Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Көтеп үткән гомер…
19.06.2014

Көтеп үткән гомер…

Гомер мизгел… Гомер чиксез дәрья. Ничек яшәсәң дә үтә торгандыр ул.

Үтәгән авылында матур җәй аенда 100 яшен тутыручы Насыйхә әби яшәвен белеп, шунда юл тоттым. Бер гасыр яшәгән кеше никтер таякка таянган, зиһене таралган әби булып күз алдына килеп баскан иде. Барып керсәм, әле әбием өйдә дә юк, күршеләргә кереп киткән. Курчак кеби, орчык кадәрле генә, җитез,100 яшьлек әби шул арада кайтып та керде, шаяртып сөйләшеп тә алды.
Насыйхә әби 1914 елда Садретдин абый һәм Шәмсебәдәр апаларның бәхетле гаилә­сендә, Исәнбай авылында дөньяга килә. Юк шул, язмыш, бу бәхетле гаиләне чыбыркысын ныклап тотып, “Менә сиңа, менә сиңа”, — дип кыйный башлый. Садретдин ага 42 яшендә 4 яшьлек кызын калдырып үлеп китә. Бердәнбер апасы 17 яшендә дөнья куя. Кыз япь-яшь килеш нужа баба арбасына җигелә. Ачлык, фәкыйрьлек, ятимлек күреп үскән, ләкин шуңа да карамас­тан, рух бөтенлеген саклап кала алган ул. Урагын да ура, сукасын да сукалый, урман чыгаруда да эшли. 19 яшендә Үтәгән авылының иң уңган егете Нургали белән гаилә кора. Өйләнешкәч, Нургали 3 елга армиягә китә. Аннан кайтуга, сугыш башлана. Ире белән нибары 4 ел торып кала. Уллары Мансур 4 яшьтә суга батып үлә. Ире сугышка киткәндә, кечкенәләре Розага нибары ике яшь ярым була. Сугыштан хатлары еш килә Нургалинең. Әмма сугыш тәгәрмәче язмышны изүне дәвам итә. Кайгы артыннан — кайгы. Бертуган абыйсы Фәрвазетдиннең дә үлем хәбәре килә. Иренең 1944 елда Мәскәү янында һәлак булуы турында хәбәре килсә дә, ул көтүен дәвам итә. Ә көткәннәр һаман көтә икән…10 ел дакөтә, 70 ел үткәч тә күңеленә тынычлык иңми. Кеше күңеле — карурман, ә хатирәләр — хәтәр сагыш.
Ирен югалткан киленнәрнең кайната-кайнана нигезендә “ар­тык кашыкка” әйләнгән чак­лары аз түгел. Ләкин Насыйхә апа киресен исбат итеп, биатасы, бианасы белән бер гаиләдә 33 ел гомер кичерә, әле дә аларны сагынып искә ала, кияүгә сорап килүчеләрне дә кире бора.
“Бәхетем картлык көненә калган икән, 100 яшькә җиткәнемне яңа гына сиздем, гомер буе күңелем яхшылыкта гына булды, кулдан килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым, бүгенгә кадәр күзлексез гәҗит укыйм, әле тегү дә тегәр идем, булдыра алмам, дип кенә уйлыйм”, — ди ул. Чиста, пөхтә хуҗалыкта кызы Роза апа белән гомер итәләр алар. Роза апаның тормыш иптәше вафат булганга инде 4 ел. Улы Илсурның онык­ларына куанып яшиләр.
Насыйхә әби белән Роза апаның, әни белән кызның , гомер көзләренең матурлыгына сокланып, аларга тыныч, сәламәт тормыш теләп, рух күтәренкелеге алып кайттым.

Рафилә Рәсулева.