Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Көндәшлеккә бирешмиләр
24.11.2021

Көндәшлеккә бирешмиләр

Быел Удмуртия Республикасының кулланучылар җәмгыяте берлегенә 100 ел тулды. “Удмуртпотребсоюз” үзенең эшчәнлеген 1921 елда башлап җибәрә. 1990 нчы елларда сәүдәдә көндәшлек көчәйсә дә, Удмуртиядә кулланучылар берлеге яши, ил күләмендә алдынгы сафта эшләп килә.

“Удмуртпотребсоюз” 4500 хез­мәткәрне һәм 88 000 пайчыны берләштерә. Юбилей уңаеннан, Ижауның “Металлург” мәдәният сараенда тантана булып узды. Ул көнне бирегә җитәкчеләр, рес­пуб­ликаның кулланучылар коо­перациясенең вәкилләре җы­елды. Кунакларга икмәк һәм конди­тер эшләнмәләре, ит, балык, сөт продукциясеннән ясалган күргәзмә тәкъдим ителде. Бәйрәмне “Удмурт­потребсоюз” Советы рәисе Рәүф Кәримов ачып җибәрде. Ул: “Без үзебезнең гасырлык юбилейны көчле мөстәкыйль оешма буларак каршы алабыз. Безнең эш нәтиҗәсе ул – бай тәҗрибә, эшчәнлегебездә яңа технологияләр куллану, тырыш, көчле кадрлар һәм урыннарда кооператив берләшмәсе җитәкчеләренең абруе, халык ышанычы. Хәзерге вакыттагы заманча югары таләпләр алга таба үсәргә мәҗбүр итә. Әле безгә өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Төп мәсьәлә булып, цифрлы трансформация тора. Һәм без моның өстендә эшлибез, яңа технологияләр кертү эш нәтиҗәләрен арттыра», — диде. Рә­үф Кәримов җитәкләгән оешма республиканың социаль-икътиса­ди үсешенә зур өлеш кертә. Алар­ның хезмәтләрен Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов та уңай бәяләп, бәйрәм белән котла­ды: «Нәрсә ул “кооперация»? Ул “бергә, бердәм” дигәнне аңлата. Беренчедән, бу – лидер. “Удмурт­потребсоюз” җитәкчесе Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины Рәүф Мөхәммәт улы Кәримов – көчле, максатчан, заманча лидер. Икенчедән, оешманың нигезен эшчеләр командасы тәшкил итә. Сез гадел рәвештә көндәшлек итәргә генә түгел, көндәшләрне узып китәргә дә кирәк дигән максат белән эшлисез. Монда сезгә цифрлаштыру, яңа технологияләр ярдәм итә. Сез заманнан артта калмыйсыз, яңа үзгәрешләрне тоеп эшлисез. Мин Удмуртиядә битараф булмаган кешеләр эшли торган мондый оешма булуы белән горурланам һәм сезгә алга таба үсеш һәм яңа җиңүләр телим”, — диде. Ул “Удмуртпотребсоюз”ның иң яхшы хезмәткәрләренә югары дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук хезмәт династияләре һәм күп балалы гаиләләрне дә бүләкләде. Рәүф Кәримов җитәкләгән коллектив «Признание» Республика премиясе белән бүләкләнде. Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Ольга Абрамова: “Оешма ел саен 2500дән артык кешене вакытлыча һәм сезонлы эш белән тәэмин итә. 2020 елда 640 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Без сезгә чиксез рәхмәтле!» — диде. Шулай ук “Удмуртпотребсоюз” ветераннары, хөрмәткә лаеклы хезмәткәрләре Удмуртия Хөкүмәтенең һәм Удмуртия Дәүләт Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

“Удмуртпотребсоюз” эшчәнлегенең төп тармаклары – сәүдә, туклану, җитештерү. Аларның 711 торак пунктта 900дән артык кибетләре бар. 350дән артык торак пунктка автокибетләр хезмәт күрсәтә. “Можга» һәм «Кизнер» нәселле җәнлек хуҗалыклары эшләп килә. 2020 елда алар тарафыннан 153 млн сумлык мех продукциясе җитештерелгән, бу — Россиядә мех җитештерүнең 10% ы дигән сүз. 100 дән артык җәмәгать туклануы предприятиесе; 10 икмәк заводы һәм 20 икмәк пешерү цехы; казылык һәм ит ярымфабрикатлары, кондитер әйберләре һәм спирт­сыз эчемлекләр, балык продукциясе җитештерү буенча 100дән артык цех, сөт эшкәртү цехлары, даруханә пунктлары бар.
Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев сүзләренчә, Удмуртия кулланучылар берлеге илдәге катлау­лы икътисади проблемалар чорында исән калды һәм бүген дә ышанычлы рәвештә үсүен дәвам итә. “Мин сезнең белән күптәннән бирле дус, хезмәттәшлек итәм, эшлим. Рәүф Мөхәммәтович 30 ел кулланучылар кооперациясен җитәкли. Көчле көндәшлек шартларында “Удмуртпотребсоюз” сәүдә оешмалары – үсеш юлында. Алар кечкенә торак пунктлар турында онытмый, анда кешеләр түземсезлек белән автокибетләр килүне көтә. “Удмурт­потребсоюз” яңа проектларны тормышка ашыра, яңа производстволар ача, нәтиҗәдә авылда яңа эш урыннары барлыкка килә, авыл халкына социаль хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра”, – диде ул.
Алнаш районында яшәүче мил­ләттәшебез Минегали Гәрәев 15 елдан артык райпо җитәкчесе булып эшли. Ул хезмәт юлын гади эшче буларак башлап җибәрә. Хәзерге вакытта аның кул астында район буенча 39 кибет эшли. Шуларның 6сы — Алнашның үзендә, калганнары район буенча сибелгән. Берсе – автокибет. Ул авыллар буенча билгеле көннәрдә 16 авылны азык-төлек, көнкүреш кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итә. “Кибетләрдән тыш, шулай ук үзе­безнең ашханәбез, пекарня, колбаса, балык җитештерү цехларыбыз бар. Шулай ук кәбестә, гөмбә үстерәбез. Мәктәпләр, балалар бакчалары азык-төлекне бездән алалар. Шулай итеп, үз районыбыз кешеләрен үзебездә җитештерелгән товарлар белән тәэмин итеп торабыз”, – ди Минегали абый. Халыкның ихтыяҗын даими өйрәнеп, канәгатьләндерүгә омтылу уңай нәтиҗәләр бирә.
Алар көндәлек ихтыяҗдагы товарлар саталар. Иң мөһиме, базар шартларында да социаль юнә­лештәге эшчәнлек алып баралар. Район үзәгеннән ерак урнашкан кечкенә авылларга да автокибетләр белән алып барып товарларын тәкъдим итәләр. “Пятерочка”, “Магнит”, “Красное-Белое” кебек супермаркетлар авылларга да үтеп кергән заманда көндәшлек шарт­ларында сатып алучыларның ихтыяҗын өйрәнеп, ассортиментны баеталар. Үзем дә авыл-районнарга барган чакта, андагы кибетләргә кереп, икмәк алмый калмыйм. Туган авылыма кайтышлый да Кече Пурганың райпо кибетенә тукталабыз, чөнки яңа пешкән хуш исле икмәк исе үзенә тартып тора. Үзләре җитештергән икмәк-күмәчләр, кондитер әйберләре, печеньеларны бик яратып алабыз. Үзебездә җитештерелгән ризыкларга өстенлек бирәбез.