Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Көпә-көндез талыйлар
2.08.2017

Көпә-көндез талыйлар

Хат эзеннән

“Бәлки ярдәм итәрсез?

Агымдагы елның 2нче маенда берничә ир-ат: “Без “Энергоконтроль”дән”, — диеп, урам буенча һәр йорт­ка кереп, счетчикларны (электр энергиясен исәпләү приборларын) тикшереп йөрделәр. Бик күп кешеләргә (күпчелеге пенсионерлар) “Счетчикларыгызның куллану срогы чыккан, алыштырырга кирәк, югыйсә, зур штраф салачаклар”, — дип куркытып, 2600 сумга аларны алыштырдылар. Кичекмәстән Ленин урамы, 4нче йорт адресында урнашкан “Электросети” компаниясенә барып, гариза языгыз. “Аннан килеп, счетчикларга пломба куярлар”, — дип аңлаттылар. Кайбер кешеләрнең хәтта 2019-2020 елда гына срогы чыгасы счетчикларын да алыштыртканнар.
Алар кушканча, “Электросети” оешмасына гариза язарга дип барган идек, анда безгә: “Сезгә безнең хезмәткәрләр бармады, счетчик­ларыгызны ник алыштырдыгыз? Сез Россия Федерация Хөкүмәтенең 2012 елның 4 маенда кабул ителгән карарында язылган электр энергиясен исәптә тотуның кагыйдәләрен бозгансыз. Әлеге карар буенча, сезнең гариза нигезендә безнең оешмабыздан килгән хезмәткәр генә приборларны алыштыру хокукына ия. Чит кешегә аны алыштырырга ризалык биргәнсез икән, аның өчен җаваплылыкны да сез тотарга тиеш. Моның өчен сезгә штраф салыначак”, — диделәр. Шәхсән миңа 1700 квт исәпкә алынмаган диеп, штраф салдылар. Көтмәгәндә кереп, үзләрен“Энергоконтроль” хезмәткәрләре дип таныштырып, 11 минут эчендә алыштырып чыккан счетчик 10000 сумга төште. Шушы рәвешле 140 кешенең счетчигын алыштырганнар. Бу әле без белгәннәре генә. Аларның күпчелегенә “Электросети” штраф салырга өлгергән инде. Штрафларның суммасы да төрле. Аларның күләмен нәрсәгә нигезләп билгеләгәннәрдер, билгесез, кемгәдер салганнар, кемгәдер юк. Бик тә аяныч, безгә, 12000-14000 мең сум пенсиягә яшәгән кешегә, бу бик зур сумма ул. Нинди акчага гомер итәргә кала?
Күршедәге 82 яшьлек әбигә шушы күңелсез хәлдән соң 3 тапкыр “ашыгыч ярдәм” чакырттылар. Кайда соң монда дөреслек?
Үзебезнең аһ-зарларны сөйләп, депутатыбыз Сергей Кривоноговка һәм Наил Мухамедзяновка мөрәҗәгать иткән идем, уңай җавап ишетмәдем. Сайлау вакыты җитсә, бик матур сөйләшәләр. Шушындый кыен чакта да ярдәм кулы сузалмагач, нигә кирәк алар безгә?
Киңәш бирсәгез иде, безгә бу очракта нишләргә? Бәлки сез ярдәм итә алырсыз, дигән ышаныч белән сезгә язуыбыз”.
Шушындый ачыну белән языл­ган хат килеп төште “Яңарыш” редак­циясенә. Хатны язучы — Галия Төх­вәтуллина, шулай ук Ижау шәһәренең Коммунальная урамында яшәүче Р. Хәбибуллина, Р. Фәссахова, Л. Ильина, С. Төх­бәтуллина да имзаларын куеп, аның фикерләрен хуплаганнар.

Кем гаепле?

