Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Көнчелек — яман авыру
20.02.2014

Көнчелек — яман авыру

Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мө­­хәм­мәткә салават һәм сә­лам­нәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсәиде.

Адәм баласының холкын аның нинди сыйфатларга ия булуыннан аңлап була. Иң аерылып торган сыйфатларның берсе — ул көнчелек.
Кара көнләшү гарәпчә хәсәд дип атала. Башкаларда яхшырак әйбер күрү, кемнеңдер баерак, бәхетлерәк яшәве, ниндидер дөньяви нигъмәтләргә ия булуы синдә: “Нигә анда бар, ә миндә юк”, яисә: “Аныкы бетеп, миндә барлыкка килсен иде”, — дигән уйлар уята икән, бу кара көнчелек була.
Кешеләрдә еш очрый торган әлеге сыйфат турында галимнәр: “Бу — куркыныч чир”, — дип әйтәләр. Бик сирәк кеше генә бу чирдән котыла ала. Чөнки адәм баласы табигате белән өстен булырга яратучы. Ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай яратылган. Күпләр бу авыру белән көрәшеп, аны җиңә ала, ә кемдер көрәшми дә, теләми дә. Күңеленә шайтан кергән, адәм баласы: “Я, ярый инде, көнләштем. Шуннан нәрсә була? Мин бит намазымны укыйм, Аллаһы Тәгаләгә итагать итеп яшим”, — дип уйлап ялгыша. Ул инде бу авыру белән көрәшми, әлеге сүзләр белән үзен юата гына.
Аллаһы Тәгалә — хикмәт иясе. Раббыбыз чиксез кодрәте белән адәм баласына Үзе хәерле дип санаганын бирә. Кем ярлы, кем бай — моны бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нигъмәт дип кабул итәргә кирәк. Бу байлык кешегә рәхәт өчен бирелгәнме, газап өченме — без белмибез, Раббыбыз Үзе генә белә. Шуңа күрә адәм баласы барысына да канәгать булырга, булганына шөкерана кылырга тиеш. Тик, кызганычка каршы, шайтан: “Кара әле, ул урын синеке булырга тиеш иде, аны башка кеше алды. Күршең түгел, син баерак яшәргә тиеш идең бит ”, — дип вәсвәсә кыла. Һәм адәм баласы боларны дөньяви сәбәпләрдән күрә башлый.
Көнчелек чиреннән котылырга бик авыр. Чөнки бу авыру йөрәккә кереп урнаша. Кайбер кешеләр көнчелекнең иң түбән ноктасына җитеп: “Ул нигъмәт бу кешедә бетсен һәм миңа күчсен”, — дип телиләр. Икенчеләр: “Аныкы булгач, минеке дә булсын”, — дип сорыйлар. Ә иң куркынычы, хөсетлек чире булганы : “Минеке генә булсын, аныкы бетсен өчен мин берәр нәрсә кылачакмын”, — диючеләр.
Көнчелек — калеб чирләренең берсе. Гомәр ибн Хаттаб үзенең вәгазендә: “ Һәрбер мөселман үзен хисапөстендә тотарга тиеш”, — дип әйткән иде. Хөсетлек, көнчелек безнең Аллаһы Тәгаләгә ышануыбызга да зарар китерә. Әлеге чир изгелеккә дә, яхшылыкка да алып бармый. Көнләшкән вакытта: “Аллаһы Тәгалә аңа бирде, миңа бирмәде. Ул гадел түгел”, — дип уйларга мөмкинбез. Аллаһы Тәгалә мондый сүзләрдән Үзе сакласын!
Бүгенге көндә үзебез ия булган нигъмәтләргә канәгать булып яшик. Сәламәтлек тә, мал-мөлкәтебез дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Шул турыда истә тотып, Раббыбызга итагать кылыйк.

Фаиз хәзрәт
Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.