Көтеп алган кунагыбыз
Интернет җәмгыятькә көннән-көн ныграк үтеп керә барса да, Аллаһыга шөкер, тугры абунәчеләребез бар. Шундыйларның берсе — Асия апа Садыйкова. Ул “Яңарыш” газетасын инде дистә елга якын “Спартак” халык иҗаты йорты аша яздырып ала. “Газета безгә бер иптәш бит ул, һәр атна пәнҗешәмбесендә кунак көткәндәй көтеп алабыз. Әни исән чагында авылда бер кочак татарча газета-журналларга языла һәм бер хәрефен дә калдырмый укый иде. Ә без исә авылга кайткач, анда да, алып китеп тә укый идек.
Хәзер инде үзебез язылабыз. Аның эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә заманча, зәвыклы. 24 битле булганда тагын да күбрәк яңалыклар алабыз, Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге яңалыклар белән танышабыз. Рәхәтләнеп укыйбыз газетабызны, фикер алышабыз. Яшьләр — Интернетта, диләр, ләкин безнең балалар да кулга газета тотып укыйлар. Энем Фәнил Чаллы шәһәрендә яшәсә дә, безгә кунакка килсә, килү белән “Яңарыш”ны алып укый. Үзебез барган чакта, аларга җыеп алып барабыз. Фәнил: “Якташларның, авылдашларның исемнәрен күреп шатланам. Кемнең туган көне, юбилее икәнен дә “Яңарыш”тан беләм”, — ди. Үзем Муса Җәлил исемендәге китапханәгә дә йөрим. Әле менә хәзер дә аерыла алмыйча Рәмзия Габделхакованың “Нишләттегез Гөлкәйне?” дигән китабын укыйм”, — ди Асия ханым. Ул татар концертларын, милли чараларны карап-күзәтеп барды. Татарстаннан килүче җырчы-артистларның концертларын, театрларны да берсен калдырмыйлар Асия апа белән Мөнир абый.
“Газетаны кайсы битеннән укыйсыз?” — дигән сорауга, Асия ханым: “Кулга алуга иң элек беренче биттәге анонсларга күз салам. Аннан котлауларга күчеп, таныш-белешләрне карап чыгабыз да, аннан яңалыклар, төрле вакыйгалар турында беләбез, кешеләр турында язмаларны хикәяләрне дә яратып укыйбыз. Бик күп темалар яктыртыла, барысын да укыйбыз. Шулай ук аш-су рецептларын, бакчачыларга киңәшләрне, сәламәтлекне саклау турындагы язмаларны бик кызыксынып укыйбыз. Алар күбрәк булсын иде. Алдагы көннәрдә дә бердәнбер татар газетабыз чыгып торсын. Ижауда татар телендә журнал да чыкса, тагын да зур шатлык булыр иде”, — дип теләкләрен белдерде. Киләсе ел өчен дә күптән язылып куйган инде ул.
Гөлнара Вәлиева.