Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Көрәш – батырлар спорты
18.05.2012

Көрәш – батырлар спорты

Көчлеләр, батырлар, матурлар… 27нче һөнәри белем бирү училищесында ул көнне әнә шундыйлар бик күпләр иде. Юк, бу районнан көрәшергә килгән малайлар, егетләр, аларның тренерлары гына түгел, ә Әгерҗе районындагы “Хәрби туганлык” башлангыч оешмасы ир-егетләре дә биредә иделәр.

Башта Татарстан гимны, аннан “Хәрби туганлык” оешмасы гимны яңгырый. Менә алар утны-суны кичкән, кайнар нокталарда хезмәт иткән якташларыбыз: әфганчылар Әгерҗедән Рафис Муллахмәтов, Радик Насыйбуллин, Исәнбайдан Әнвәр Шәрәфиев, Чечняда канлы бәрелешләрдә катнашкан Әгерҗе егете Рафаэль Садыйков, Кырындыдан Илвир Исмәгыйлев. Биредә “Хәрби туганлык” оешмасы әгъзалары Илфат Ямалиев, Баязит Ахунов. Чын ир-егетләрнең бөтен сыйфатларын туплаган, “Хәрби туганлык” әләме астында үз гимннарын җырлаучы шушы ир-егетләрнең төс-кыяфәте, үз-үзләрен тотышы гына да бик тирән уйларга этәрә: солдат шулпасы чөмергән, хәрби чыныгу алган егетләр менә шушындый була! Тормышта лаеклы урыннарын тапкан, абруйлы, бөтен халык хөрмәтен яулаган, яшь буында хәрби-патриотик хисләр тәрбияләүче алар. Әле боларга күркәм эш-гамәлләрен дә өстәсәң?! Менә бу юлы алар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән 27нче һөнәри белем бирү училищесы базасында Җиңү көненә багышлап көрәш бәйгесе үткәрергә килгәннәр.

Соңгы елларда Әгерҗедә көрәшкә игътибар артканнан-арта бара. Бу чарага район башлыгы Фәрит Габбасов үзе килеп, яшь көрәшчеләргә уңышлар теләве шуны анык дәлилли. “Хәрби туганлык” оешмасы җитәкчесе, үзе дә 6 яшьтән көрәш белән мавыккан Рафис Муллахмәтов та яшь көрәшчеләргә зур өметләр баглавын әйтте: “Без Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклаган әби-бабаларыбызга лаеклы алмаш булдык, сез безгә алмашка киләсез. Ватанны саклаучылар физик яктан көчле, нык, сәламәт булырга тиеш. Көрәш ул — чын батырлар сынавы.” Сирень Галиуллин, Альфред Сабирҗанов, Рәшит Садыйков, Рәүфәт Шәймәрданов, Рамил Шәрәфетдинов, Илнур Шиабетдинов кебек тренерларның шәкертләре бу бәйгегә сынатырга дип килмәде, әлбәттә. 12 үлчәү категориясендә 80 яшь көрәшче келәмдә көн буе көч сынашты.

Иң тантаналы мизгел: җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Үз үлчәү категорияләрендә Линар Ахунов, Андриян Сэрэтяну, Нәфис Абдуллин, Ильяс Колбасов, Гарник Ханумян, Диловар Наимов, Алмаз Сундуков, Адел Сабирҗанов, Илнур Галимәрданов, Рафит Сибгатов, Радик Муллахмәтов, Сәрвәр Ходайбиргәнов җиңү яуладылар. 1, 2, 3нче урынны яулаучылар медальләр, грамоталар, премияләр белән бүләкләнделәр. Ә Илфир Шәрәфетдинов “Иң яшь көрәшче”, Мехроб Наимов “Җиңүгә омтылыш”, Алмаз Сундуков “Иң яхшы техника өчен” номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. “Хәрби туганлык” оешмасы егетләре котлап кулларын кысканда, бүләкләр тапшырганда, яшь көрәшчеләрнең куанычтан йөзләре кояштай балкыды. Иң күп алкышлар абсолют батыр өчен көрәштә җиңү яулаган Тәбәрле егете Рәфит Сибгатовка булды.

Ярышлар югары дәрәҗәдә, зур әзерлек белән үтте. Моның өчен бу бәйгене оештыручылар 27нче һөнәри белем бирү училищесы директоры Равил Бадахшинга, директор урынбасары Рөстәм Гобәйдуллинга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Зур бәйгеләрдә дә тагын яңа җиңүләр юлдаш булсын сезгә, милли көрәш юлыннан ышанычлы адымнар белән кыю атлаучы яшь көрәшчеләр!

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре