Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Көчең булса, эшкә җик
14.07.2016

Көчең булса, эшкә җик

Удмуртиядә шәхси хуҗалыкларда атлар үрчетүчеләр саны арта. Пирогово авылында Айдар һәм Тәнзилә Исламгәрәевләр гаиләсе 3 ел элек үз фермаларын булдырганнар.
Исламгәрәевләрнең атлар белән кызыксынуы моннан 3 ел элек уллары Айнурга пони сатып алгач башланган. “Дольче Вита” кушаматлы бу кечкенә ат тиз арада бар гаиләнең мәхәббәтен яулый. “Улыбызга кызыгып, үзебезгә дә ат алырга булдык”, — дип сөйләде Тәнзилә.
Хәзер Исламгәрәевләр гаиләсе токымлы 20дән артык ат асрыйлар. Быел өйләре янында гына яңа утар булдырганнар. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен атта йөрергә өйрәнү дәресләрен дә оештырганнар. Аеруча “Вятка” токымы зур сорауга ия икән. Бу атлар сабыр холыклы булуы белән аерыла. Элек алар ярдәме белән почта таратканнар. Чабышларда алдынгылыкны бирмәгәннәр. Моннан берничә дистә ел элек “Вятка” токымы югалу алдында кала. Нәкъ менә Исламгәрәевләр кебек энтузиастлар ярдәме белән аларны бүген күпләп үрчетәләр. “Атларны бик яратабыз. Аларны үзебезнең кәефне күтәрү өчен тотабыз дисәм дә, ялгыш булмас. Эштән кайту белән яннарына чыксаң, ару бетә”, — ди Тәнзилә атлар янында бөтерелеп.
Мин килгәндә утардагы атларда 14-15 яшьлек кызлар шөгыльләнә иде. Шуларның берсе — Оля Рычкова. Ул атлар белән үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген сөйләде: “Аларга, иң беренче чиратта, мәхәббәт кирәк. Атлар сине аңлый, кәефеңне дә тиз сизеп алалар, шулай ук сабыр булу да мөһим”.
Исламгәрәевләр атларның күп игътибар сорауларына басым ясадылар. Шуңа күрә ике ел элек урман аланында бөтен шартлар да тудырылган махсус утар булдырганнар. “Әлеге утарда безнең яшь атлар һәм колыннар тора. Дүрт колын, тагын берне көтәбез. Монда атларга йөрергә иркен болын да, кыш буена җитәрлек печән әзерләргә мөмкинлек тә бар”, — дип сөйләде хуҗабикә.
Ныклы тормыш көтәргә өйрәнгән милләттәшләребез кәҗә, куян, сарык кебек йорт хайваннары да асрыйлар. Хуҗалык эшләрендә яшь гаиләгә Кичке Таң авылында яшәүче әтиләре Җәүдәт ага да үз киңәшләре белән ярдәм итә. “Иремнең хезмәт сөюе, тырыш булуы, атлар яратуы әтидән килә. Ул үзе дә гомер буе ат асраган, 30 елдан артык баш зоотехник булып эшләгән, бик тырыш. Балаларын да эш белән тәрбияләп үстергән”, — дип сөйләде киленнәре Тәнзилә.
Быел Сабан туена бүләк җыюда да Исламгәрәевләр гаиләсе катнашты. Алар ике ат белән (шуларның берсе җигүле) редакциябезгә ярдәм итәргә алындылар. “Балаларыбыз да халкыбызның гореф-гадәтләрен күреп үссеннәр”, — ди алар. Киләсе елда да әлеге эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Гомумән, яхшы күңелле, һәрвакыт ярдәмгә әзер, итагатьле гаилә Исламгәрәевләр. Шәһәрдә, Пироговода уздырылган күмәк бәйрәмнәр вакытында да балаларны атларда бушка йөртергә бик теләп риза булалар.
Милләттәшләребезнең теләкләре ат үрчетүне җәелдерү. Шулай ук быел чабышкылар да әзерли башлаганнар. Инде киләсе елда атлар республика Сабан туенда катнашырга әзер булачаклар.

Эльвира Хуҗина.