Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Көтеп алган Сабантуй
19.07.2017

Көтеп алган Сабантуй

Элек-электән үк халыктан: “Пирогово авылында иң күңелле Сабантуйлар үтә”, — дигән фикерләр ишеткәнем бар. Заманында Биктимер ага Гәрәев оештырган Сабантуй бәйрәмнәрен милләттәшләребез әле дә сагынып сөйлиләр. Шуңа күрә халык биредәге Сабантуйны көтеп ала. Узган шимбәдә Пирогово авылының уртасына урнашкан кечкенә мәйданда, нәкъ шул елларны хәтерләтеп, бик күңелле Сабантуй үтте. Бәйрәмдә, кунак булып, Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Удмуртиянең халык, Россиянең атказанган артисты Валентина Пудова, Әгерҗе районының “Көмеш телле гармун” халык ан­самбле катнашты.
Кояш иртәдән бик нык кыз­дырды, ә көн уртасында, бәйрәм барганда, көчле яңгыр явып китте. Ләкин җыелган халык яңгыр яуды дип өйләренә таралмады. Барчасы сәхнәгә менеп, гармунга бии башлады. Менә гармун кайчан кирәк ул! Чөнки яңгырдан соң янар дип уйлап, аппаратураны башка кабызмадылар. Ярышлар да ялтырап кояш чыгу белән дәвам итте. Ә сәхнәдә исә ачык мик­рофон эшләде.

Пирогово авылында төрле милләт вәкилләре яшәгәнлектән, бәйрәм рус, удмурт, татар милләтләре чыгышы белән үрелеп барды. Сабантуй күңелле үтте. Әлеге бәйрәмне оештыруга Пирогово мәдәният һәм спорт комплексы директоры Гөлчәчәк Шакирова, Рафис абый Каюмов, барлык оештыручылар зур көч куйганнар. Игътибар итүемчә, Пирогово авылында узган бәйрәмнәрдә аппаратура начар эшли. Нәтиҗәдә, матур итеп башкарылган җыр да сыйфатсыз булып яңгырый. Бәлки, бу бәйрәмнән соң депутатлар, министрлык һәм мәдәният идарәсе вәкилләре, оешма җитәкчеләре бераз уйланырлар?!
Пирогово муниципаль берәм­леге Сабантуй бәйрәмен оештыруга матди ярдәм күрсәткән Завьялово районы муниципаль берәмлеге депутатлары: Фәрид Вәлитов, Альберт Дәүләтшин, Илзинат Шәрәфиев; Пирогово муниципаль берәмлеге депутатлары: Эльвира Хәлимова, Фәрит Кәримов, Илгар Джабрилов, Фәрит Абдуллин; предприятие һәм оешма җитәкчеләре: Әсхәт Җәмилев, Гөлнара Кашапова, Татьяна Южакова, Роберт Вахитов, Камран Бабаев, Айрат Гыйльметдинов, Мәхмүт Артыков, Айрат Сибгатов, Илдар Шәмсиәхмәтов, Константин Савин, Розалия Мөхәммәтовага зур рәхмәтләрен белдерә.

Рәфилә Рәсүлева.