Хат авторларын һәм көтмәгәндә, уйламаганда мондый хәлгә таручы кешеләрне аңларга була. Күп вакыт без хәлнең нечкәлекләренә төшенеп тормыйча, нәрсә кушалар, шуны эшлибез. Ә кулларында исемнәре таныш булган “Энергосбыт”, “Энергоконтроль”, “Электросети” кебек оешмалардан документлары булган белгечләр мөрәҗәгать иткәч, кем ышанмас. Әлеге оешмаларның үзара килешү нигезендә хезмәттәшлек итүләрен беләбез бит. Соңгы вакытта аларның артып китүе, кайсы нинди вазифа башкарганын үзе шушы юнәлештә эшләмәгән гади халык кайдан аңлап бетерсен?! Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр.
Бу вакыйгада чынлап торып кем гаепле булуын ачыклау өчен “Электро­сети” оешмасына мөрҗәгать ит­кәч, тиздән журналистларны җы­еп, пресс-конференция уздырачаклары турында әйттеләр. Вәгъдә ителгән очрашуда бу тармакта эшләүче белгечләр, Ленин районы хакимияте башлыгы Александр Ож­мегов, “Ижевские электрические сети” генераль директоры Сергей Кле­ментьев һәм башкалар катнашты.
Аңлашылганча, приборларны “Энергоконтроль” компаниясе алыштырган. Тикшерүләр күр­­сәтүенчә, әлеге оешма хез­мәткәрләре шәхси йортларда яшәү­челәргә дөрес мәгълүмат бирми аларның башларын бутаганнар һәм “Ижевские электрические сети” белән үзара килешмичә счетчиклар алыштырып йөргәннәр.
Бүгенге көндә 20 меңнән алып 70 мең сумга кадәр штраф кәгазьләре килү турында шикаять белән прокуратурага Ижау шәһәренең Первомай һәм Ленин районнарында яшәүче 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта “Энергоконтроль” компаниясе эше буенча прокуратура шөгыльләнә. Александр Ожмегов әйтүенчә, әле прокуратурага мөрәҗәгать итмәгән кешеләр саны 157ләп. Бәлагә таручылар әйтүенчә, бу хәл апрель азагы-май башларында булган. 1 ай үткәннән соң аларга квитанцияләр килә башлаган.
“Без бу очракта халыкның хәленә кереп, салынган штраф суммасын киметергә булдык. Моның өчен аларга Ленин урамы, 4нче йорт буенча килеп, гариза язарга кирәк”, — ди “Ижевские электрические сети” генераль директоры Сергей Клементьев. Аның әйтүенчә, штраф күләме берничә тапкырга кимергә мөмкин. Мисал өчен, әгәр квитанциядә 22 858 сумны тәшкил итсә, яңа баштан исәпләгәннән соң 1517 сумны тәшкил итәргә мөмкин.

Штраф кәгазе алганнарга нишләргә?

“Ижевские электрические сети” оешмасына (Ленин урамы, 4) барып гариза язарга. Эш вакыты: 8.00 -17.00. Үзең белән паспорт, “Энергоконтроль” компаниясеннән хисап приборын алыштыру турында наряд кәгазе булырга тиеш. Наряд кәгазе булмаса, штрафлар яңадан исәпләнмәячәк.

Күңелсез хәлгә тарымас өчен

Мондый хәлләргә башка тарымас өчен белгечләр түбәндәге киңәшләрне бирделәр.
Беренче адым. Счетчикны алыштырыр алдыннан Ленин урамы, 4 адресы буенча урнашкан “Ижевские электрические сети” оешмасына счетчикны алыштыру турында ким дигәндә 2 көн алдан язма рәвештә заявка бирергә, яки 93-78-79 телефоны буенча шалтыратып әйтергә кирәк.
Икенче адым. Килешенгән көн­дә һәм вакытта “Ижевские электрические сети” хезмәткәре килеп тикшерер, тикшерү акты төзер һәм пломбаны салдырырга, счетчикны алыштырырга рөхсәт бирер. Шуннан соң гына аны алыштырырга мөмкин.
Өчкенче адым. Счетчикны алыштырганнан соң янә “Ижевские электрические сети” оешмасына приборны кулланышка кертү турында (язма рәвештә яки телефон аша) заявка бирергә кирәк.
Дүртенче адым. Килешенгән көндә һәм вакытта “Ижевские электрические сети” хезмәткәре килеп, счетчикны кулланышка кертү турында акт төзер һәм пломба куяр.
Ә “Энергосбыт Плюс” оешмасы “Энергосбыт” яки “Энерго” кебек (әйтик, “Энергосбытконтроль”, “Энергосбытмонтаж”, “Энергомонтаж”, “Энергоконтроль” һәм башкалар) үзләренең хисап приборларын кую хезмәтен көчләп тагучы компанияләр белән сак булырга өнди.
Югарыда телгә алынган күңелсез хәлне җайга салу өчен, тикшерү эшләре кузгалтылып, “Ижевские электрические сети” оешмасы кешеләрнең хәленә керергә тырышса да, гади халык күргән зыянның тулысынча кайтарылмавы барыбер канәгатьсезлек уята. Бу җәмгыятебезнең тотрыксызлыгы, оешмалар тарафыннан мәгълүмати агарту эше булмавы турында да сөйли һәм үз чиратында гади кешедә ышанмаучылык, өметсезлек тудыра.

Элмира Нигъмәтҗан.