. Ел саен милли бәйрәмебездә ул хөкемдарлар өстәле артында. Бервакытта да хәрәмләшүгә, гаделсезлеккә юл куймас. Шуңа күрә көрәшчеләр дә, бил алышуны тамаша кылучылар да аның фикерен хөрмәт итәләр. «Сабантуйга бармый мөмкин түгел, миндә көрәшче каны ага бит!» — ди. Рус телендә белем алып, гомерендә күбрәк шул телдә аралашырга туры килсә дә, Михаил Кузьмич татар телен онытмаган. “Әни белән сөйләшеп үстем, татар теле — минем туган телем,” — ди ул. Хәләл җефете Анна Федор кызы белән Салават шәһәрендә танышалар. Анна ханым укытучы, бик күп еллар химия фәне укыткан. Михаилга да мәктәпне тәмамларга булышкан. Чигәргә ярата. Бүгенге көндә алар балалары, оныклары бәхетенә куанып яшиләр.
Спорт һәм хезмәт ветеранының тормышта да яраткан шөгыле бар — ул бал кортлары тота. «Аларга карыйм да, минем дә тик утырасым килми», — ди елмаеп. Хәер, аңа тик утырырга ирек бирмиләр — көрәш буенча турнирларга чакырып кына торалар.
Фәнзилә Салихова.